Әйе, ул һәрвакыт алгы сызыкта. “Кызыл таң” гәзите редакциясендә, 1990 елда М. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлап, эш башлаганнан алып шулай.
Хәер, аңа кадәр дә Илеш районының Түбән Йонны авылында гомер кичерүче Гөлфия Хәсәнгали кызы һәм Флүн Дәүләтхан улы Гәрәевларның алты балалы ишле гаиләсендә дөньяга килгән Фәнис һәр җәһәттән беренчеләр сафында, эшнең уртасында, мәктәп һәм иҗтимагый тормышның казанында була. Әти-әнисенең, апалары Гөлшаһидә һәм Мәүлидәнең, абыйлары Флүс һәм Фоатның горурлыгы, энесе Фәйләскә үрнәк булып, укуда да, хезмәттә дә әледән-әле күркәм уңыш-казанышлары белән сөендерә, ә инде кече яшьтән юлдаш иткән баянын тартып җибәрсә, өйдә чын-чыннан бәйрәм ясый!
Үз авылларындагы сигезьеллык мәктәптә укыган вакытта ук шул рәвешле ут егет булган Фәнис Флүн улы Югары Яркәйдәге 10нчы һөнәрчелек-техник училищесында да, аңлашыла, тиз арада лидер булып таныла. Бер яклап, уку йортының иҗтимагый-мәдәни, спорт тормышында кайнап яшәп, училищега әледән-әле мәртәбәле кубоклар, диплом-грамоталар китерсә, укуда да аңа тиңнәр булмый диярлек. Һәрхәлдә 1982 елда уку йортын кызыл диплом белән тәмамлап, һәм шул нигездә бер генә имтихан тапшырып, Башкорт дәүләт университетының филология факультеты студенты булып китә.
Әлбәттә, белем тирәнлеге дипломында гына түгел, нурлы йөзендә дә, мәгънәле сүзендә дә ачык чагылган, лидерлык сыйфатлары күзгә бәрелеп торган, өстәвенә, йөрәгеннән җыр-моң ташкан, оста баянчы егетне университетта куш куллап каршы алалар. Һәм башка берәү булса, үзенә карата булган шундый игътибарлы мөнәсәбәттән файдаланып, студент елларының барлык рәхәтлекләрен татып, биш елын тыныч кына укып бетерер иде. Әмма әти-әнисе, абый-апалары үрнәгендә ватанпәрвәрлек тойгысы йөрәгеннән ургылган, һәрвакыт ниндидер яңалыкка, яңа ачышларга һәм үрләргә омтылган Фәнис Флүн улы очрагында түгел...
...Хәрби хезмәттән отсрочкасы булуга карамастан, беренче курсны тәмамлый да, Фәнис Гәрәев студент костюмын солдат формасына алыштыра. Туган илгә хезмәт итүне үзе өчен республикадагы иң дәрәҗәле вузда укудан да мөһимрәк дип тапкан ватанпәрвәр егет ике ел дәвамында Совет Армиясе сафларында хәрби бурычын үтәп кайта. Һәм анда да ул, һәрвакыттагыча, алдынгылар сафында була. Хәрби хезмәт үткән вакытта туган йортка командирлардан әледән-әле Рәхмәт хатлары килеп торса, рухи һәм физик яктан тагы да ныгынган взвод командиры урынбасары армиядән сержант погоннары тагып кайта.
1987 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетыннан ике студентны укуларын арытаба дәвам иттерү өчен милли кадрлар әзерләү максатында М. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетына юллау форсаты тугач та кандидатлар сыйфатында иң беренче чиратта татар бүлегеннән Фәнис Гәрәевка һәм башкорт бүлегеннән Гөлдәрия Вәлишинага тукталалар. Әйткәндәй, Мәскәүдә укыган елларында Фәнис Гәрәев 1988 елда – “Комсомолец Таджикистана”, 1989 елда “Кызыл таң” гәзитләре редакцияләрендә практика үтәргә өлгерә. Ә инде 1990 елда Мәскәүдә төпле теоретик белем белән коралланган һәм практика вакытында ук үзен үткен карашлы журналист итеп таныткан Фәнис Флүн улын “Кызыл таң” гәзите редакциясенә эшкә чакырып алалар. Һәм, югарыда язып үтүемчә, шушы вакыттан алып ул редакция эшендә һәрвакыт алгы сызыкта.
Бу табигый да. Беренчедән, Фәнис Флүн улындагы гаиләдән килгән тырышлык, фидакарьлек, эшсөярлек сыйфатлары аны һәрвакыт шулай һәрнәрсәнең уртасында кайнап, чын мәгънәсендә чумып, янып, ахыргы нәтиҗәгә эшләргә этәрсә, икенчедән, аның кебек М. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган төпле, махсус белемле кадрлар да “Кызыл таң” гәзитенең 105 еллык тарихында бармак белән генә санарлык. Бәлки, нәкъ шуңа күрә дә редакциядәге төрле бүлекләрдә санаулы гына вакыт хәбәрче сыйфатында сыналганнан соң, аны иң җаваплы бүлекләргә мөдир итеп тәгаенлиләр.
Шәхсән үзем Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-урыс бүлегенә укырга кереп, әледән-әле “Кызыл таң” гәзите редакциясенә төрле темага мәкаләләр күтәреп килгән 1995-98 елларда ул инде дәүләт тормышы һәм сәясәт бүлеген җитәкли иде. Сине күрүгә язышып утырган җиреннән туктап, каршысына утыртып, төпле киңәшләрен бирүе, аңлатуы, язмаларга керткән урынлы төзәтмәләре бүген дә күз алдымда. Һәм Фәнис Флүн улы, зур тәҗрибәле остаз буларак, яшь журналистлар, каләм тибрәтүче студентлар белән эшне бүген дә һич иренмичә, вакыты белән исәпләшмичә, нәкъ шул югарылыкта алып бара! Ә бит теге вакытта аның үзенә дә 32-35 яшь чамасы гына
булган!
Әмма ул вакытта ук, хезмәт биографиясенең тәүге елларында ук үткен телле, көнүзәк, аналитик язмалары, аерым очракларда усал тәнкыйть мәкаләләре белән дә гәзит укучылар арасында да, республика җитәкчелегендә дә оста журналист буларак танылу алырга өлгергән иде инде ул.
Танылу, дигәннән. “Кызыл таң” гәзите тарихында 34 яшендә, редакциядә нибары 7 ел эшләгәч тә “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелгән тагын берәр кеше булды микән?! Булса да, бик сирәктер! Ә Фәнис Флүн улын әлеге югары дәүләт бүләге шул яшендә Мәскәүгә эшлекле сәфәр нәтиҗәләре буенча эзләп таба.
Эш шунда: 1997 елда илнең яңа тарихында беренче тапкыр, башкалада киң колач белән Башкортстан Республикасы көннәре оештырыла. Аңлашыла инде, республиканы башкалада танытучы әлеге гаять мөһим стратегик әһәмияткә ия проектның киләчәк язмышы оештыручыларга гына түгел, аны яктыручы журналистларга да бик нык бәйле була. Шуңа күрә дә әлеге чараны яктырту өчен иң-иңнәр, республика киңкүләм мәгълүмат чараларыннан йөзек кашы булган журналистлар гына сайлап алына. Алар арасында “Кызыл таң” гәзитенең дәүләт тормышы һәм сәясәт бүлеге мөдире Фәнис Гәрәев та була! Һәм ул йөкләтелгән җаваплы бурычны, чыннан да, иң югары дәрәҗәдә үтәп чыга. Чаралар барган атна дәвамында журналист материаллары факс аша редакциягә агылып кына тора, аннан соң да Фәнис Гәрәев Мәскәүдә үткән Башкортстан көннәре нәтиҗәләре буенча берничә күләмле аналитик мәкалә бастыра. Бер сүз белән бүгенгечә әйтсәк, Башкортстанның Мәскәүдәге бренд чарасы “Кызыл таң” гәзите битләрендә иң югары дәрәҗәдә яктыртыла. Журналистның хезмәте дә лаеклы бәһасен ала.
Мондый чараларның республика өчен никадәр мөһим иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади, рухи-мәдәни әһәмияткә ия булуын һәркем аңлый торгандыр.
Мәскәү, дигәннән. Моннан соң да Фәнис Флүн улының башкалага юлы бервакытта да өзелеп тормады. Коллегалар гына түгел, Башкортстанның һәм Русиянең Үзәк сайлау комиссияләрендә эшләүче җаваплы хезмәткәрләр дә ялганларга юл куймас: менә инде утыз елга якын республикадагы һәм илдәге бер генә мөһим сайлау кампаниясе дә Фәнис Гәрәев катнашлыгыннан башка үтми. Эш шунда: бу өлкәдә дә зур тәҗрибәле белгеч буларак, республиканың матбугат басмаларында сайлауларда катнашучы партияләрнең, кандидатларның агитация материалларын бастырырга жирәбә үткәрү өчен Русиянең Үзәк сайлау комиссиясенә Башкортстаннан җаваплы вәкил сыйфатында һәр кампаниядә мотлак Фәнис Гәрәев җибәрелә. Һәм Фәнис Флүн улы аңа гына хас төгәллек белән, кирәк икән, “теш” тә күрсәтеп, эшне һәрвакыт җиренә җиткереп, ахыргы нәтиҗә белән кайта. Ә инде Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясендәге коллегалары өчен ул сайлауларны яктырту мәсьәләләрендә төп киңәшче, ярдәмче һәм терәк булып тора, дисәк тә һич арттыру булмастыр. Әйткәндәй, Фәнис Флүн улының бу өлкәдәге күпьеллык фидакарь хезмәте дә югары бәһасен алды: Русия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән берничә тапкыр билгеләнде. Ә инде Үзәк сайлау комиссиясенең күкрәккә тага торган аерым билгесе Русия журналистларыннан бердәнбер кешедә – Фәнис Гәрәевта гына!
2000 елның августында Фәнис Гәрәев тагын да югарырак һәм җаваплырак вазыйфага – “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире урынбасары итеп тәгаенләнде. Һәм менә чирек гасырга якын ул әлеге эшне тел тидергесез дәрәҗәдә уңышлы алып бара. Ә бит уяулыгыңны җуеп, игътибарыңны аз гына читкә яздырганда да гәзиттә хата китүен көт тә тор! Ярый ла әле ул хәреф, өтер хатасы гына булса...
Хәзер исә баш мөхәррир урынбасарларына икеләтә-өчләтә уяурак булырга туры килә, чөнки, “Кызыл таң” гәзитенең басма вариантыннан тыш, сайтны һәм социаль челтәрләрдәге язмаларны да һәрдаим энә күзеннән үткәрергә һәм игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Шөкер, һәр мәсьәләдә үткен күзле абзыебызның хезмәттәшләре белән берлектә бу җәһәттән “Кызыл таң”ның йөзенә бервакытта да кызыллык китергәне булмады. Һәм, иманым камил, киләчәктә дә шулай булыр!
Ә алгы сызыкта булуын бүген 60 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен билгеләүче абруйлы юбилярыбыз әле дә лаеклы дәвам итә. Бу җәһәттән бер генә мисал китереп үтәм.
Мәгълүм булуынча, агымдагы елның җәй башында республиканың басма матбугат чаралары редакцияләре һәм “Башинформ” агентлыгы журналистларының махсус хәрби операция зонасына тәүге озайлы командировкасы оештырылды. Башка редакцияләрдә ничек булгандыр, әйтә алмыйм, иллә мәгәр иллегә якын кешене берләштерүче безнең коллективта шактый хәвефле иҗади командировкага барырга иң беренче булып Фәнис Гәрәев теләк белдерде. Белдерде генә түгел, күп кенә оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә үзе башлап, командировкага чыгуны тизләтеп тә йөрде әле ул! Һәм гаять зур ватанпәрвәрлек, гражданлык һәм журналист бурычларына тугрылык үрнәге күрсәтеп, ун көн дәвамында Луганск һәм Донецк республикаларын, Херсон һәм Запорожье өлкәләрен аркылы-буй үтеп, махсус хәрби операциядә катнашучы яугир якташларыбыз янында булып, алар белән бер кашыктан ашап, блиндажларда кунып, рухи күчтәнәчләрен өләшеп, туган як сәламнәрен тапшырып, андагы чынбарлыкны үз күзләре белән күреп, гаять мөһим миссия үтәп кайтты. Әлеге иҗади командировканың нәтиҗәсе буларак, “Кызыл таң” гәзитенең июнь-июль айларындагы 8 санында (12 гәзит битендә!) Фәнис Гәрәевның югары ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган, һәр юлыннан илгә сөю, яугирләребезнең сугышчан рухы ургылып торучы “Донбасс җире үзе гүзәл, үзе хәвефле икән...” дигән юлъязмасы дөнья күрде. Шул рәвешле тәҗрибәле журналист махсус хәрби операция барышын үз күзләре белән барып күреп, гәзит укучылар игътибарын янә бер тапкыр аның өстенлекле бурычларына, якташ-яугирләребез үрнәгенә, уртак максатта берләшү, һәрберебезнең моңа үз өлешен кертү зарурлыгына юнәлтте. Бу инде кайсыдыр “каләмкяр”нең яисә блогерның телевизор карап яисә Интернеттагы язмаларны чүпләп, шулар нигезендә куыш эченнән халыкны батырлыкка өндәве түгел, ә чын журналистның, чын мәгънәсендә, фронтның алгы сызыгыннан әзерләп язылган һәм чыннан да зур тәэсир көченә ия җанлы язмасы иде!
Хәер, Фәнис Гәрәев һөнәри эшчәнлектә генә түгел, башка бик күп өлкәләрдә дә һәрвакыт алгы сызыкта кала. Баш мөхәррир урынбасары сыйфатында гына түгел, редакциядә беренче санлы баянчы буларак та коллективны үз көенә биетүче дә әле ул! Ә, әгәр дә инде Фәнис Флүн улы җыр суза икән, редакция урнашкан алтынчы кат кына түгел, барлык Матбугат йорты шау-гөр килеп тора яисә аның илаһи моңын ишетү өчен тынлыкка чума. Аның сүзләренә язылган җырларны исә татар-башкорт эстрадасы йолдызлары зур сәхнәләрдән яңгырата. Янә дә безнең коллективта бер улы, ике кызы булган бик сирәк күпбалалы әтиләрнең берсе дә Фәнис Флүн улы! 60 яшьлек гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, киләчәктә аңа, быел сөендергән беренчесеннән тыш, оныклар саны буенча да рекордсмен, алгы сызыкта әйдәп баручы картәти булуын да телисе килә. Елга-күлләрдә Сез кармакларга яраткан балыклар да, шәһәр яны бакчагызда үстергән яшелчә-җимешләр дә зурлыгы, күләме һәм муллыгы белән сөендерсен! Кыскасы, алдагы елларда да Сезгә “Кызыл таң”ыбызның аксакалы булып, һәр җәһәттән алгы сызыкта калырга язсын!
Илдар Фазлетдинов,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, республика Хөкүмәтенең Ш. Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты.