+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
7 декабрь 2023, 08:35

Кызын да, әнисен дә җәберләгән

Лариса Гузеева хәзер моның өчен нык үкенә дә соң...

Кызын да, әнисен дә җәберләгән
Кызын да, әнисен дә җәберләгән
Актриса һәм телевидение алып баручысы Лариса Гузеева үзендә кискенлекне һәм сабырсызлыкны яратмый.

"Җиде тапкыр үлчә, бер кат кис — минем турыда түгел", — дип сөйләгән артист "Hello!" журналына.

Гузеева шәхси чикләрне үтеп китә алуын билгели, әмма соңынан гафу үтенә. Артистка әйтүенчә, аңа салкын һәм бераз тәкәббер шәхесләр ошый. Үзе ул хисләрен контрольдә тота алмый.

"Минем уйлавымча, алар бәхетле кеше, мин шундый булыр идем. Ә мин хәтта якыннарыма да кирәкмәгән сүзләр әйтә алам, ә соңарак, хатамны аңлап, яратуымны күрсәтә башлыйм. Кызым белән бер хәл турында сөйләштек. Мин аңлатам: “Мин юкка гына синең бүлмәң ишеген аяк белән тибеп ачмадым, сәбәпләр бар иде бит!" - димен. Ә ул миңа: "Әмма мин бит кечкенә идем", - ди. Ә мин моны аңламаганмын, аңа тиңем итеп караганмын", — дип уртаклаша телевидение алып баручысы.

Гузеева билгеләп үткәнчә, аның әнисе белән дә шундый ук аңлашылмаучанлык булган. Ул үзенең ялгышканын, әнисе елап, үзен кызгануын сорагач кына аңлаган. 
 
Хәзер Лариса Андреевна җае чыккан саен берничә ел элек вафат булган әнисен искә ала һәм аннан гафу ялвара. Әниләрнең бәхиллеген алырга соңламасак иде... 

Фото: muzhyazheny.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: