+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
15 декабрь 2023, 08:40

Рөстәм ялгыз калган?

"Бер көнне мин уяндым һәм бу дөньяда берүзем икәнемне аңладым…" - дип язган ул.

Рөстәм ялгыз калган?
Рөстәм ялгыз калган?
"2021 ел. Индира Дагестанга китте. Мин кызларымны бакчага илттем һәм тыныч кына өйгә кайттым – рәхәтләнеп йокларга да була. Ләкин бу халәтем бәхет белән тәмамланмады.

Берничә сәгатьтән соң мин беркемнең дә юклыгын ачык аңладым. Мин бу дөньяда берүзем. Шул ук вакытта, күңелем белән мин гаиләм барлыгын аңлыйм, Индира китте, ә кызлар бакчада. Ләкин бу аңлау эчтән сүнә һәм чынлыкта мине коточкыч курку биләп ала. Монда һәм хәзер мин тормышымда беркем дә булмаган сценарий буенча яшим.

Әгәр мин ялгыз булсам, нигә миңа боларның барысы кирәк? Әгәр дә минем беркемем дә булмаса, нигә мин бу әйберләрнең барысын да эшлим?! 1,5 сәгать. Мин шулкадәр утырдым һәм ялгызлыктан еладым. Бу хәлне шулкадәр тирән тойдым һәм аны үзем аша үткәрдем.

Мин һәрвакыт барысын да үткәрә алам, дип уйлый идем. Берүзем калсам да, борчылмам, дидем. Ләкин бу хәл минем дөньямны әйләндерде, чөнки мин үземнең нәрсәдән нык курыкканлыгымны аңладым", - дип язган Рөстәм Нәбиев. 
 
Ә сездә нинди куркулар бар, дип сораган ул. Җавап бирәбезме?
 
Фото: Нәбиевларның шәхси аккаунтыннан

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: