

Биредә ул һөнәрчелек мәктәбендә белем ала, хәрби заводка урнаша. Яраткан һөнәренә тугры калып, Әсхар анда 48 ел тырышып эшли. Бер үк вакытта кичке мәктәптә укып белем ала, электромеханика техникумын, шулай ук Марксизм-ленинизм университетын тәмамлый. Соңрак намуслы, эш сөючән ир-егетне инженер-конструктор, бераздан бүлек җитәкчесе итеп үрләтәләр. Нинди генә вазыйфа башкармасын, ул һәр эшне җиренә җиткереп үти. Шуңа да аны үз итәләр, хөрмәтлиләр. Җәмәгать эшләрендә дә активлык күрсәтә — профсоюз оешмасын җитәкләп, шактый гына уңышларга ирешә, эшчеләрнең күңеленә изгелек орлыклары сала, аларның көнкүреш проблемаларын хәл итүдә зур эшчәнлек алып бара.
Әсхар Кәшфуллин һөнәре буенча “технарь” булса да, аның йөрәк түренә шигырь, җыр-моң оялаган булган. Еллар дәвамында алар сак кына күңел пәрдәсен ачып, үз сукмагын, үз юлын алган, күрәсең. Әйткәндәй, аның энесе Әфган Гыйззәтов та шигырьләр язган билгеле шәхес була. Әфган шигърият дулкынында бик иртә йөзә башлый. Әле алтмышынчы елларда ук поэзия сөючеләр аның шигъри күчтәнәчләрен “Яшь көчләр” альманахларыннан авыз итә. Соңрак бу талант иясенең берничә китабы да дөнья күрә. Тик шунысы бик үкенечле: аның гомер җебе бик иртә өзелә — фаҗигале рәвештә һәлак була.
Еллар үтү белән күңеле тәмам тетрәнгән Әсхар абый сокландыргыч шигырьләр иҗат иткән энесенең язмаларын китап итеп бастырып чыгару турында хәстәрлек күрә. Тора-бара тетрәндергеч хисләр дулкыны Әсхар абыйның күңеленә дә шигъри юллар булып сузыла. Бер үк вакытта татар әдәбиятын үзаллы өйрәнә, грамматикасы белән дә кызыксына. Аның иң якын темалары: туган як, кеше язмышлары, ана һәм бала, дуслык һәм мәхәббәт, изгелек һәм явызлык.
Туган якны ярату хисләре һәр иҗат әһелендә күзәтеләдер. Шагыйрьнең шигырьләре вакыт үтү белән китапларында лаеклы урын алды. 1994 елда чыккан “Сагышларым күчте җырларга” җыентыгы моңа ачык мисал. Биредә аның шактый еллар иҗат иткән иң яхшы шигырьләре тупланган. Әлбәттә, киң катлам укучылар китапны бик яратып кабул итте. Берничә елдан соң Әсхар Кәшфуллинның янә бер китабы ташка басыла. “Оча казлар” дип атала ул. Биредә авторның уй-кичерешләре изгелек, яшәү мәгънәсе, яхшылык һәм явызлык төшенчәләре аша бирелә.
Әсхар Кәшфуллин лирик шагыйрь булса да, ул фәлсәфи фикер йөртүе белән дә укучыны үзенә җәлеп итә. Мәсәлән, “Сәбәп табыла” исемле шигырендә мондый юллар бар:
Көнләшергә урын булмаса да,
Көнләшергә урын табыла.
Нәфрәт капкалары
ачылдымы —
Дуслык капкалары ябыла...
Әдипнең ихластан язылган, күңел-ләрне эретерлек, җырлап торган шигырьләре хәтта тупас, каты бәгырьле, миһербансыз кешеләрне дә сискәнде-реп җибәрәдер. Тормышның авырлыкларын үз җилкәңдә татыганда гына ниндидер гармониягә ирешеп буладыр. Шулай булмаса, сабыр холыклы, берчә йомшак, берчә нечкә күңелле Әсхар абыебыз йөрәкләрне җилкендерерлек шигырьләр яза алыр идемени?! Аларда күңелдәге юшкыннарны юып ташларлык илаһи көч, хис-тойгы булмаса, композиторларыбыз да үлмәс җырлар иҗат итә алмас иде, мөгаен?!
Минем кулымда хөрмәтле Әсхар аганың 2008 елда басылган, автограф белән бүләк итеп бирелгән янә бер китабы. Ул “Тыңлыйк гомер акканын” дип атала. Биредә аның 300 тирәсе җыры тәкъдим ителгән. Китапның беренче бүлеге тулысынча мәхәббәт турындагы шигырьләрдән тора. Аларны ике тугандаш республиканың данлыклы композиторы, Башкортстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рим Хәсәнов, шулай ук мактаулы исемнәргә лаек булган Нур Даутов, Мөфтәдин Гыйләҗев, Фирзәр Мортазин, Илдар Шәрипов, Роберт Тимербаев кебек талантлы композиторлар көйгә салган. Бу җырлар Илһам Вәлиев, Хәния Фәрхи, Халидә Бигичева, Радик Динәхмәтов, Салават Фәтхетдинов, Габделфәт Сафин, Айдар Галимов кебек популяр артистларның репертуарында. Билгеле артист Виталий Агаповның репертуарындагы “Онытмагыз ялгыз әтиләрне!” җыры кемнәрнең генә күзләрен яшьләндермәде икән?!
Әлбәттә, милләттәшләребез ихлас җырлаган җырлар сәнгатьнең бу төрен яратучыларның күңел дәрьясына сихри моң дулкыны булып кагылмый калмас.
Утыр әле яннарыма,
Тыңлыйк әле гомер акканын.
Син бит минем мәхәббәтем,
Мәңгелеккә тапканым.
Җырга әверелгән бу шигырьне, әлбәттә, Әсхар абый үзе кебек тыйнак, гади, үтә сабыр ханым, хатыны Вәзинәгә багышлап язгандыр. Ни дисәң дә, озайлы тормыш юлының сикәлтәләрен дистәләгән еллар дәвамында бергә, кулга-кул тотынышып узганнар.
Әйе, яшәү — күз белән каш арасы, тик белмибез күпме калгандыр барасы. Шуңа да калган гомерләребезнең кадерен белеп, миһербанлы булып, кешеләргә бары тик изгелек кылып кына яшисе иде. Бу Әсхар Кәшфуллинның иҗатында да кызыл җеп булып үтә. Шунысы игътибарга лаек: Башкортстан шагыйрьләре арасында ул беренчеләрдән булып иман нуры чагылыш тапкан шигырьләр иҗат итүче булып танылды. Мондый изге гамәлләр, әлбәттә, күңел таләбе, вөҗдан кушуы буенча эшләнәдер. Ата-бабаларыбызга табигатьтән бирелгән иман сафлыгы янәдән җәмгыятебезгә иңеп керүне бик матур күренеш буларак, Әсхар Кәшфулла улы поэтик формада укучыбыз күңеленә бик гади, җылы итеп, ихласлык белән җиткерә белә.
Дин темасын тиешле дәрәҗәгә күтәреп, Әсхар Кәшфуллин Баш мөфтиебез Тәлгать Таҗетдиннең баш сүзе белән “Иман нуры”, шулай ук “Иманыма кайтып барам”, “Догада булыйк” дигән һәм башка китаплар бастырып чыгарды. Соңгысында исә мөселманнар өчен иң мөһим булган, еш укыла торган догалар, хәдисләр, Ислам динебезгә кагылышлы фикерләр һәм шигырьләр тупланган.
Әсхар Кәшфуллин әдәбиятка соңлап килсә дә, актив эшләде һәм Башкортстан Язучылар берлегенә әгъза булып кабул ителде, күп кенә китаплар авторы булып танылды. Ничек кенә булмасын, ул әдәбият мәйданында үзенең лаеклы урынын тапты, заман сулышын тоеп, иман юлыннан атлады. Заманында “Шәрык” радиосында да татар телендә “Каурый каләм”, дини темага “Ислам нуры”, “Кызыклы кешеләр белән очрашу” кебек бик тә үзенчәлекле тапшырулар алып барды. Шул ук вакытта Татарстан радиосы белән дә иҗади дуслык күперләрен ныгытты.
Әсхар абый белән мин соңгы тапкыр аларның Уфадагы фатирында 2017 елның 30 октябрендә Вәзинә апа пешергән бәлешле табын артында очраштым. Ул вакытта Әсхар аганың хәле бик шәптән түгел, урын-җир өстендә иде. Ул шулай да урыныннан торып, минем белән сөйләшергә көч тапты һәм үз кулы белән “Илаһи хисләр ташкыны” дигән дини эчтәлекле шигырьләр, догалар, хәдисләр, иманлы фикерләрне үз эченә алган китапны кулыма тапшырды. Тик монысында инде каләмен тотып, автограф яза алмады. Монысында ул үзе әйтеп торып яздырды: “Әнвәр дуска, тормыш иптәшең Розага! Сез халык күңелен яктыртасыз, бәхетле, шат яшәгез. Сез иманлы затлар, Коръән сүрәләрен ятлагыз, һәммәбез догада булыйк! Саулыклар теләп, Әсхар Кәшфуллин. Уфа. 30.11.17.”
Мин бүген дә аның ак күлмәген киеп, үзе яшәгән Ленин урамыннан аксабрак атлавын, ерактагы офыкларга төбәлгән ягымлы күз карашын, ихласлык биләп алган көләч йөзен шәйлим әле. Иншаллаһ, мәңгегә шулай булып истә калсын.
Әнвәр Сөләйманов,
Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.