

Чаллы шәһәреннән Вероника Лазарева турында сүз бара. "Кыз тумыштан инвалид. Аның аяк-кулының түбән очлыклары юк".
“Элек протез белән дә йөргәнем булды. Шул фотоларны күреп, социаль челтәрдә бер белмәгән кешеләр дә сиңа кул, аяклар килешми икән бит, дип язалар иде. Сәер яңгыраса да, мин бу сүзләргә үпкәләмим. Димәк, мине ничек бар, шулай кабул итәләр. Димәк, алар минем кимчелегемне сизмиләр дә”, – дигән Вероника гәзит хәбәрчесенә.
Кыз тормышка яраклашкан. Барысын да мөстәкыйль эшли. Алай гына да түгел, синтезаторда да уйнарга өйрәнгән әле ул. Бик моңлы итеп җырлый. Үзе көйләр, шигырьләр иҗат итә башлаган. Вокал буенча ике укытучы белән шөгыльләнә. Бик күп концертларда, бәйгеләрдә, хәйрия акцияләрендә катнаша.
Берничә ел элек 4000 метр биеклектән парашют белән сикергән. "Хәзер инде бернәрсә дә куркытмый”, – ди ул. Җанына рәхәтлек алыр өчен, рәсем ясый. Бер ел бу өлкәдә укытучы белән шөгыльләнгән.
– Бәхетле булыр өчен юк кына нәрсәләргә дә сөенә белергә кирәк. Бары яраткан, күңел биреп эшләгән эш кенә уңышка илтә. Күбрәк елмаерга тырышыгыз. Яратыгыз, яратылып яшәгез. Йөрәгегез кушканча яшәгез. Үз-үзегез булып кала белегез, – дип киңәшләрен биргән Вероника.