+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
5 гыйнвар 2024, 15:54

Сәвия Сираевага - 90 яшь!

Бүген, 5 гыйнварда, “Нур” театрының легендар актрисасы, Русиянең - атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Гыймадлислам кызы Сираева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгели.

Сәвия Сираевага - 90 яшь!Сәвия Сираевага - 90 яшь!
Сәвия Сираевага - 90 яшь!

Сәвия Сираева 1934 елның 5 гыйнварында Башкортстанның Нуриман районының Иске Исай авылында туган. Иске Күл мәктәбен тәмамлаганнан соң ул Уфага килә һәм имтихансыз Уфа дәүләт театр-сәнгать училищесына (хәзерге Уфа сәнгать училищесы) укырга керә. Училищены тәмамлаганнан соң, Сәвия Гыймадлислам кызы 1953 елга кадәр Башкорт дәүләт филармониясендә эшли.1960 елда Салават дәүләт драма театрына эшкә килә. 1964 елдан яшь актрисаның язмышы М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры белән бәйләнә. 1993 елдан Сәвия Сираева, әйдәп баручы сәхнә остасы буларак, Уфа “Нур” татар дәүләт театры коллективында эш башлый, иҗади яшьләр остазы була. Аның осталыгы коллективның формалашуында зур роль уйный. Актриса театр репертуарындагы спектакльләрдә төп рольләрдә уйный.

Ул Т. Миңнуллин пьесасы буенча “Кулъяулык” спектаклендә Хатирә, Р. Кол-Дәүләт пьесасы буенча “Саклыйк әле күңел хисләрен” комедиясендә Тутыя ханым, Аманулла пьесасы буенча “Кыйбла кая?” комедиясендә Саимә, Г. Гадҗибәков пьесасы буенча “Аршын мал алан” музыкаль комедиясендә ҖиҺан, Н. Гыйматдинованың "Сихерче" спектаклендә Сихерче, А. Гыйләҗевнең "Өч аршин җир" спектаклендә Тайфә һәм башка спектакльләрдә кабатланмас образлар тудырган.

А. Нәсиннең “Үтер мине, җаный” лирик комедиясендәге Сайдә образы өчен актриса “Театр язы” фестивалендә “Иң яхшы актер дуэты” премиясе белән бүләкләнә. Сәйфи Кудашның “Урман әкияте” поэмасы буенча Сәвия Сираева куелышында балалар өчен спектакль “Колынчак – 2000” II Республика балалар спектакльләре фестивале лауреаты булды һәм “Иң оригиналь куелыш” номинациясендә бүләкләнде.
Сәвия Гыймадлислам кызы “Ай кызы” киносериалын төшерүдә катнаша, дистәләгән телевизион фильмнарның башкорт теленә дубляжын ясый. Аның иҗаты республикадан читтә дә киң билгеле, тәнкыйтьчеләр һәм театр җәмәгатьчелеге тарафыннан аның талантының уникальлеге һәм югары дәрәҗәдәге актерлык осталыгы танылган.Милли театр үсешенә зур өлеш керткән өчен Сәвия Сираева Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемгә лаек булган. СССР Министрлар Советының Мактау грамотасы, Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттә казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнгән. Ул Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе, “Нур” театрының Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемендәге беренче медале, Башкортстан Республикасының - Салават Юлаев һәм Татарстан Республикасының “Дуслык” орденнары иясе.

Сәвия Сираева бүген дә актив иҗади тормыш алып бара. Сәхнәдә уйный, тамашачыларны үзенең оптимизмы, тормыш сөючәнлеге һәм нечкә юморы белән гаҗәпләндерә. Яшь актерларга үзенең бай тәҗрибәсен өләшә.

Хөрмәтле Сәвия Гыймадлислам кызын чын күңелдән котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер, яңа иҗади казанышлар, илһам, бәхет һәм иминлек телибез!

Фото: башинформ.рф

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас