Бу кызларга ветераннар дияргә тел бармаса да, нишлисең, урыслар әйтмешли, "статус"лары шулайрак. Каләмнәре дә саллы. Халык шагыйре турында алар ничек яратып, үз итеп, аның дәрәҗәсен хөрмәтләп яза!
Фәния ГАБИДУЛЛИНА, шагыйрә:
Бүген Башкортстанның халык шагыйре, үткен юморист, күңелләрне нечкәртерлек лирик, йөрәкләрне җилкетерлек җырлар авторы Марат Кәримовның туган көне. Марат абый, туган көнегез белән котлап, сәламәтлек, озын иҗат гомере телим!
Марат абый Зианчура районының Күгәрчен авылында дөньяга килгән. Үзенең әйтүе буенча, моннан ике гасыр чамасы элгәре әдипнең борынгы бабалары Татарстанның Мөслим районы Иске Карамалы авылыннан кубарылып, әлеге Күгәрчен районына килеп төпләнә. Һәм 1930 елның 9 гыйнварында шушы авылда булачак шагыйрь туа. 1947 елда Марат Кәримов Зилаер педагогия училищесын тәмамлый һәм туган авылына укытучы итеп тәгаенләнә.1953 елда, армиядән кайткач, Марат абый хезмәт юлын журналист буларак дәвам итә. 1959 елда Мәскәүдә әдәбит институтында укый башлый. 1964 елдан 1968 елга кадәр Марат Кәримов - “Пионер” журналының баш мөхәррире. Аннан соң ун ел дәвамында “Һәнәк” журналын җитәкли.
Халык шагыйренең беренче шигырьләре республика матбугатында 1948 елда күренә башлый. Беренче мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы “Бөреләр” дип атала һәм ул 1956 елда дөнья күрә. Ул 1958 елда СССР Язучылар берлегенә алына.
Марат абый - дистәләгән китап авторы. Аның турында бөтен мәгълүматны социаль челтәрдә биреп бетерү мөмкин түгел. Иҗаты, тормыш юлы белән танышасы килгәннәргә китап кибетләренә, китапханәләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирергә була.
Марат абый белән сөйләшүе шундый күңелле: аның һәр әйтер сүзе юмордан тора. “Ни эш бетерәсез?” – дип сорасаң, “Күзләр начар күрә, кем әйтмешли: берсе пыяла, берсе карарга ояла”, дип җаваплый. “Әнә, Земфира апаң минем туган көнне бәйрәм итеп йөри“, дип тә шаярта. Дуслар, шалтыратыгыз Марат абыйга, ул бик сагына сезне. Шулай да көрсенеп әйтеп куя: “Мине белгән кешеләр юктыр инде...” Мин: “Сезне белгәннәр күп, сез таныганнар гына аздыр”, дип юаткан булам...
Марат абый минем Наҗытамактагы туган йортымда ике тапкыр кунак булды. 2013 елда хәтта сиртмәле караватта йоклап та китте.
Без яшь чакта аның җырларын халык җыры итеп җырлап үстек. Менә аларның берсе:
Яратам!
Очраттым мин сине
Бәхетле елымда.
Ә синең язмышың
Башкалар кулында.
Ишетсен бар дөнья.
Дөньяны яңгыратам:
Яратам мин сине,
Яратам, яратам!
Тыелган сөюгә
Ни генә янамый,
Ярамый, дисең син,
Ярамый, ярамый!
Ишетсен бар дөнья.
Дөньяны яңгыратам:
Яратам мин сине,
Яратам, яратам!
Ә минем йөрәктә
Мәхәббәт бураны.
Сөюне кешедән
Яшереп буламы!
Ишетсен бар дөнья.
Дөньяны яңгыратам:
Яратам мин сине,
Яратам, яратам!
Рәфыйга УСМАНОВА, шагыйрә:
ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ
МАРАТ КӘРИМОВка
(Туган көне уңаеннан)
Яза сымак уйнап кына,
Әмма төпле уйлап кына.
Халыкчан һәм җыйнак кына,
Язганнары уймак кына.
Иҗат бара туйлап кына,
Халык шагыйре димәссең ,
Яшәп ята тыйнак кына.
Төрә житдилек гамьнәрен
Шаян сурәтләргә барын...
Аны үлеп яраталар.
Шигырь сөймәк адәмнәре.
Мыек астан елмаюлы
Мут егетнең сәламнәре.
Күңел җылылыгы белән
Көлә белү гамәлләре.
Кимчелеккә төзәгәне
Җор теленең мәргәннәре.
Тәнкыйть итү хәрамнарны
Бу - осталык әләмнәре.
Авырлыкны көлеп жиңәр,
Үзе шаян шигырь сөйләр,
Туксан дүрттә генә әле,
Алда гомер сәйләннәре,
Бер гасырлык бәйрәмнәре...
Туган көнең сәламнәрен
Кабул итче әле яме,
Гел елмаеп озак яшә,
Башкортостан Әлмәндәре!
Халык шагыйре, "Кызыл таң"ың якын дусты, без яраткан Март абый Кәримовны туган көне белән ихлас котлыйбыз, сәламәтлек, иҗат ялкыны телибез!