+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Шәхес
9 гыйнвар 2024, 04:15

Йолдыз кебек балкып янды...

Дистә елга якын “Кызыл таң” гәзитенең республикабызның төньяк-көнчыгыш төбәге буенча үз хәбәрчесе булып эшләгән Фуат Галәветдинов шушы көннәрдә 65 яшен билгеләр иде.

Йолдыз кебек балкып янды...Йолдыз кебек балкып янды...
Йолдыз кебек балкып янды...

Иде, дибез, чөнки Фуат дустыбыз алты елга якын инде бу дөньяда юк. Явыз авыру аны безнең арабыздан бик иртә алып китте. 1959 елның 2 гыйнварында Мәчетле районының Олы Ака авылында туган Фуат Вилдан улы 60 яше дә тулырга өлгермәстән, 2018 елның 8 сентябрендә вафат булды. Тууы ел башына туры килгән дустыбыз Журналистларның халыкара бердәмлек көнендә мәрхүм булды.

Безнең буын журналистикага яшьли килде. Күпләр урта мәктәптән соң редакциядә эшли башлады һәм соңрак, читтән торып укып, югары белем алды. Бик сирәкләр матбугатка югары уку йорты тәмамлагач килде. Фуат Галәветдинов исә “Кызыл таң” редакциясенә “өлгереп” җиткән кеше булып килде. Бездә эшли башлаганда ул илле яшенә якынлашучы ир уртасы кеше, мәгариф өлкәсендә озак еллар эшләп, байтак уңышларга ирешкән, исеме күпләргә билгеле мөгаллим иде.


Фуат Галәветдинов урта мәктәптән соң Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Дипломлы белгечне туган авылы мәктәбенә укытучы итеп билгелиләр, директор урынбасары йөген тагарга да онытмыйлар. Авыл мәктәбендә ике ел эшләгәннән соң аны районның халык мәгарифе бүлеге мөдире вазыйфасына үрләтәләр.
Мәгариф бүлеге мөдире булып Фуат Вилдан улы 1986 елдан 2006 елга кадәр, барлыгы 20 ел эшли. Бу чорда Мәчетле районының халык мәгарифе системасы төньяк-көнчыгыш төбәктә генә түгел, ә тоташ республика буенча алдынгы урыннарга чыга. Хезмәттәге уңышлары өчен Фуат Галәветдиновка 1992 елда – “Русия Федерациясенең халык мәгарифе алдынгысы”, ә 2003 елда “Башкортстан Республикасының атказанган мәгәриф хезмәткәре” исемнәре бирелә.


Фуат Вилдан улы “Кызыл таң” гәзитендә эшләгән елларында, туган районы Мәчетледән тыш, республиканың төньяк-көнчыгышында урнашкан Балакатай, Дуван, Кыйгы һәм Салават районнарын хезмәтләндерде. Бу төбәктәге халыкның тормышы, хезмәт алдынгыларының казанышлары, фәһем алырлык һәм гыйбрәтле хәлләр, төрле кызыклы вакыйгалар белән гәзит укучыларыбыз Фуат Галәветдинов имзасы белән дөнья күргән мәкаләләр, сурәтләмәләр аша танышты. Фуат, үзенең бай тормыш тәҗрибәсенә таяныптыр, күрәсең, барлык темаларга да кыю тотына һәм аларны зур осталык белән ерып чыга иде. Аның “Дөнья бу...” рубрикасында чыккан мәкаләләре аеруча мавыктыргыч була иде. Фуат Галәветдинов үзе әзерләгән мәкаләләре аша “Кызыл таң” гәзите укучыларына республикабызның төньяк-көнчыгыш төбәген өр-яңадан ачты, дип әйтсәм, һич арттыру булмас.


Фуат Вилдан улының кече Ватанының чын патриоты булганын, туган районы, туган авылының тарихы белән кызыксынганын аерым билгеләп үтәсем килә. “Олы Ака” дигән атаманың Русиядәге Ока елгасы белән бәйле булганлыгын мин беренче тапкыр Фуат Галәветдиновтан ишеттем. Аның бабалары Башкортстаныбызның төньяк-көнчыгышына Ока елгасы буйларыннан килеп утырганнарын ул бик күп документлар белән исбатлады.
“Фуат – үз эшенең остасы, көчле белгеч, мәгариф мәсьәләләрендә төп консультант һәм куратор, шуларга өстәп, ул чын дус, иптәш һәм туган иде”, дигән иде “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов бер чыгышында.


...Бертуган энем гомере буе Екатеринбург (элекке Свердловск) шәһәрендә яшәде. Бер елны Уфадан аның янына барып кайтырга карар иттем. Бу юлдан моңа кадәр бер тапкыр да үткәнем юк иде. Ә юл Мәчетле районы үзәге Олы Ыктамак аша үтә. Шуңа Фуаттан сораштым. Ул юлның һәр борылышын җентекләп аңлатты һәм, Олы Ыктамакта тукталып, кунып китәргә җыенып килегез, диде.
Фуат белән хатыны Минегөл безне бик җылы, авыл очына чыгып каршы алдылар. Минегөл Бишбүләк районының Усак-Кичү авылы кызы икән. Минем Башкорт дәүләт педагогия институтында (хәзер М. Акмулла исемендәге педагогия университеты) укыган вакыттагы курсташым Фәнүрә Гайзуллина белән сабакташлар икән. Минем Мәдинәм-Гөлкәемнең янәшәдәге Миякә районында туып-үскән Минегөлнең күңеленә аеруча хуш килде. Минегөл дә – укытучы. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Гаиләдә Айваз исемле ул һәм Энҗе исемле кыз үстерәләр. Балаларын да үзләре кебек тәртипле, хезмәт сөючән итеп тәрбияләгәннәр.


Олы Ыктамактагы “Карагай” шифаханәсе Фуат белән Минегөлнең йортларыннан ерак түгел икән. Тамак ялгап алгач, хуҗалар безне шифаханәгә алып китте. Шифаханәнең төзеклегенә, биредәге табигатьнең хозурлыгына сокланып, бик озак йөрдек. Тәмам арып-алҗыгач кына шундагы кафеда сыйланып утырдык һәм бик соң гына, “Карагай” шифаханәсендә чыннан да бер ай ял иткән кешеләр кебек, өйгә кайттык. Икенче көнне иртә белән Екатеринбург ягына юлга чыктык. Фуат үз машинасында безне район чигенә кадәр озатып та куйды.
Кайтышлый тагын Олы Ыктамакка сугылдык. Берәрне кунып китү максаты белән инде. Фуат дус мунча ягып торган иде. Мунчада парланып, юынып чыккан идек, арыганнар онытылды. Тамак туйдырып, аз гына черем итеп алдык та юлыбызны дәвам иттек һәм кичкә Уфага кайтып та җиттек.


Шунысын әйтәсе килә: Олы Ыктамакта без байтак урында булдык, күп кенә кешеләр белән очраштык. Мин шунысына да игътибар иттем – беркем дә Фуатка исеме белән дәшмәде, һәркем “Фуат Вилданович” дип олылап мөрәҗәгать итте. Авыл җирендә яшәгән кеше буларак яхшы беләм, андый хөрмәт биредә бик сирәкләргә эләгә.
“Алтын җирдә ятып калмас”, ди халык мәкале. Мәчетле районының ул вакыттагы җитәкчеләре дә нинди яхшы белгечне, оста оештыручыны югалтуларын аңлады шикелле. Фуат Галәветдиновны район гәзитенә баш мөхәррир итеп чакырдылар. Кызганычка каршы, дустыбызга анда иркенләп эшләргә туры килмәде.
Шушы мәкаләдә язганнарым Фуат дустымның якты истәлегенә бер дога булып барып ирешсен иде. Шушы ук теләкне “Кызыл таң” гәзитендәге бер сурәтләмәсендә беренче булып Фуат Галәветдинов белдергән иде. Озак та үтмәс, мондый теләкне аның үзенә карата белдерергә туры килер, дип ул вакытта кем уйласын инде...

Рим ӘХМӘТОВ,
2003-2014 елларда “Кызыл таң” гәзите редакциясенең җаваплы секретаре, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.

Шул ук вакытта...
Фуат Вилдан улы тормышыннан бер кызыклы вакыйга турында сөйләмәсәм, язмам тулы булмас кебек.
Элек район җитәкчелеген төрле авыл хуҗалыгы эшләре вакытында колхозларга җибәрү гадәте бар иде. Уполномоченный, ягъни партия райкомының тулы вәкаләтле вәкиле итеп. Аларны халык ничек кенә атамый иде – упалнамуч, палнамуч, полный чүмеч һәм башкалар...
РОНО мөдире булып эшләгән вакытта Фуат Вилдан улын да бер колхозга язгы чәчү чорына вәкил итеп билгеләгәннәр. Колхоз чәчүне уңышлы гына тәмамлагач, матур итеп “юганнар” да төн урталарында гына район үзәгенә кайтканнар. “Әйдә, безгә кереп, әзрәк өстибез”, – дип, колхоз рәисе Фуат Вилдан улын өенә чакырган.
– Таңга кадәр кайда йөрисең? – дип, хатыны ишекне ачканчы ук әрләшә башлаган.
– Син бик шаулама әле, минем белән заведующий РОНО да бар... – ди икән колхоз рәисе.
Рәиснең хатыны укытучы булган.
– Булмас, булмас, безнең мөдиребез болай төн уртасында йөрмәс!
“Хатынының шул сүзләрен ишеткәч, тиз генә урамга чыгып йөгерергә туры килде”, – дип сөйләгән иде Фуат Вилдан улы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас