– Илдар Иршат улы, сүзне әлеге җиңел булмаган иҗади һөнәрне сайлаган мәлегездән башлыйк әле.
– Гаиләбездә үскән өч малай өчен иҗади мохит чит-ят түгел иде, чөнки әни-әтиебез Зөлфирә белән Иршат Вәлиевлар – танылган театр артистлары. Мәктәптән соң армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Уфа сәнгать институтының актерлар әзерләү бүлегенә укырга кердем. Мин остазым, искиткеч сәләтле, үз эшенең остасы, педагог, актер, театр режиссёры, профессор Фәрдүнә Касыймовага чиксез рәхмәтлемен. Ул студентын үтәли күреп, күңелемә тиешле “ачкыч”ны табып, зур өметләр баглап, ышаныч белдереп, тәҗрибәсе, белеме белән юмарт уртаклашты. Ә инде кулыма актер дипломы алгач, Салават театрына эшкә кайттым.
Унөч ел төрле образлар иҗат итеп, эшемне яратып башкардым. Һәр ролемне һөнәри яктан югарылыкка күтәрергә тырыштым. Шуннан инде, акрынлап режиссерлык эшенә кереп киттем – артист булып эшләгән чорымда берничә спектакльне сәхнәгә чыгардым. Соңрак Мәдәният министрлыгы юлламасы белән Мәскәүдәге өстәмә әзерлек институты курсларында укыдым. Арытаба, бәхетемә, Мәдәният министрлыгы тарафыннан Русиянең театр сәнгате академиясенә (ГИТИСка) республикабыз театрлары өчен режиссерлар әзерләүгә махсус курс җыелды. Аллаһка шөкер, ул бәхет тә мине читләтеп үтмәде. Профессор Павел Хомский җитәкчелегендәге курсның көндезге бүлегендә төпле режиссер һөнәрен үзләштереп, туган ягыма кайттым һәм җиң сызганып эшли башладым. 2003 елда мине язмыш “Нур” театрына алып килде һәм бүгенгә көнгә кадәр сайлаган һөнәремә тугры хезмәт итәм.
– Композиторлар, шагыйрьләр, язучыларның күбесе иҗат җимешләрен исәпләп бара. Режиссер буларак, спектакльләрегезне исәпләгәнегез бармы?
– Махсус утырып, исәпләгәнем юк. Аннары, сан өчен түгел, сыйфат өчен иҗат итәргә кирәк, минемчә.
Гомумән, мине һәрвакыт спектакльнең сыйфаты кызыксындыра. Ул берничә таләпне үз эченә ала: әйтер сүзебез белән тамашачының күңелен яулау, йөрәгенә барып җитү, уйландыру, фәһем алу. Шулай ук спектакльгә туры килгән геройның булуы да мөһим, чөнки спектакльнең 90 процент уңышы шуңа бәйле. Куеласы спектальдә уйнардай героең юк икән, ул пьесаны алудан ни фәтвә?!
– Сез куйган комедияләргә тамашачы агылып йөри. Комедияне сәхнәгә чыгарыр өчен режиссер юмор хисле булырга тиешме?
–Тамашачы театрга тормыш мәшәкатьләреннән беразга булса да арынып, матур тәэссоратлар алып кайтып китәргә килә. Тамашачыны көлдерү – иң авыры. Шуңа күрә дә, режиссерда юмор хисе булмаса, ул комедияне яхшы дәрәҗәдә куя алмый, дип уйлыйм.
– Гомумән, спектакль ничек туа?
– Пьесаны укыгач та, ул күңелгә я ята, я – юк. Пьеса сайлап алынгач, булачак спектальне күз алдына китерәсең, сәхнә күренешләрен, нинди актерлар белән эшләячәгеңне уйлыйсың – кыскасы, спектакль күңелдә туып, баш миендә үз урынын алгач, эшкә тотынасың. Ниндидер детальләрне эш барышында өстисең, алып ташлыйсың, үзгәртәсең – бик гади генә әйткәндә, иҗади процесс шулай бара.
– Бүген без югары тизлектәге мәгълүмати чорда яшибез. Кулыбыздагы телефонга бармак белән бер генә төртсәк тә, Җир шарының теләсә кайсы почмагындагы мәгълүматны белә, теләгән концерт, спектакльләрнең язмаларын карый алабыз. Театрның киләчәген ничек күрәсез?
– Театрның киләчәге булырына мин ышанам. Һәр театрның үз традицияләре дә бар. Шуларның берсе – буыннар чылбырының өзелмәве. Зур тәҗрибә туплаган өлкән яшьтәге артист-шәхес белән яңа гына сәхнәгә аяк баскан кичәге студентның театр сәхнәсендә бергә уйнавы бик күпне бирә ала. Театрда артист-шәхес бар икән – ул яшәячәк.
– Үзегезнең “визит карточкасы” дип кайсы эшегезне атар идегез?
– Нинди дә булса спектакльне аерым күрсәтмәс идем, чөнки һәркайсына хезмәт куелган. Шулай да берничәсен әйтеп узарга буладыр. Шәриф Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге”, Гафур Каюмовның “Упкын өстендә уен”, Хәбибулла Ибраһимовның “Җизнәкәй”, Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә”, Марс Гыймрановның “Яңа ел маҗаралары” спектакльләрен тамашачылар аеруча яратып кабул итеп, алар озак еллар дәвамында репертуардан алынмыйча күрсәтелде һәм күрсәтелә.
– Хыялыгызда йөртеп, әлегә куелмаган спектакль бармы?
– Һәр режиссерның сәхнәгә чыгарыр өчен үз чиратын көтеп яткан әйберләре була. Минекеләр дә бар. Аларның һәркайсына сәхнә түренә чыгарга насыйп булсын!
– Театр артистларының язмышы күпмедер дәрәҗәдә режиссер кулында. Сез үзегезне гадел режиссер дип әйтә аласызмы?
– Гадел булырга тырышам. Кайсыбер артистка рольләр ешрак бирелсә дә, һәр режиссерның иң яраткан артисты булуы һәм фәкать аңа күп рольләр бирелүе белән килешмим. Гомумән, конфликтлы хәлләрне яратмыйм.
– Сез холкыгыз белән кемгә охшагансыз?
– Әтиемнең характер үзенчәлекләренең берсе – юл куя белү иде. Әниемнеке – һәрвакыт алга бару. Миңа калса, менә шушы үзенчәлекләрнең икесе дә холкымда бар.
– Сез алдыгызга максат куеп, аларны башкарып чыгарга тырышып яшәгән кешеме, әллә инде тормыш агымына кушылып, җай гына “йөзүчеме”?
– Әлбәттә, кеше максатлар куеп яшәргә тиеш. Шулай да, кайвакыт тормыш агымын тоеп, җай гына барырга да туры килә. Мин совет чорында туып, тәрбияләнгән кеше буларак, нинди генә хәл-шартларда да кеше булып калырга дигән принцип белән яшәргә тырышам.
– Кешеләрдә өнәмәгән сыйфатны әйтә аласызмы?
– Тупаслыкны һич кенә дә өнәмим.
– Иҗат кешесенә һәрвакыт эзләнергә, уйланырга, хәлдән гадәти булмаган чыгу юлларын таба белергә дә кирәк. Традицион сорау – илһам көчен каян аласыз?
– Илһам көчен көндәлек аралашудан да алып була, минемчә. Иҗат канатлары киселмәсә, барыр юлыңа киртәләр куелмаса – иҗат эше дәвам итә.
Мин нәкъ шушы сәләтле, тату коллективта эшләвем белән канәгатьмен. Җылы мөнәсәбәттә эшләү – зур бәхет һәм иҗат чыганагы да.
– Сез ирле-хатынлы бер театрда эшлисез (Илдар Иршат улының хатыны – Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Фина Вәлиева – З. И.). Димәк, тәүлекнең 24 сәгатендә бер казанда кайныйсыз дигән сүз. Икегез дә бер өлкәдә хезмәт куюыгыз гаилә тормышыгызда комачауламыймы?
– Юк, комачауламый, киресенчә, без Фина белән бер-беребезгә киңәшләр биреп, бер-беребезне аңлап эшлибез һәм яшибез.
– Кызыгыз Радмила да әти-әнисе һөнәре буенча китеп, артистлар гаиләсенең өченче буын вәкиле булып тора. Ул һөнәр сайлаганда каршы килмәдегезме?
– Яратып үстергән бердәнбер кызыбызга ничек каршы киләсең инде? Радмила Рудольф Нуриев исемендәге хореография колледжын тәмамлады. Әлеге вакытта ул – Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институтының өченче курс студенты. Радмила шигырьләр, җырлар иҗат итә, музыка белән шөгыльләнә, язган җырларын үзе башкара. “Вертинский” сериалында, “Җәен асфальт җылы” фильмында уйнады. Кызыбызның иҗат һәм тормыш юлы бәхетле булуын телим.
– Сез нинди әти?
– Таләпчән әтимен, дип әйтә алам. Мин кызыма бары тик уңай үрнәкле әти булырга тырыштым.
– Илдар Иршат улы, Сезнең өчен иң яхшы ял нәрсә ул?
– Үз кулларыбыз белән төзегән йортыбызда хуҗалык эшләрен башкару, телевизор карау һәм китапханәмдәге китаплар белән кат-кат танышу, китаплар уку. Интернет челтәреннән мәгълүмат алу, яңалыклар укып бару – минеке түгел.
– Исем-дәрәҗәләргә мөнәсәбәтегез ничек?
– Һәр әйбернең үз вакыты булырга тиеш. Урысларда: “Хороша ложка к обеду”, дигән әйтем бар. Менә шушы мәкаль исем-дәрәҗә бирүгә туры килә дә инде, минемчә. Иҗат кешеләренең эшен, сәләтен вакытында күреп, танып, аңа исем бирелсә, ул тагын да тырышып, илһамланып эшләячәгенә иманым камил. Безнең театр җитәкчебез Фирзәт Габидуллин бу яктан бик игътибарлы һәм ихтирамлы. Соңгы елларда аның тырышлыгы, күп көч салуы нәтиҗәсендә коллективыбызда хезмәт итүчеләрнең бик күбе лаеклы рәвештә дәрәҗәле исемнәргә ия булды.
– Яраткан шөгылегез бармы?
– Яраткан эшем – минем өчен яраткан шөгылем дә.
Илдар Вәлиев актер буларак, берсеннән-берсе кызыклы, чагу, җентекләп эшләнгән уңышлы образлар тудырып сәхнәгә чыгарганнан соң, үзенең көчен режиссерлыкта сынап карау теләге белән яна башлый һәм ул һөнәрен үзгәртергә карар итә. Әйтергә кирәк, ул тормыш юлында бу кыю адымын ясап, ялгышмый. Илдар Иршат улы инде егерме елдан артык режиссер вазыйфасында иҗат итә, театр дөньясында талантлы режиссер булып танылды. Эшләү дәверендә берничә дистә спектакльне сәхнәгә чыгарган, кешеләр күңеленә матурлык өләшүче иҗади шәхес ул.
Әйе, бары тик якты, ачык күңелле кеше генә башкаларның күңеленә нур чәчеп, нурлы гомер итә ала.
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.