+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Шәхес
19 Января 2024, 13:10

Уяндыкның тарту көче

Күренекле якташыбыз, Илеш районының шәрәфле шәхесе, сәясәтче һәм малтабар Рәлиф Сафинга – 70 яшь.

Уяндыкның тарту көчеУяндыкның тарту көче
Уяндыкның тарту көче


Рәлиф Сафин — Русиянең танылган нефть магнаты, “ЛУКойл” компаниясенең элекке вице-президенты, танылган җырчы Алсуның әтисе, ун елдан артык Русия Федерация Советының Бәйсез Дәүләтләр Берлеге эш­ләре буенча комитеты әгъзасы, булдыклы малтабар һәм юмарт меценат.

Зур тырышлык салып укып, армый-талмый эшләп, бу үзенчәлекле шәхес тормышындагы уңышларга зирәк акылы һәм хәләл көче белән ирешкән.
Аның кебек малтабарлар, гадәттә, зиһен зирәклеге һәм төплелек белән башкалардан аерылып тора. Гомумән, тотынган һәр эшне иҗади башкарып, эчкерсез рәвештә туган төяк – кече Ватанны яхшы якка үзгәртергә омтылган эшлекле кешеләр арасында Рәлиф Сафин аерым урын алып тора.
...Хатыны Разия Исхак кызы белән өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Разия белән Рәлиф 1974 елда Уфа нефть институтында таныша. Егет беренче күрүдә үк гашыйк була. Разия — офицер кызы, Саратовта туган, Уфага Бөгелмәдән килгән булган, институтта мехфакта архитекторлыкка укыган.
Аларның өлкән уллары Руслан — уңышлы малтабар, Уфа нефть институтын тәмамлаган, Канадада стажировка үткән. Уртанчы уллары Марат Мәскәүдә телекоммуникация бизнесы һәм IT-технологияләр белән шөгыльләнә, Оксфорд мәктәбен һәм Лондон икътисад мәктәбен тәмамлаган. Кече уллары Ренард Халыкара мөнәсәбәтләр институтын (МГИМО) тәмамлаган, Кипрда бизнес алып бара. Алсу — бик күпкырлы иҗади шәхес. “Үз теләге белән музыка мәктәбендә укыды, мин аны пианист яки композитор булыр дип уйлаган идем, ләкин ул җырларга карар итте. Ул бик оста итеп рәсем дә төшерә. Җырларыннан ким түгел. Карьерасының беренче этабында аңа, әлбәттә, акча белән, әмма күбрәк оештыру ягыннан ярдәм иттем. Эшләрне ничек дөрес алып барырга, авторлык хокукларын ничек якларга, салымнарны ничек түләргә һ.б. өйрәттем. Хәзер ул үз төркемен үзе җитәкли”, — ди әтисе кызы турында.
“Разия Исхак кызы белән байтак еллар яшисез. Сезнең никахыгызның ныклыгы, күпбалалы гаиләгезнең татулыгы сокландыра. Моның берәр сере бардыр?” дигән сорауга Рәлиф Рәфил улы болай дип җавап бирә:
“Сере — мәхәббәт, әлбәттә. Шулай ук ата-аналардан, әби-бабалардан килгән фәһемле гаилә традицияләре”.
Рәлиф Рәфил улы — балалары һәм оныклары өчен җан атып торучы кеше. Алардан да кыйммәтрәк бер нәрсә дә юк, ди. Һәр гаиләдә шулай булырга тиеш, дип саный.
Рәлиф Сафин Илеш районының Уяндык авылында туган. Әтисе дуңгыз фермасында терлекче булып эшләгән, ул чордагы күпчелек гаиләләрнеке кебек, тормышлары җиңел булмаган. Гаиләдә — дүрт малай, иң олысы Рәлиф. Олысы, димәк, теләсә кайсы эштә кечеләр өчен җаваплылык хисе аның зиһененә балачактан ук сеңгән. Кечкенә йорт, малайлар бер-берсенә сыенып дүртесе дә идәндә йоклый торган булганнар. Рәлиф бик оста итеп гармунда уйный, шуңа күрә аны клубка еш чакыралар, кичке уеннар ансыз үтми...
Мәктәпкә ике елга иртәрәк бара, чөнки авылдагы башлангыч мәктәпне тиздән ябарга ниятләгән булалар. Иртәрәк барып, ул башлангыч сыйныфларны үз авылында тәмамларга өлгерә, ә аннары өч чакрым ераклыктагы Андреевка авылында укый башлый. Мәктәптән соң Семилетка нефтьчеләр бистәсендә төзелеш колоннасында ярдәмче эшче була (үзенең гомерлек нефтьче һөнәрен сайларга шушы этәргеч биргәндер дә), соңрак бер авыл мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып урнаша. Анда төннәрен химия, физика, математиканы ныклап үзләштерә һәм җәй көне Уфа нефть институтына укырга керә.
Югары уку йортыннан соң тозсызландыру җайланмасы операторы, мастер, технолог, җайланма начальнигы, цехның өлкән технологы булып эшли. Сургутта “Федоровскнефть” нефть-газ чыгару идарәсе нефть-газ чыгару идарәсе начальнигы урынбасары була. Скважиналарда күп йөри, икътисад буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Аннары баш инженер һәм “Башнефть” берләшмәсенә кергән “Ватьеганнефть” нефть-газ чыгару идарәсе начальнигы урынбасары була.
Киләсе этап – Вагит Алекперов җитәкчелегендәге “Когалымнефтегаз” берләшмәсенең структур бүлекчәсе “Когалымнефть” нефть-газ чыгару идарәсе начальнигы. 1993 елдан Рәлиф Сафин “Лангепас-Урай-Когалымнефть” нефть концерны вице-президенты итеп билгеләнә. Менә шушы өч исемне берләштереп бөтен дөньяга билгеле “ЛУКойл” бренды барлыкка килә. Анда Рәлиф Рәфил улы коммерция мәсьәләләре буенча беренче вице-президент һәм компаниянең директорлар советы әгъзасы вазыйфаларын башкара. Көне-төне эшли, күп йөри, тәҗрибә туплый, шуңа күрә карьера ягыннан тиз үсә. Әйткәндәй, аның карьерасында иң югары баскыч “ЛУКойл-Европа” компаниясе президенты вазыйфасы була.
Һәр уңышлы зур компания кебек үк, “ЛУКойл”ның да капитализациясе компаниянең кайда эшләвенә бәйле: Советлар Союзы, Балтыйк буе дәүләтләре, Казахстан, Әрмәнстан, Грузия базарлары һ.б. Бу илләрне ул күп тапкырлар әйләнеп чыга. Аннары Болгария, Румыния базарларын үзләштерә башлыйлар, анда эшкәртү заводлары сатып алалар. Бу илләрдә Рәлиф Сафинга Русия илчеләре һәм әлеге ил президентлары белән очрашырга туры килә. Аннан соң Венгрия, Польшада бизнес миссияләрен башкара, Америкага дистәләгән тапкыр оча, анда 14 штатта 1250 автозаправка сатып алалар. Сөйләшүләр авыр барды, дип хәтерли ул. Шулай итеп компаниянең капитализациясен арттыралар.
...Вакыт үтү белән менеджерлар командасын яңарту кирәк була, чит телләрне белгән яңа кешеләр таләп ителә. Өстәвенә, аның балалары инде үсеп җиткән: аларга әтиләренең игътибары күбрәк кирәк. Шулай итеп, бизнестан китеп, сәясәт белән шөгыльләнергә карар итә Рәлиф Сафин. БДБ илләренең президентлары, Көнчыгыш Европаның күп кенә лидерлары белән шәхсән таныш булганга, сәясәтченең бурычлары нәрсәдән гыйбарәт икәнлеген яхшы аңлый. Аңа Русиянең төрле төбәкләреннән хезмәттәшлек итүне сорап чакырулар килә. Ул Алтай Республикасын сайлый. Анда чишелмәгән проблемалар бихисап. Кулдан килгәнчә ярдәм итәчәген әйтеп, бу төбәктә эшләргә ризалаша.
Алтай Республикасы аны сенатор итеп тәкъдим иткәч, Мәскәүдән Алтайга очып килә, ә төн кунарга яраклы урын юк. Сусыз һәм бәдрәфсез ниндидер бер фатир табалар. Инфраструктураны үстерү мәсьәләләрен урында тикшерү өчен аңа “Газпром”, Русия тимер юллары, Транспорт министрлыгы һәм башка җаваплы структуралар җитәкчеләрен чакырырга кирәк була. Ләкин аларны кая урнаштырырга? Алтайда, гомумән, кунакханә булмый. Шуңа күрә, беренче эш итеп, кунакханә төзергә карар итә. Аннары 11 район дәваханәсенең һәрберсенә “ашыгыч ярдәм” машинасы алып бирә. Полиция өчен машиналар, 14 “КамАЗ” һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен 50дән артык трактор сатып ала, күп кенә иҗтимагый биналарны ремонтлый, Анапада балаларның ялын оештыра.
Рәлиф Сафин фикеренчә, чын малтабар тиз арада көтелмәгән карарлар кабул итә белергә тиеш. Көчле сиземләү сәләте, кешеләр белән эшли белү — шулай ук мөһим сыйфатлар. Малтабар хаталанырга да мөмкин, әмма ул ялгышларны үз вакытында төзәтүдән курыкмаска тиеш. Русия буенча төрле максатларга ул йөзләрчә миллион долларлык инвестицияләр салган. Башкортстанда исә туган авылы Уяндыкны тулысынча төзекләндерде. Аны яңа баштан диярлек тергезде. Авылны урый торган юл салынды, яңа йортлар, мәктәп, дәваханә, мәчет (Андреевкада чиркәү), кунакханә һәм ял-спорт комплексы үсеп чыкты, газүткәргеч, суүткәргеч төзелде, каскадлы буалар булдырылды. Бүген аның кече ватаны Уяндык — Башкортстанның һәм Русиянең иң күркәм авылларының берсе.
“Кече Ватан” төшенчәсен ничек аңлыйсыз?” дигән сорауга Рәлиф Рәфил улы болай дип җавап бирә:
“Минем өчен Русия һәм Башкорт-стан — зур Ватан. Кече Ватаным — ата-бабаларым, әти-әнием, туганнарым җирләнгән төбәк. Мин туып-үскән, яланаяк йөгергән җир. Безне үз куенына алачак җир. Туплаучы көчкә ия җир ул – кече Ватан”.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас