Ул вакытта кышкы каникулда яхшы укучыларны Мәскәүгә экскурсиягә алып барганнар иде. Иртәнге 5тә, барыбызны дә уятып, Мавзолей янындагы бакчага алып киттеләр. Анда инде ару гына кеше җыелган иде. Чиратка бастык. Чатнама суыкны да тою юк: Ленинны күрәчәкбез!
Көндезге 12ләрдә Мавзолейга керә алдык. Мәрмәр баскычтан аска төшеп, Ленин яткан саркофаг яныннан үтеп киттек.
Аннары өч елдан Смоленскига экскурсиягә барганда, Мәскәүдә тукталып, Мавзолейга сыйныф белән кердек. Ул вакытлардагы дулкынлану катыш горурлык хисен мәңге онытасы юк.
Бүген Ленинның вафатына 100 ел тула. Истәлекле дата уңаеннан мемориаль күргәзмәләр ачылачак, компартия әгъзалары чәчәкләр салачак, митингларга җыелачак.
Русиядә меңләгән Ленин һәйкәле урнаштырылган. СССРны җылы итеп искә алган русиялеләр өчен бу һәйкәлләр һәм Мавзолей данлы совет үткәненең бер өлеше булып тора.
Әйе, инде 100 ел дәвамында Октябрь революциясе лидерының гәүдәсе илнең төп мәйданындагы Мавзолейда ята, бу, һичшиксез, тарихчыларда һәм гади гражданнарда төрле фикерләр тудыра. Бүген Владимир Ленин җәсәденең язмышы турындагы сорау русиялеләрне өч төркемгә бүлде: ватандашларыбызның 33 проценты аны Мавзолейда калдырырга кирәк дип саный, 30 проценты — мөмкин кадәр тизрәк зиратка күмәргә, 27 проценты — өлкән буын китеп беткәч җирләргә кирәк, дигән фикердә. Шулай итеп, сораштыруда катнашучыларның яртысыннан артыгы Ленинның гәүдәсен күмүне хуплый (57%), мәсьәлә бары тик вакытта гына.
Ничек кенә булмасын, Русиядә Ленин турында хатирә еллар яки хәтта гасырлар дәвамында сакланачак. Ленин бабай сезнең хәтердә дә сакланадыр бит?