+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
26 гыйнвар , 16:00

Сигез ел Вәсиләсез...

Ә җырларын ишеткән саен, һаман күз яшьләре...

Сигез ел Вәсиләсез...
Сигез ел Вәсиләсез...
Вәсилә Фәттахова 2016 елның 26 гыйнварында вафат булды. Артистның тол ире Илгиз Абдрәкыйпов шәхси блогында хатынына багышланган пост бастырган.

"Сигез ел Вәсиләсез. Онытмыйбыз. Күңелдә якты хатирәләр генә", - дип язган ул.

Аны Вәсилә Фәттахова иҗатының күпсанлы җанатарлары хуплый. Алар аның турында җылы сүзләр калдыра.

«Сигез ел, ә җырларын ишеткән саен күз яшьләре», «Хәтерлибез һәм яратабыз», «Иң талантлы һәм онытылмас Вәсилә. Һәрвакыт хәтердә. Эх, Вәсилә..." – диелә социаль челтәрләр кулланучыларыннан килгән хәбәрләрдә.

Вәсилә Фәттахова икенче баласын тудырганда өзлегүдән 37 яшендә вафат булды. Илгиз Абдрәкыйпов хатыны турында истәлекне кадерләп саклый һәм еш кына аның турында постлар бастыра.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: