+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
31 гыйнвар 2024, 04:26

"Әҗәлетдин" нигә шундый көяз дисезме?

Сере - Салават Фәтхетдиновта!

"Әҗәлетдин" нигә шундый көяз дисезме?"Әҗәлетдин" нигә шундый көяз дисезме?
"Әҗәлетдин" нигә шундый көяз дисезме?

Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев һәрвакыт заманча матур костюмда, модалы галстуклар тагып йөри. Зәвыклы кеше инде! Баксаң, аңа көнкүрештә Салават Фәтхетдинов ярдәм итә икән. Бу хакта социаль челтәрдә ул болай сөйли:

«Салаваттан һәрвакыт кояш балкып тора. Салаватның концертына килсәң, хәл керә, авыру вакытта тереләсең, энергия бирә торган җырчы. Кояшлы җырчы дип йөрим мин аны. Менә шул кояшы өчен бик яратам.

Һәм икенче бер серемне дә әйтәм. Ул миңа бик күп игелекләр эшләде. Ул мине киендерде, өс-башымны да карады. Мин ул биргән, аякны үзе күтәреп куя креслосында ял итәм. Киемнәрем аныкы. Шуңа күрә минем өчен дөньяда аннан да юмарт кеше дә юк. Мин яраткан кешеләр сирәк».

Җырчы Илһам абый, Әлфия апаларны да ярдәменнән һич калдырмады. Савабы үзенә кайтсын.

Фото: "Татар-информ"

"Әҗәлетдин" нигә шундый көяз дисезме?
"Әҗәлетдин" нигә шундый көяз дисезме?
"Әҗәлетдин" нигә шундый көяз дисезме?
"Әҗәлетдин" нигә шундый көяз дисезме?
"Әҗәлетдин" нигә шундый көяз дисезме?
Автор:Резида Валитова
Читайте нас