+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
3 февраль , 09:10

"Камилә, син безнең алтыныбыз!"

Камилә Вәлиева соңгы вакыйгалардан соң элемтәгә чыкты.

"Камилә, син безнең алтыныбыз!"
"Камилә, син безнең алтыныбыз!"
Камилә Вәлиева допинг-пробасы уңай булганга дисквалификацияләнгәннән соң, язылучылары белән элемтәгә чыкты. Ул барысына да ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

17 яшьлек Камиләгә суд таләбе буенча ярышларда катнашу гына түгел, ә күнегүләр ясау, чыгыш ясау, шоуда катнашу һәм хәтта бозга чыгу да тыела.

Үзенең телеграмм-каналында Камилә күпкатлы йорттагы баннерны күрсәтә, анда: "Камилә, син безнең алтыныбыз!" дип язылган.

"Янәшәдә булучыларга, ярдәм итүчеләргә рәхмәт", - дип язган ул.
 
Нык бул, Камилә, без һәрвакыт синең белән!

Фото: Вәлиеваның аккаунтыннан.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: