+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
5 февраль 2024, 06:09

Йолдызлар кабызган язучы

Татар драматургиясенә нигез салган Галиәсгар Камалның тууына 145 ел.

Йолдызлар кабызган язучыЙолдызлар кабызган язучы
Йолдызлар кабызган язучы
Татар дөньясында зур урын тоткан Галиәсгар Камалны кем генә белми икән? Әлеге исемне ишетү белән күпләрнең мәктәп елларыннан таныш “Беренче театр” пьесасы искә төшәдер. Әмма ул драматург кына булмаган. Шәхеснең бик күп төрле талант иясе булуы бүген дә зур соклану уята.

Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов 1879 елның 6 гыйнварында (искечә 1878 елның 25 декабрендә) Казанда үз көче белән көн күрүче вак кәсепче гаиләсендә туа. Сабый вакытын картәнисендә — әнисенең туган авылы Түбән Масрада (хәзер Арча районына керә) уздыра, алты яшендә авыл мәдрәсәсенә йөри башлый. Аннары, Казанга кайтып, “Госмания”, “Халидия” мәдрәсәләрендә укый. 1893-1900 елларда шул заманның алдынгы карашлы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә, шул ук вакытта өч класслы урыс мәктәбендә башлангыч белем ала.
Мәдрәсәдә укыган чакта ук әдәбият, театр сәнгате белән мавыга, урыс спектакльләренә йөри. “Фауст” китабын, Ф. Халидинең “Рәдде бичара кыз”ын бик яратып укый. Үзе дә, иҗат дәрте уянып, 1898 елда “Бәхетсез егет” (I вариант) дигән тәүге драмасын яза. Беренче уңышы белән канатланып, төрек язучысы Н. Кәмалның “Кызганыч бала” драмасын татарчага тәрҗемә итә. Бу елларда үз чорының актуаль мәсьәләсен яктырткан “Өч бәдбәхет” дигән пьесасы да дөнья күрә.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлап, Г. Камал 1901 елда “Мәгариф көтепханәсе”н оештыра һәм китап басу, тарату эше белән шөгыльләнә башлый. 1905 елдан татар журналистикасын булдыру-үстерү эшенә алына, гәзит-журналлар чыгаруны оештыра. Башта “Казан мөхбире” гәзитендә эшли, аннары 1906 елның февралендә “Азат” гәзитенә күчә, аның фактик редакторы була. Шул ук елның июнендә бу гәзитнең аталышы “Азат халык” дип үзгәртелә һәм ул бөтенләй Г. Камал редакторлыгында чыга башлый. Ләкин “Азат халык”ның гомере озын булмый: унбиш саны чыкканнан соң, ул демократик рухтагы мәкаләләр өчен патша цензурасы тарафыннан туктатыла һәм 1906 елда нашире Г. Камал хөкемгә тарттырыла.
Аннары ул журналист һәм публицист Һ. Максуди чыгара торган “Йолдыз” гәзитенә эшкә килә һәм биредә 1917 елның октябренә кадәр эшли. Шулай ук 1908-09 елларда Г. Тукай белән берлектә татар телендә беренче сатирик журнал — “Яшен”не чыгара. Бу журналның редакторы булу өстенә, Г. Камал язучы, рәсем төшерүче-карикатурист булып та актив катнаша. “Яшен” ябылгач, сатирик “Ялт-йолт” журналында да эшен шул юнәлештә дәвам итә.
Г. Камал — татар милли театрын үстерү эшенә зур көч куйган шәхес. Ул, театр репертуарын драма әсәрләре белән баетудан тыш, “Сәйяр” труппасында артист һәм режиссер булып та эшли. Татар театры тарихында актерлар династиясен башлап җибәрә: энеләрен һәм сеңлесен сәхнәгә алып менә. Соңрак улы Әнәс тә драматург, сәләтле режиссер һәм артист булып китә.

1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клуб бинасында беренче рәсми спектакль — Г. Камалның тәрҗемә әсәре “Кызганыч бала” сәхнәләштерелә. Әдипнең якыннан катнашуы һәм гамәли ярдәме белән оештырылган әлеге ачык спектакль куелу көне татар мәдәнияте тарихына татар профессиональ театрының туу датасы булып теркәлә.

Профессиональ театр туу Г. Камалны иҗатка рухландыра. 1907-12 елларда үзенең иң көчле, сәнгатьчә иң камил булган әсәрләрен яза. Нигездә, ул драматургиянең ике жанрында иҗат итә. “Бәхетсез егет” (1907, икенче варианты), “Уйнаш” (1910, “Өч бәдбәхет”нең үзгәртелгән варианты), “Дәҗҗал”, “Каениш”, “Көндәш”, “Өйләнәм — ник өйләндем” кебек драмаларында җәмгыятьтәге әхлакый түбәнлек, кешелексезлек проблемалары яктыртыла. “Беренче театр” (1907), “Бүләк өчен” (1908), “Банкрот” (1911), “Безнең шәһәрнең серләре” (1912) комедияләре үз чорының актуаль мәсьәләсен, тормышчан вакыйгаларны сәхнәгә күтәрү белән аерылып тора.
Г. Камал үзен комик ситуация, сатирик тип тудыру остасы итеп таныта. Аның драмаларына композицион бөтенлек, халыкчанлык хас. Әсәрләр, “Сәйяр” труппасы тарафыннан сәхнәләштерелеп, халык арасында популярлык казана.
Г. Камал театр репертуарын урыс һәм дөнья классикларының әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп тә баета: Н. Кәмал — “Кызганыч бала” (1900), А. Н. Островский — “Яшенле яңгыр” (1914), Мольер — “Саран” (1915), “Ирексездән табиб” (1916), “Скапен хәйләләре” (1924), Н. В. Гоголь — “Ревизор” (1916), Г. Хәмид — “Һинд кызы” (1918), А. Дюма — “Чәчәкле хатын” (1924) һ.б. Бу тәрҗемә пьесалар шул еллардагы театр сәхнәләрендә кабат-кабат уйналып, татар сәнгатен идея-эстетик яктан баета, аның үсешенә уңай йогынты ясый.
Октябрь революциясеннән соң Г. Камал “Эш”, “Эшче”, “Кызыл көрәшче” гәзитләрендә шул чор таләпләренә ярашлы язылган күпсанлы сәяси, сатирик шигырьләр-декламацияләр бастыра. Егерменче елларда һәм утызынчы еллар башында “Тәкый гаҗәб, яки Ахыры заман”, “Могҗиза”, “Ысул кадимче”, “Җантаһир белән Җанзөһрә” дигән сатирик комедияләр, “Хафизәләм-иркәм” (1921-22), “Күзсез мастерлар” (1930), “Өч тормыш” (1930) драмаларын, кечкенә күләмле эстрада әсәрләре яза. “Хафизәләм-иркәм” әсәре Татар академия театры сәхнәсендә 1922, 1949 елларда уйнала. 1923 елда Г. Камалга иҗат эшенең 25 еллыгы уңае белән — Хезмәт Батыры, ә 1926 елда “Татарстанның халык драматургы” дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Галиәсгар Камал, чыннан да, бик кызыклы тормыш юлы үткән. Татар әдәбиятын, драматургиясен, журналистикасын үстерүгә зур көч салган әдип шушы еллардагы авырлыклар белән дә очрашкан. Әмма, ничек кенә булмасын, татар драматургиясенең бүгенге казанышларында аның өлеше бик зур.

Классик әдип турында кызыклы фактлар

Драматургның әтисе аның исемен дөрес итеп әйтүне таләп иткән булган.
Безнең өчен классикның гадәти исеме — Галиәсгар. Ә менә язучының әтисе Галиакбар аны Галиазгар дип атаган һәм моны башкалардан да таләп иткән. Чөнки аның үзенең исеме Галиакбар — “өлкән Гали”, ә Галиазгар — “кече Гали” дигәнне аңлата.
Камал ике тапкыр чак кына үлми кала.
Балачакта Галиәсгар җәйге каникулларын әнисенең туган авылы Түбән Масрада, хәзерге Татарстанның Арча районында үткәрә. Бер көнне Казанда калган ике абыйсы һәм сеңлесе авырудан үлгәнлеге турында хәбәр килә. “Әгәр Казанда булсам, авыру минем гомеремне дә алып китәр иде”, — ди драматург.
Камал балачактагы тагын бер куркыныч истәлек белән гомер буе яши. Бервакыт малай мич янында уйнаганда аның киемнәре янып китә һәм ул пешүләр ала. Соңрак Галиәсгар әнисенең аны бик озак төрле майлар белән дәвалаганын сөйли.
Театрга мәхәббәт базарда башланган.
Камал базарларда йөрергә һәм курчак спектакльләре, цирклар карарга яратканын сөйләгән. Беренче татар драматурглары Габдрахман Ильяси һәм Фатих Халиди пьесаларын күп тапкырлар кабат укый. Шәкерт буларак, урыс спектакльләренә йөри башлый.
Урыс телен татар теле белән бер вакытта өйрәнә.
Драматург 21 яшькә кадәр — “Госмания” мәдрәсәсендә, ә аннары тагын җиде ел “Мөхәм­мәдия” мәдрәсәсендә укый. Шул ук вакытта, ул урыс сыйныфында белем ала. Шунысы игътибарга лаек: Камал күргән беренче спектакльләр урыс телендә була. Бу спектакльләрдән соң ул җитди рәвештә драматургия белән мавыга башлый.
Беренче пьесасын 19 яшендә яза һәм тугыз елдан соң аны үзгәртә.
19 яшендә Галиәсгар Камал үзенең беренче “Бәхетсез егет” әсәрен яза. Бу вакытта берничә елдан татар театры барлыкка киләчәген һәм яшь авторның пьесасын сәхнәгә куярга мөмкин булачагын әле беркем дә белми. Бу мизгел җиткәч, драматург үз эшен искә төшерә — ул юкка чыкмасын өчен, аны без бүген белгән хәлгә китерә.
Үз заманының оста менеджеры булган.
Камалның бөтен тормышы беренче татар театр труппасы белән тыгыз бәйләнгән. Драматург, аны пьесалар белән тәэмин итүдән тыш, шулай ук күп кенә оештыру мәсьәләләре белән дә шөгыль­ләнә. Галиәсгар спектакль­ләр куюга рөхсәт ала, акча, костюмнар, декорацияләр эзли. Камал хәтта спектакльләр өчен афишалар да ясаган очраклар да билгеле.
“Сәйяр” труппасына атаманы ул биргән.
Бервакыт Габдулла Тукай, Ибраһим Кулиев һәм Галиәсгар Камал типографиядән яңа гына китерелгән афишаларны карап утыралар. Тукай труппаның элекке исеме бик озын булуын әйтә. Даими сәяхәт итүче артистларны йолдыз белән чагыштырып, Габдулла “Сәйярләр” исемен бирергә тәкъ­дим итә. Камал исемне кыскартырга тәкъдим итә һәм хәзер һәркемгә билгеле булган “Сәйяр” барлыкка килә. Артистлар мондый вариантны алкышлар белән каршы алган.
Күренекле артист та була.
Драматургның өлкән улы Әнәс Камал: “Аның сәхнәгә чыгуы тамашачының зур кызыксынуын уятты. Аны һәрвакыт яратып каршы алалар һәм көчле алкышлар астында озаталар иде. Классик образлардан тыш, ул урта яшьтәге ир-егет, көлкеле бабайларны оста уйный алган, шаян җырлар җырлаган, курайда һәм сыбызгыда уйнаган, музыкаль миниатюралар куйган һәм шулай ук искиткеч гример булган”.
Үз яшеннән күпкә олырак күренгән.
Билгеле булганча, драматург аз йоклаган һәм үз сәламәтлеге турында кайгыртмаган. Аның моңа вакыты һәм көче җитмәгән, дип фаразлап була. Көндез ул редакцияләрдә эшли, төрле вакытта нәшрият, редактор һәм журналист була. Ә төнлә әсәрләр язган. Бер төн эчендә бер пьеса тәрҗемә итә алган.
Галиәсгар Камал — 20дән артык әсәр һәм 100гә якын тәрҗемә авторы.
Галиәсгарның әнисе улы­ның спектакльләренә иреннән яшерен йөри.
Драматургның әтисе Галиакбар балаларының фән яисә дин кешеләре булуы турында хыяллана. Ләкин кечесе бөтенләй башка юл сайлаган — театр. Моннан тыш, Галиәсгарның абыйлары һәм апалары да шул ук юлдан киткәннәр.
Габдулла Камал, Габдрахман Камал һәм Зәйнәп Камалова үз заманының күренекле артистлары була. Артистларның әнисе Мәүги­зә ханым, ире риза булмавына карамастан, балаларына һәрьяклап ярдәм итә һәм, иреннән качып, театрларга йөри.

Гөлия Гәрәева әзерләде.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас