Әхәт Мортазин Учалы районының Яңа Бәйрәмгул авылында ишле гаиләдә туып-үскән. Мәктәп директорының улы әтисе кебек укытучы һөнәрен сайларга карар итә. Сибай педагогия училищесында укыганда укытучылар Әхәттән шәп диктор чыгачак дип юрый. Армия хезмәтеннән соң ул Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Тәүге дәресләрдән үк аның нәфис сүзгә осталыгын күреп, Башкортстан радиосына эшкә чакыралар. Студент елларында аңа балалар һәм яшьләр тапшыруларын алып баруны ышанып тапшыралар.
Дүрт дистә елга якын радио-телевидение дикторы булган, республикада иң мәртәбәле мәдәни чараларны алып барган, Башкортстанның халык артисты, республиканың “алтын тавышы”, үзебезнең “Левитан”, тормышта үтә гади, тыйнак, башын күтәрми эшли, ялларын туган авылында печән чабып үткәрә торган җир улы иде.
Кыска гына гомерендә тау кадәрле мирас калдырды Әхәт абый. Ул – диктор, алып баручы, әдәби әсәрләрнең радиопостановкаларын эшләүче, сәхнәдән төрле чаралар алып баручы бәрхет тавышлы җитди шәхес, шул ук вакытта, “Көлә-көлә “Һәнәк” килә” тапшыруында үзенә генә хас юмор белән халыкны көлдереп уйландыручы оста да булды. Ул үзен Галимнур Бикбулатовның шәкерте итеп санады, үзе дә бүген республика радио-телевидениесендә эшләүче бик күпләрнең остазы булды.
– Әхәт белән 30 ел бергә эшләдек, – ди аның турында легендар диктор Наилә Галәветдинова. – Аның эштәге пөхтәлеген, һәрнәрсәне ноктасына кадәр җиренә җиткерүен, күпкырлы шәхес, гаҗәеп соклангыч гаилә башлыгы булуын онытырсыңмы... Аның белән бергә эшләгән еллар – ул бәхет булган.
Башкортстанның халык артисты, республика Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы рәисе, үзен Әхәт Мортазинның укучысы да, коллегасы да итеп санаучы Александр Кузьменконың остазы турындагы сүзләре дә уйга сала: “Журналистлар еш кына аны “Башкортстан Левитаны” дип атый. Ялгышмагыз, коллегалар, ул Левитан түгел, ул – Әхәт Мортазин!”
Чыннан да, Әхәт Мотаһар улы “Иләү” программасын тыңлаган сабыйдан алып, җитди форматтагы яңалыклар, көнүзәк темаларга репортажлар көтүчеләр арасында да киң популярлык яулаган диктор иде. Аның темаларны эзлекле итеп ача белүе, бәрхет тавышы Башкортстанда яшәүче һәр милләт вәкиленә якын һәм таныш. Арабыздан бик иртә киткән замандашыбызны халык онытмый, юксына. Чөнки аның тавышы республика бренды дәрәҗәсендә югары бәяләнде.
Эшсөяр, сәләтле, халыкчан дикторның эш көне иртәнге алтыда башланып, кич төнгә авышканга кадәр дәвам итә. Әхәт Мортазин дүрт дистә елга якын халыкка мәгълүмат җиткерә. Һәрвакыт диярлек туры эфирда! Беренче карашка, берни түгел кебек, менә микрофон, менә укыласы текст, сөйлә дә сөйлә. Ә бит синең һәр авазың секунды белән миллионлаган тыңлаучыга барып җитә. Шулай ук кәефең дә, сүзгә салган фикерең дә, зиһенең дә...
Аяусыз чир аны көтмәгәндә безнең арадан йолкып алды, беравык тынсыз, һушсыз калдык кебек. Әмма радиода һаман аның тавышы яңгырый әле. Шигъри шәлкемнәр, хикәяләр, балалар өчен әкиятләр, пьесалар. Аның белән бергә эшләүчеләр дикторның текстка бер күз салу белән аның интонациясен билгеләү сәләтен сокланып искә ала, кешелеклелек сыйфатларын да югары бәяли.
– Әхәтне дулкынланмыйча тыңлап булмый, — ди Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Луиза Фархшатова. – Ул бик итагатьле булды, исемнәр даулап булашмады, тыныч кына эшләде дә эшләде. Таң сарысыннан торып, халыкның күңелен күтәрергә, кичен ягымлы итеп хушлашырга әллә никадәр көч-кодрәт кирәк. Бөтен авырлыкны үз йөрәгенә җыйган икән...
Чыннан да, Әхәт Мортазин һәр иртәдә “Өфө һөйләй” дип эфир башлый икән, димәк, республикада тынычлык, илдә тотрыклылык, димәк, тыныч күңел белән яңа көнне башлап җибәрергә була дигән сүз иде. Аның урыны буш әлегә... Күңелләргә – шифа, җанга азык булырлык “алтын тавыш” язмада гына яңгырый бүген. Үзенә алмашка әзерләгән яшь хезмәттәшләренә дә халык күңелендә шундый урын алырга язсын!
Резида ВӘЛИТОВА.