Мортаза Гобәйдулла улы 1934 елның 7 февралендә Башкорт АССРы Күгәрчен районының Тәвәкән авылында туган.
Атасы Гобәйдулла Зөфәр улы Рәхимов Бөек Ватан сугышыннан соң берничә хуҗалыкта рәис булып эшли һәм 1956 елда “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә.
Мортаза Рәхимов 1956 елда Уфа нефть техникумын тәмамлый, хезмәт юлын Уфа нефть эшкәртү заводында оператор булып башлый. 1964 елда Уфа дәүләт нефть техник университетының кичке бүлегендә белем ала.
1960-75 елларда КПССның ХХ съезды исемендәге Уфа нефть эшкәртү заводында төзелеш начальнигы, цех начальнигы урынбасары, баш инженерның яңа производстволарны эшкә кушу һәм көйләү буенча урынбасары булып эшли. 1976-78 елларда – предприятиенең баш химигы һәм баш инженеры урынбасары вазыйфаларын башкара. 1978-86 елларда – шул ук заводның баш инженеры, 1990 елга кадәр – директоры.
Уфа шәһәр Советы һәм Башкортстан Югары Советы депутаты. 1989 елда СССР халык депутаты булып сайлана.
1990-93 елларда – Башкортстан Республикасы Югары Советы Рәисе. Бу чорда Башкортстан Республикасының Дәүләт суверенитеты турында декларация (1990 ел, 11 октябрь) кабул ителде, Федератив килешүгә һәм аңа Башкортстан Республикасыннан Кушымтага (1992 ел, 31 март) кул куелды, Башкортстан Республикасының яңа Конституциясе (1993 ел, 24 декабрь) кабул ителде.
1993 елның 12 декабрендә бөтен халык тарафыннан Башкортстан Республикасының Президенты итеп сайланды. Сайлауда катнашучыларның 63 проценты Мортаза Рәхимов өчен тавыш бирде. Беренче президентлык чорында Русия Федерациясе дәүләт власте органнары белән Башкортстан дәүләт власте органнары арасында үзара вәкаләтләр бүлешү турында Русия Федерациясе белән Башкортстан Килешүенә (1994 ел, 3 август) кул куелды.
1998 елның 14 июнендә Башкортстан Президенты итеп яңадан сайланды.
1993-2001 елларда Русия Федерациясе Федераль җыелышының Федерация Советы, Русия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы.
2003 елның 21 декабрендә “Гражданнарның сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында”гы Федераль законга ярашлы, сайлауның икенче турында 78,01 процент тавыш җыеп, өченче тапкыр Башкортстан Президенты итеп сайланды.
2006 елның сентябрендә Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинга үзенә ышаныч белдерү турында мөрәҗәгать итте. 5 октябрьдә Владимир Путин республика Президенты вәкаләтләрен йөкләү өчен Мортаза Рәхимовның кандидатурасын Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай каравына кертте. Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның 39нчы, 10 октябрьдә узган чираттан тыш утырышында депутатлар Мортаза Рәхимовка республика Президенты вәкаләтләрен яңа биш еллыкка йөкләү турында бертавыштан карар кабул итте.
2010 елның 12 июлендә Русия Президенты Хакимияте башлыгы Сергей Нарышкин белән очрашуында Мортаза Рәхимов вазыйфасыннан китәргә теләве турында игълан итте. 15 июльдә Русия Президенты Дмитрий Медведев Мортаза Рәхимовның Башкортстан Президенты вазыйфасыннан отставкага китү үтенечен канәгатьләндерде.
Мортаза Рәхимов 2010 елның 22 октябреннән “Урал” Хәйрия фонды җитәкчесе. 2010 елның 8 декабреннән 2012 елның 29 июненә кадәр “Башнефть” акционерлар компаниясе” акционерлар җәмгыятенең Директорлар советына сайланды.
Мортаза Рәхимов югары вазыйфада 20 ел дәвамында Башкортстанны чын мәгънәсендә Русиянең социаль-икътисади өлкәдә иң нык үсешкән төбәкләре дәрәҗәсенә күтәрүгә иреште. Бу җәһәттән Мортаза Рәхимов, балачак хыялын һәм максатын тормышка ашырып, якташлары – Күгәрчен районының Тәвәкән авылы халкы яшәешен генә яхшыртып калмады, Башкортстанның күпмилләтле барлык халкының тормыш хәлен, социаль якланганлыгын яңа сыйфат дәрәҗәсенә күтәрде.
Бу җәһәттән шундый сан китерү дә җитә: Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән 20 ел эчендә Башкортстанда 1000нән артык (!) яңа мәктәп төзелде. Боларга өстәп бик күп яңа балалар бакчалары, поликлиникалар, дәваханәләр, җитештерү производстволары ачылды, яңа магистральләр, автомобиль юллары файдалануга тапшырылды. Торак төзелеше күләме буенча исә, гомумән, республика ул елларда илдә тәүге позицияләрне биләде. Бу җәһәттән 2007 елда ил күләмендә һәм Русия җитәкчелеге катнашлыгында киң билгеләнгән Башкортстанның Русия составына керүенең 450 еллыгы тантаналарына әзерлек кысаларында республика һәм аның башкаласы Уфа, гомумән, зур бер төзелеш мәйданына әверелде. “Уфа-Арена” боз сарае, “Конгресс-холл”, яңартылган Уфа тимер юл вокзалы, “Акбузат” ипподромы һәм Уфаның йөзек кашына әверелгән күпсанлы башка объектлар нәкъ шул чорда калкып чыкты.
Әйе, барысына да кул да, вакыт та җиткерә белә иде Мортаза Рәхимов. Кичә генә Мәскәүдә Хөкүмәт утырышында катнашкан булса, бүген инде ул туган Башкортстанына әйләнеп кайтып, районнар буйлап чыгып китә. Өч-дүрт районны айкап, 1500 чакрым юл үтеп, кич төнгә авышканда гына Уфага әйләнеп кайта. Аның каравы, Мортаза Рәхимов килер алдыннан да, ул килеп киткәннән соң да әлеге район-шәһәрләрдә эш кыза. Чөнки һәркем белә: республика җитәкчесе тәртипсезлекне, эшкә салкын карауны яратмый, хилафлыкларны гафу итми. Бәлки, шуңа күрә дә, урындагы иң кечкенә җитәкчедән алып, Хөкүмәт чиновникларына кадәр эшне җиренә җиткереп башкарырга, тәгаен нәтиҗәгә эшләргә тырышты ул чорда. Һәм, әлбәттә, җитәкчелекнең эшкә шундый җитди мөнәсәбәте, тәү чиратта, халык тормышында уңай чагылыш тапты.
1999-2008 елларда республика Хөкүмәтен җитәкләгән Рафаэль Байдәүләтов Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән эшләгән вакытын болай дип искә ала: “Миңа озак еллар Мортаза Рәхимов белән эшләргә туры килде – иң бәхетле һәм киеренке эш чоры, дип саныйм. Республиканы 1993 елда, иң авыр вакытта җитәкләп, ул аны алдынгы урынга алып чыкты. Ул, чыннан да, халык файдасына бик күп эшләде. Башкортстанны Русиянең әйдәүче төбәге дип таныдылар, күп кенә чит илләрдә белделәр. Аны федераль власть белде һәм хөрмәт итте, ул танылган сәясәтче булды.
Мортаза Гобәйдулла улы үзенчәлекле һәм тырыш кеше иде. Халык тормышын ничек яхшыртырга дип гел уйлады. Берәр районга бармаган, республиканың берәр төбәгенә барып кайтмаган атнасы булмады. Анда нәрсә эшләргә кирәклеген ачыклады һәм күрсәтмәләр бирде. Һәм без шунда ук эшкә керештек, чөнки белә идек: ул бернәрсәне дә онытмый һәм таләп итә.
Ул команда туплый белде. Безнең коллектив бик эшчән иде һәм бик күп эшләде. Шәһәрләрдә генә түгел, республиканың иң ерак почмакларында да торак һәм юллар төзелде, газ үткәрү барды. Һәм бөтен процессны ул контрольдә тотты, башкаруны таләп итте.
Мортаза Гобәйдулла улы авыл халкына аерым игътибар бирде. Ул авыл предприятиеләрен саклап калды. Борис Ельцинның колхозларны бетерү турында күрсәтмәсе булуга карамастан, үз указын чыгарды – предприятиеләр юридик берәмлек буларак үзгәрсен, ләкин асылы калсын. Авылны онытмаска, ярдәм итәргә, диде ул. Шуңа күрә газ үткәрү тулы көченә барды, ул вакытта ук газ үткәрүне 86 процентка кадәр җиткердек һәм илдә беренче урынга чыктык. Юллар салу һәм автомобиль юлларының озынлыгы буенча алдынгы урынга чыктык. Һәм тагын күп нәрсәне санап үтәргә була. Шуңа күрә ул халкыбызның иң лаеклы улы булып истә калды, аның казанышларын беркем дә онытмый”.
Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов 2023 елның 11 гыйнварда 89нчы яшендә вафат булды, ул Уфаның мөселман зиратында җирләнде. 13 гыйнварда Русия Президенты Владимир Путин Мортаза Рәхимов белән хушлашу чарасында катнашты. Дәүләт башлыгы Мортаза Гобәйдулла улының табутына кызыл розалар салды һәм аны тын калып искә алды.
“Республикабыз һәм илебез язмышы хәл ителгән катлаулы чор символы булган кеше белән хушлашабыз. Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов зур абруй казанган лидер иде. Шул ук вакытта без аны бик гади, җир кешесе итеп хәтерлибез, — диде республика Башлыгы Радий Хәбиров хушлашу чарасында. – Аны күп кенә төбәкләр, тугандаш илләр җитәкчеләре чын күңелдән хөрмәт итте. Аны Русиянең тәҗрибәле сәясәтчесе, зирәк аксакалы дип санадылар. Аның фикеренә колак салдылар.
Төбәгебезне, Русияне саклап калган өчен. Башкортстанны лидер-төбәк, Русия Федерациясенең абруйлы субъекты иткән, ныклы икътисадка нигез салган, кешеләр турында кайгырткан өчен. Туган телебез, мәдәниятебез, рухи байлыгыбыз өчен Мортаза Гобәйдулла улы алдында баш иям”.
Республика башкорт халкының бөек улы, Башкортстанның беренче Президенты, күренекле дәүләт эшлеклесе Мортаза Рәхимовны онытмый. Исегезгә төшерәбез: Мортаза Рәхимовның истәлеген мәңгеләштерү максатында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тиешле күрсәтмәләр биргән указга кул куйды. Аңа ярашлы байтак чаралар үтте. Менә аның кайберләре.
Күмертау шәһәрендә Мортаза Рәхимов исемендәге 3нче республика башкорт гимназиясендә Башкортстанның беренче Президенты исемендәге сыйныф ачылды.
7 февральдә Милли музейда Мортаза Рәхимовның тууына 90 ел тулуга багышланган “Башкортстанның беренче Президенты” дигән күргәзмә эшли башлады.
7 февральдә республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимовка һәйкәл ачылды. Авторы скульптор Салават Щербаков булган һәйкәл Дәүләт җыелышы-Корылтай бинасы каршында, Ленин паркы янында урнаштырылды.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.
Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов Матбугат йортында “Кызыл таң” канаты астында чыгучы татар телендәге “Әллүки” балалар журналы белән таныша. (2009 ел).