+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
7 февраль 2024, 13:40

Уфада беренче Президент Мортаза Рәхимовка һәйкәл ачылды

7 февральдә Уфада күренекле сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесенең тууына 90 ел тулу уңаеннан Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовка һәйкәл ачу тантанасы булды.

Уфада беренче Президент Мортаза Рәхимовка һәйкәл ачылдыУфада беренче Президент Мортаза Рәхимовка һәйкәл ачылды
Уфада беренче Президент Мортаза Рәхимовка һәйкәл ачылды

Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы -Корылтай депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, Мортаза Гобәйдулла улының хатыны Луиза Галим кызы, башкала халкы һәм кунаклары катнашты.

Республика Башлыгы үз чыгышында Башкортстанның аякка басуына һәм үсешенә Мортаза Рәхимовның зур өлеш кертүен ассызыклады.

- Бүген, Мортаза Гобәйдулла улының тууына 90 ел тулу уңаеннан, без бу һәйкәлне ачабыз. Бу - Башкортстанның беренче Президентына республика халкының ихтирамын күрсәтү. Мортаза Гобәйдулла улы гади гаиләдә туа һәм гомерен Башкортстан Республикасына һәм аның халкына хезмәт итүгә багышлады.

Шулай килеп чыкты ки, аңа безнең ил тарихында иң катлаулы, драматик чорларның берсендә республика белән идарә итәргә туры килде. Әмма нәкъ менә аның көче, тәҗрибәсе һәм профессиональлеге аркасында республика катлаулы сынауларны бик лаек үтте. Мортаза Гобәйдулла улы безгә нык икътисадлы, үсеш алган социаль инфраструктуралы һәм кешеләрнең дуслыкка, туган Башкортстанга ышанычлары булган төбәкне мирас итеп калдырды, - диде Радий Хәбиров.

Русия Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов, һәйкәл төзү башлангычы Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовка аның Башкортстан үсешендә максатларының һәм омтылышларының дәвамлылыгын күрсәтә, диде.

- Бүгенге вакыйга республика һәм илебез өчен бик мөһим. Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Президенты постында Мортаза Рәхимовның эшчәнлеген югары бәяли. 90нчы елларның катлаулы чорында аны вакыт сайлаган дип әйтергә мөмкин. Бары тик көчле җитәкче генә республиканы алга таба ышанычлы алып бара алыр иде. Бүген без аның хезмәтенең җимешләрен күрәбез. Башкортстан - илнең әйдәүче төбәкләренең берсе, - диде Магомедсалам Магомедов. - Шунысы мөһим: Радий Фәрит улы җитәкчелегендәге идарә командасы дәвамлылыкны саклый һәм Башкортстан территориясендә тынычлык һәм татулык булсын өчен барысын да эшли.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Башкортстанның беренче Президенты Русиянең эре дәүләт эшлеклесе иде.

- Бүген без бу тантанада горурлык кичерәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Мортаза Рәхимов - Башкортстан масштабындагы дәүләт эшлеклесе генә түгел, ул - Русиянең эре дәүләт эшлеклесе, үрнәк булырлык кеше. Мин аны шәхсән белә идем, күпләр өчен ул - ничек эшләргә кирәклекнең мисалы! Башкортстанның тугандаш халкына ихлас күңелдән уңышлар һәм үсеш телим. Шундый һәйкәлнең Уфада барлыкка килүе өчен рәхмәт.

Тантанада, шулай ук, Башкортстан Премьер-министры вазыйфасында 1999-2008 елларда эшләгән Рафаэль Байдәүләтов һәм һәйкәл авторы, Русиянең халык рәссамы Салават Щербаков чыгыш ясадылар.

Алга таба Радий Хәбиров, Магомедсалам Магомедов, Рөстәм Миңнеханов һәм тантананың мөхтәрәм кунаклары Мортаза Рәхимов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас