Соң, үзегез уйлап карагыз, агай-эне, гомер бакый елмаеп яшәгән кеше нишләп картаеп торсын, ди?! Андыйлар һәрчак егет булып кала. Нәкъ менә Камил кебек.
Елмаю кемгә дә килешә. Ә Камилгә бигрәк тә. Чөнки ул — юморист. Дөрес, аңа бер үк вакытта лирик та, сатирик та дип әйтеп булыр иде. Ләкин иң элек ул — барыбер юморист. Шуңа аның иҗатында юмор өстенлек ала.
Ә инде мондый кешенең елмаймыйча башка төрле кыяфәттә йөрүен күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Чын мәгънәсендә елмаючан егет ул Камил Фазлый. Әсәрләре дә, үзе кебек, елмаеп тора. Аларны укыгач, авторның үзен күргәндәй буласың, елмаясы килә. Ихлас күңелдән.
Камил Фазлыйның матбугатта чыккан бөтен әсәрен дә укып барам, дисәм, һич арттыру булмас. Ничәмә еллар буена сатира-юмор өлкәсендә җиң сызганып эшләгән “Һәнәк”нең уңган авторы хәзер чын мәгънәсендә югары дәрәҗәле профессионал юмористка әверелде. Аның язганнарын укучылар да, мөхәррирләр дә бердәй ярата.
Әйе, ул ничек язарга белә. Һәм нәрсә язарга белә. Әллә каян тема эзләп каңгырмый, ыгы-зыгылы тормышның көлкесен таба алмыйча изаланмый, үзе белгән, үзе күргән нәрсәләр хакында гына кызыклы итеп яза да куя. Шуңа да аның язганнары ясалма түгел, ә үзебезчә, тормышчан килеп чыга.
Камил авылда яши, шуңа әсәрләреннән авыл исе аңкып тора. Ул гомер буе укытучы, директор булып эшләде, шуңа күбрәк мәктәп хәлләре турында яза.
Хәзер ул хаклы ялда. Туган авылы Тузлыкушта сөекле хәләл җефете белән икәүләп дөнья көтеп яталар. Ихатасы тулы кош-корт, мал-туар. Ите дә бар, сөте дә бар. Былтыр ел азагында көтмәгәндә килеп чыккан “йомырка дефициты” турында гәзиттән укып кына белде ул. Ярый әле гәзит-журнал алдырып укый, мактаулы базар шартларында да дефицит булганын белми дә калыр иде, югыйсә.
Әлбәттә, Камилнең төп эше уку түгел – укыту. Үз гомерендә әллә никадәр авыл баласын укытып кеше итте ул. Ә үз балаларын яхшы укырга гына түгел, әйбәт язарга да өйрәтте. Нәтиҗәдә, өлкән улы шагыйрь, кечесе журналист булып китте; икесе дә галим, фән кандидатлары. Акыллы һәм талантлы, менә дигән егетләр – әтиләре кебекләр!
Шундый булдыклы балалар тәрбияләп үстергән, кызыклы китаплар язып, укучыларын көлдергән Камил Фазлый бу дөньяда елмаймыйча-көлмичә ничек яши алсын, ди?!
Аның бәхетле тормышына һәм иҗатына сокланып, без дә бүген куанабыз һәм елмаябыз. Һәрчак шулай безне шатландырып, озак яшәсен әле ул – көләч йөзле, тапкыр сүзле елмаючан шәп егет!
Марсель СӘЛИМОВ,
Башкортстанның халык язучысы.