+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
25 февраль 2024, 03:09

Хуш, Рәссам...

Бүген башкалада заманның мәшһүр рәссамы Вәсил Ханнанов белән хушлашалар.

Хуш, Рәссам...Хуш, Рәссам...
Хуш, Рәссам...

Билгеле рәссам-постмодернист, “Чыңгызхан” арт-төркеменә нигез салган оста Вәсил Ханнановның йөрәге тибүдән туктады. Аңа 68 яшь иде. Бу хакта «Мирас» галереясе социаль челтәрләрендә хәбәр иттеләр.

Вәсил Ханнанов Русиянең атказанган, Башкортстанның Халык рәссамы, Русия Рәссамнәр берлеге әгъзасы иде.

Оста үзенең эшләрендә төре темаларны ачты: фольклор, дөнья һәм хатын-кыз гүзәллеге.

Вәсил Ханнанов белән хушлашу мәрәсиме бүген Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа сәнгать инстиутында 11.00 сәгатьтә уза.

Керү – Ленин урамы ягыннан.

Мәшһүр рәссамны Көньяк зиратта Дан Аллеясендә җирләячәкләр.

"Мин рәсем ясамыйм һәм язмыйм, мин картиналар ясыйм һәм бердәнбер бурычым — теләктәшлек хисе уяту кирәклеге", — дигән иде рәссам үзенең иҗаты турында. Үзе вафатыннан соң да алар шушы бурычны үтәп яшәячәк әле.

Фото: "Мирас" галереясе.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас