Хезмәт эшчәнлеген 1986 елда Миякә районының “Октябрьнең 60 еллыгы” колхозында инженер-механик булып башлый. 1990 елдан торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хезмәт сала: башкаланың Киров районы торак хуҗалыгы трестын эксплуатацияләү инженеры, берничә торак ремонт-эксплуатация участогы директоры, газ җиһазлары хезмәте участогы башлыгы, “Газ-Сервис” җәмгыяте “Уфа” филиалы директорының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.
Инде шул вакытта ук Салават Хөсәенов яхшы белемле, җитди карарлар кабул итәргә, иҗади фикер йөртергә, перспективаны күрергә һәм үз өстенә җаваплылык алырга сәләтле шәхес булып таныла.
2005-12 елларда – Уфаның Ленин районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары, 2012-13 елларда – Уфа шәһәре хакимиятенең җир ресурслары буенча идарә башлыгы, 2013-14 елларда – Уфаның Октябрь районы хакимияте башлыгы, 2014-20 елларда Уфа шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшли.
Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфасын алты ел биләү – зур җаваплылык. Нәкъ менә мэрның беренче урынбасары башкаланың тормыш эшчәнлеге өчен җавап бирә. Бу елларда Салават Сәхи улының тыныч көннәре бик сирәк була, чөнки Уфа – үзенең үзенчәлекле, катлаулы организмы булган, миллион кеше яшәүче башкала, һәм шәһәр иминлеген, аның тулыканлы тормышын тәэмин итү өчен искиткеч тырышлык кирәк.
– Минем балачагым Миякә районының Җилдәр авылында узды. Безнең гаилә күпбалалы, миннән башка тагын ике ир һәм ике кыз туганым бар. Бүген безгә ныклы белем биргән укытучыларымны җылы хисләр белән искә алам. Әти-әнием Сәхи Сәйфулла улы һәм Зөһрә Ислам кызы Хәкимова гомерләрен мәгарифкә багышладылар. Әни — БАССРның халык мәгарифе отличнигы, әдәбияттан укытты. Әти – БАССРның атказанган укытучысы, тарихчы иде. Мәктәп каршында ул туган авылы турында бай мәгълүмат тупланган музейга нигез салды. Узган язда мәктәпкә ярдәм итүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен директор һәм педагоглар белән очраштым һәм аларның туган якны өйрәнү музеена әтиемнең исемен бирү турындагы карарына бик тә тәэсирләндем, – ди Салават Сәхи улы. – Ә Башкортстанның башкаласына мин 1981 елда укырга керү өчен килдем. Аннары, армиядә хезмәт иткәч, яңадан бирегә кайттым. Шәһәр минем өчен туган йортым булды, чөнки монда мин инженер-механик һөнәрен алдым, гомер юлдашым Рена Наил кызын очраттым. Монда балаларыбыз туды. Мин Уфаның барлык районнарында да диярлек җаваплы урыннарда эшләдем.
2023 елның сентябрендә узган сайлаулардан соң Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары корпусы шактый яңарды. Шул ук вакытта “Бердәм Русия” сәяси партиясе үзенең вәкиллеген көчәйтте.
“Оештыру структурасында үзгәрешләр булачак, – дип шәрехләде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев республика парламентына “Бердәм Русия” партиясеннән сайланган депутатларның беренче утырышында. – Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча фракцияне депутат Салават Хөсәенов җитәкләячәк. Салават Сәхи улының идарә эшендә зур тәҗрибәсе бар, ул закон чыгару процессы белән яхшы таныш, партия проектларында актив катнаша. Ышанам, Салават Хөсәенов яңа чакырылыш депутатларының фракция һәм фракцияара коммуникация эчендә нәтиҗәле хезмәт-тәшлеген җайга сала, бу парламентның нәтиҗәле эшенә ярдәм итә алыр”.
Республика парламентының депутатлар корпусы СВО сугышчыларына ярдәм итә һәм закон чыгаруда гына түгел. Парламентарийларга үз проблемалары белән даими рәвештә хәрби хезмәткәрләр дә, аларның гаилә әгъзалары да мөрәҗәгать итә. Ниндидер проблемалар системалы булып тора – аларны хәл итү өчен законнарга үзгәрешләр кертергә, норматив хокукый актлар кабул итәргә кирәк. Уртак схемага туры килмәгән очраклар да була. Монда депутатлар аерым тәртиптә эшли. Башкарма власть һәм урындагы үзидарә органнарына мөрәҗәгать итә. Мәсьәләләрнең бер өлешен фракция дәрәҗәсендә, аерым депутатлар көче белән хәл итәләр.
Депутатлар хәрби хезмәткәрләр өчен гуманитар ярдәм җыю белән даими шөгыльләнә. Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләсен патронажга ала, гуманитар конвойлар озатып, Башкортстан сугышчыларының дислокация урыннарына бара, алар белән даими элемтәдә тора.
Депутатлар фонды булдырылган, ул даими рәвештә тулыландырыла. Экипировка, кирәкле техник чаралар, госпитальләрдә дәваланучы хәрби хезмәткәрләр өчен киемнәр сатып алына. Акчаның бер өлеше сугышчыларның гаиләләренә ярдәмгә китә.
Шәйморатов исемендәге волонтерлык штабы зур эш башкарды, аның бүлекләре Башкортстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында төзелгән.
– Нәтиҗәләр ясарга әлегә бераз иртәрәк, шуңа да карамастан, безнең актив команда барлыкка килде, ул башка парламент фракцияләре белән конструктив диалогка әзер, – ди шушы көннәрдә 60 яшьлек күркәм юбилеен билгеләгән Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары, партия фракциясе җитәкчесе Салават Хөсәенов. – Һәр чакырылышның үз миссиясе бар. Без катлаулы чорда эшлибез. Бик тиз үзгәрүчән шартлар бездән тирән уйланылган карарлар кабул итүне таләп итә. Хәзер югары нәтиҗәлелек таләп итүче киеренке эш вакыты: тотрыклылыкны һәм үсешне тәэмин итәргә, республика Башлыгы һәм ил Президенты Юлламаларында куелган бурычларны тормышка ашырырга кирәк.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.