Республика Башлыгы Радий Хәбировның Башкортстанны үстерү юнәлешендә соңгы биш елда башкарган колачлы эшчәнлегеннән, күпсанлы стратегик карарларыннан чыгып, аның хакында шулай дип әйтергә, чыннан да, ныклы нигез бар.
2018 елның 11 октябрендә Русия Президенты Владимир Путин указы белән Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп тәгаенләнгәннән алып, ул аксаган, төбәк үсешен артка сөйрәгән өлкәләрне күтәрүгә җиң сызганып тотынды, идарә командасын гына түгел, бөтен җәмгыятьне уятып җибәреп, Башкортстанны һәр җәһәттән алдынгы, илдә әйдәп баручы, үрнәк төбәк итүгә юнәлтелгән максатлы эшкә кушты. 2018 елның көз айларында ук җәелдерелгән колачлы транспорт реформасын, сәламәтлек саклау тармагын үзгәртеп коруны, икътисадны һәм инвестицион эшчәнлекне яңа үсеш баскычына чыгаруны, шуның нигезендә халыкны социаль яклау өлкәсен яңа югарылыкка күтәрүне, мәгариф, мәдәният, башка юнәлешләрдәге мөһим башлангычларны һәм адымнарны күпләр яхшы хәтерлидер әле. “Егет сүзе бер булыр”, дигәндәй, шөкер, аларның күпчелеге инде бүген тулысынча тормышка ашырылды һәм хәзер, тагы да камилләштерелеп, яңа эчтәлек белән баетыла.
Җитәкченең булдыклылыгын, чын-чыннан хуҗа кеше, ил агасы булуын республика халкы да тиз күреп алды һәм 2019 елның 8 сентябрендә үткән төбәк Башлыгын сайлауларда үзенең тиешле бәһасен дә бирде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Радий Хәбиров 82,02 процент сайлаучыларның хуплавын алып, Башкортстан Башлыгы вазыйфасына сайланды.
2003-08 елларда Башкортстан Президенты Хакимияте җитәкчесе вазыйфасында эшләп, арытаба идарә эшчәнлеген федераль дәрәҗәдә дәвам иткән (2008 елда – Русия Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсе департаменты җитәкчесе, 2009-16 елларда әлеге Идарә җитәкчесе урынбасары, 2017-18 елларда Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәр округы башлыгы) Радий Хәбиров, аңлашыла, чираттагы югары вазыйфада да шушы елларда тупланган бай җитәкчелек тәҗрибәсен, осталыгын, тирән белемнәрен республика үсешенә барлык тулылыгында эшкә кушты. 2019 елның сентябрь ахырында Башкортстан Башлыгы 2024 елга кадәр республиканың социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турында указга кул куйды һәм соңгы биш елда ирешелгәннәр шушы документны тормышка ашыру нәтиҗәләре, җимешләре булып тора.
Башкортстанның соңгы биш елдагы югары социаль-икътисади үсеш күрсәткечләрен ил Президенты Владимир Путин да, федераль Хөкүмәт җитәкчелеге дә, министрлар да әледән-әле билгеләп тора. Тәгаен алганда, шушы чорда нәрсәләргә ирешелде соң? Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән һәм аның турыдан-туры җитәкчелегендә республиканың халык хуҗалыгы үсешендә шушы чорда булган иң мөһим казанышларны, стратегик карарларны журналистларыбыз әзерләгән язмаларда чагылдырдык.