+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
21 март 2024, 06:35

Хуш, аксакал...

Уфада яшәүче танылган каләм әһеле, күп җырлар авторы Мидхәт Әбделмәнов вафат булган.

Хуш, аксакал...Хуш, аксакал...
Хуш, аксакал...
28 мартта аңа 82 яшь тулар иде.
 
"Авыр югалту... Хуш, аксакал. Сезнең алда баш иябез. Сезнең турында якты истәлекне мәңге сакларбыз", - дип яза аның турында дуслары. Ул гәзитебезнең дә тугры дусты булды, еш килеп, яңалыклары белән уртаклашты, киңәшләрен бирде. 

Мидхәт Әбделманов Благовар районының Яңыш авылында туган. Ул туган авылына төрлечә ярдәм итеп торды. Иң зур казанышы – туган авылында мәһабәт мәчет төзетеп куюы. Бу саваплы эштә аңа улы Рөстәм һәм авылдашлары ярдәм итте. Мидхәт әфәнде Аллаһ йортын әтисе Мәҗит ага һәм әнисе Газимә апа хөрмәтенә багышлап салдырды. Бу хакта горурланып сөйли иде.

Инде үзе бакыйлыкка күчте. Урыннарың оҗмах түрендә булсын, Мидхәт абый!
 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас