+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
7 апрель , 12:35

"Тормыш үз төзәтүләрен кертсә дә.."

Рөстәм Нәбиевның бөтен теләгәннәре дә кабул булганмы? 

"Тормыш үз төзәтүләрен кертсә дә.."
"Тормыш үз төзәтүләрен кертсә дә.."
"Үсмер чагымда мин киләчәгемне болай күз алдыма китерә идем:

Йорт. Мин үзем эшләп алган йорт. Зур уңайлы һәм якты йорт. Үз йортым.

Яраткан хатыным. Мине бөтен кимчелегем белән кабул итүче хатын. Ярата һәм кабул итә белгән. Минем ярдәмчем һәм таянычым. Һәрвакыт минем ягымда булган кеше. Гармония, җылылык һәм мәхәббәт.

Балалар. Көненә мең тапкыр елмаерга мәҗбүр итүче балалар. Үз фикерләре белән гаҗәпләндерәчәк һәм һәр көнне миллион тапкыр яктырак һәм бәхетлерәк итәчәк балалар.

Бүген, артка борылып карасам, мин уйлаганнарның барысына да ирешкәнемне аңлыйм. Минем яхшы йортым, искиткеч хатыным һәм матур кызларым бар. Әйе, тормыш аларга бераз төзәтүләр кертте, ләкин бу төзәтмүләрне дә мин матурлыкка юнәлттем.

Булганына мин бик рәхмәтле. Кайчандыр мин сезнең һәрберегезне теләдем һәм менә сез - янәшәдә. ️

Ә сез нәрсәләр теләдегез? Алар чынга аштымы?" - дип язган Рөстәм.

Аның сорауларына ничек җавап бирер идегез?
 
Фото: Нәбиевның шәхси аккаунтыннан

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: