Кешеләргә булышудан да мөһимрәк эш юк! ─ Якташыбыз, Уфа егете, Берләшкән милләтләр оешмасы Генеральный секретареның Якын Көнчыгыш һәм Үзәк Азиядә гуманитар партнерлык мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рәшит Халиковның тормыш кредосы, мөгаен, шушы булгандыр. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул аңа тугры калды. Кызганычка каршы, 1 апрельдә олуг шәхес арабыздан китте. Бу язмабыз аның якты рухына бер дога булып ирешсен иде.
Рәшит Халиков, БМОның Гуманитар мәсьәләләрне координацияләү идарәсенең (УКГВ) Женева офисы директоры вазыйфасына тәгаенләнгәнче, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган. Аннары 1976 елда профессиональ хезмәт юлын Чит ил эшләре министрлыгы системасында башлаган, Һиндстан Республикасында СССР Илчелегендә эшләгән.
Соңыннан Рәшит Халиковның хезмәт эшчәнлеге министрлыкның Халыкара икътисади оешмалар бүлеге (1981-85 еллар) һәм Нью-Йоркта БМО каршындагы Даими вәкиллек (1985-93 еллар) белән тыгыз бәйләнә. Күпьяклы дипломатия юнәлешендә ул милли мәнфәгатьләрне ныклы һәм тулы фидакарьлек белән яклый, гуманитар ярдәм өлкәсендә оста белгеч буларак таныла.
1993 елда Рәшит Мәсгуть улы БМОда гуманитар эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый. Шушы чордан башлап еш кына конфликтлар яисә табигать афәтләре йөзләгән, хәтта меңләгән кешене качарга мәҗбүр иткән урыннарга юллана. “Рәшит Халиков Берләшкән милләтләр оешмасында искиткеч карьера ясады. Ул Гуманитар мәсьәләләрне координацияләү идарәсендә күпсанлы җитәкче вазыйфалар биләде, шул исәптән оешманың генеральный директоры Сержиу Виейра ди Меллу җитәкчелегендәге штабы начальнигы булды”, дип яза аның турында хезмәттәшләре.
2005 елда якташыбыз идарәнең Бангкокта Азия һәм Тын океан төбәге бүлеге башлыгы һәм Көньяк Азиядә җир тетрәүдән соң гуманитар ярдәмнең төбәк координаторы була. Хәтерегездә булса, 2005 елның 8 октябрендә Пакистан, Һиндстан һәм Әфганстанда 7,6 магнитудалы көчле җир тетрәү теркәлде. Пакистанда 86 мең кеше һәлак булды, 69 меңнән артык кеше яраланды. Һиндстанда 1350 кеше корбан булды, 6266 кеше зыян күрде. 4 миллионнан артык кеше йортсыз калды. Пакистан Хөкүмәте зыянны 12 миллиард доллар дип бәяләде. Бу җир тетрәү соңгы 100 елда Көньяк Азиядә иң җимергече дип танылды. Рәшит Халиковка әнә шул хәрабәләр арасында калган халыкка ярдәм итү бурычы йөкләнә һәм ул аны, һәрвакыттагыча, намус белән үтәп чыга. Һинд океанында 250 мең кеше һәлак булган цунамидан соң да БМОның гуманитар ярдәм миссиясен Рәшит Халиков җитәкли.
2006 елдан 2010 елга кадәр ул Нью-Йоркта УКГВ директоры сыйфатында сәясәт, мәгълүмат белән идарә итү, тышкы элемтәләр, СЕРФ (Гадәттән тыш хәлләргә җавап бирүче үзәк фонды) һәм гуманитар эшчәнлекне финанслауның башка механизмнары белән җитәкчелек итә. Әйткәндәй, Рәшит Мәсгуть улы СЕРФны булдыруда төп роль уйный.
2009-10 елларда якташыбыз әлеге илләрдәге гуманитар хәлне бәяләү һәм бу кризисларда БМОның гуманитар роленә кагылышлы киңәшләр эшләү өчен Пакистан, Йәмән, Корея Халык Демократик Республикасы һәм Кыргызстанга миссияләрне җитәкли. 2010 елдан 2015 елга кадәр ул Женевада УКГВ директоры вазыйфасын башкара. 2011 елда Рәшит Халиков Ливиядә БМОның гуманитар ярдәме координаторы була һәм, Ислам Конференциясе оешмасы (ОИК) һәм Гарәп дәүләтләре лигасы белән берлектә, Мавритания һәм Чадта партнерлык миссияләре белән җитәкчелек итә, шулай ук УКГВ төбәктә булуын саклаган 40тан артык илгә сәфәр кыла.
2015 елның ноябрендә Генеральный секретарь Пан Ги Мун Рәшит Мәсгуть улын Якын Көнчыгыш һәм Үзәк Азия белән гуманитар партнерлык буенча үзенең ярдәмчесе итеп билгели. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул шушы вазыйфаны биләде.
2014 елда Рәшит Халиковның хезмәт эшчәнлеге “Русия Чит ил эшләре министрлыгының мактаулы хезмәткәре” исеме белән билгеләнә. “Безнең арадан иң югары профессионал, ышанычлы иптәш, якты һәм игелекле кеше китте, ул гомерен үз иленең мәнфәгатьләренә һәм БМО Уставында гәүдәләндерелгән бөтен кешелек идеалларына хезмәт итүгә багышлады”, ─ дип язылган якташыбыз турында Чит ил эшләре министрлыгының хушлашу сүзендә.
Бер әңгәмәсендә ул: “Сез үз эшегездән канәгатьлек аласызмы? Нәтиҗәләрне тулысынча бетерү мөмкин түгел дә бит әле. Мөмкин булса да, кешеләргә тагын ярдәм итәргә кирәк булган ниндидер яңа хәлләр килеп чыга”, ─ дигән сорауга: “Мөгаен, канәгатьлек хисе бардыр. Кешеләргә ярдәм итә алуыңны аңлау ─канәгатьлек хисенең иң мөһим чыганагы”, ─ дигән. Әйе, аның изге эшчәнлеге меңнәрчә кешегә ярдәм иткән һәм алар бүгенгә кадәр Рәшит Мәсгуть улын тик җылы сүзләр белән генә искә ала.
“Рәшитне минем кебек белүче яисә аның белән эшләү бәхете тигән кешеләр өчен ул иң игелекле, зирәк һәм илһамландыручы хезмәттәшләрнең берсе иде. Ул үзе белән эшләгән кешеләр өчен бик яхшы остаз булды, ләкин тагын да мөһимрәге, ул мәрхәмәтлелек һәм юмартлык кебек яхшы сыйфатларны гәүдәләндерүче иде”, ─дип яза хушлашу сүзендә Рәшит Халиковның хезмәттәше Мартин.
Юмартлык һәм шәфкатьлелек – ─ Рәшит Мәсгуть улының апасы Рәйсә ханым Хәйруллина да энесенә хас булган сыйфатларны безгә кыскача шулай тасвирлады.
─– Ул бик белемле кеше иде. Дипломат буларак, кабинетта гына утырмады. Кайнар нокталарда, төрле табигать казасы булган урыннарда, җир тетрәгән, су баскан тарафларда йөрде, андагы кешеләргә ярдәм итәргә ашыкты, һәр кешенең кайгысын йөрәге аша үткәрде, еш кына үзенең гомерен куркыныч астына куйды. Мәсәлән, Пакистанда җир тетрәү вакытында ул анда бик озакка гуманитар ярдәм белән барган иде. Тагы да җир тетрәү ихтималлыгы зур булса да, анда калды, мохтаҗларга ярдәм итте. Ул һәрвакыт үзе турында иң соңгы чиратта гына уйлый иде, –─диде ул.
Рәшит Мәсгуть улы Уфаның 3нче мәктәбен тәмамлаган. “Безне гаиләдә шулай тәрбияләделәр: “4”ле алсак, хурлык була иде. “Мөмкинлегегез бар, димәк, эшне җиренә җиткереп эшләргә кирәк”, дип үстерделәр, – дип искә алды Рәйсә ханым. – Рәшит китап укырга яратты, бәләкәйдән кызыксынучан булып үсте, күп белде, мәктәпнең КВН командасы капитаны булды”.
Тагы да ул әти-әнисенә, туганнарына бик игътибарлы булган. Рәйсә апасының курчак сыннары җыюын белгәч тә төрле кыйтгалардан алып кайта башлаган. “Әлбәттә, мин аларның нинди илләрдән кайтуын белми идем. Рәшит үлгәннән соң чыккан некрологтан гына аның кайларда булуын чамаладым. Ул шулкадәр күп тел белә иде. Һәр ил халкы белән үз телендә сөйләшергә тырышкан инде”, – дип күз яшьләренә буыла олы кайгы кичерүче ханым.
Рәшит Мәсгуть улының хезмәттәшләре дә аның үлемен авыр кабул иткән. 16 апрельдә БМОның Женева филиалында хәтер кичәсе үткән. Рәшит Халиков турында Хәтер китабы чыгарганнар, аны якташыбызның тол хатынына тапшырганнар. “Телефоннан шушы хакта сөйләшкән вакытта энем өчен зур горурлык хисләре кичердем”, ─– ди Рәйсә ханым.
Без, якташлары да, аның белән чиксез горурланабыз һәм Рәшит Халиковның туганнарына һәм якыннарына күркәм сабырлыклар телибез. Сугыш хәрәкәтләреннән, җир тетрәүләрдән, су басулардан, башка табигать афәтләреннән зыян күргән илләрдәге барлык диярлек коткару операцияләрендә катнашкан шәхес үзендәге авыр чиргә каршы да аяусыз көрәшә. Кызганычка каршы, авыруы көчлерәк булып чыкты. Июньдә аңа 70 яшь тулыр иде.