"Яраткан "Кызыл тан"ыбызга берьюлы 7 данә яздырдым. Үземә һәм улы СВОда булган ялгыз апага, ә спонсор - президиум әгъзасы Азат Габдрахманов 5 данәне оешма эшендә актив катнашкан милләттәшләргә бүләк итте. "Кызыл тан"сыз оешма эшен күз алдына да китереп булмый. Ул миңа эшемдә һәрвакыт ярдәм итә. Чараларга әзерләнгәндә күп материаллардан файдаланам, укырга үземә кызыклы язмалар табам. Гомерем буе "Кызыл таң"ны алдырам һәм яратып укыйм. Аны республиканың иң абруйлы гәзитләренең берсе дип исәплим.
Элек төньяк-көнбатыш районнар турында үз хәбәрче Эдуард Әгъзамов яза иде, хәзер аның эшен Гөлнара Гыйлемханова дәвам итә. Гомере озын булсын гәзитебезнен! Сезнең коллективка иҗади уңышлар телим!" - дип язган безгә 20 елдан артык Калтасы районы татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Резеда Әсәдуллина.
Рәхмәт, Резеда ханым! Шундый дусларыбыз күбрәк булсын иде!