+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
15 Май , 11:05

"Алар мине ишеткәндер дип ышанам..."

Рөстәм Нәбиев әти-әнисенә багышлап җыр яздырган.

"Алар мине ишеткәндер дип ышанам..."
"Алар мине ишеткәндер дип ышанам..."

Әнисе үлгәндә аңа 2 яшь тә тулмаган, соңрак спортчының әтисе дә вафат булды. Клип белән трекны ул үзенең социаль челтәрләрендә урнаштырган.

Әлеге композиция аның туган көнендә тамашачыларга күрсәтелде. Җырда ул әти-әнисен сагынуын белдерә һәм балачагын искә төшерә. Видеода күренгәнчә, блогер зиратка әти-әнисе каберенә чәчәк бәйләмнәре алып бара. 

Җыр «Пусть меня родители услышат» дип атала. Бу җырга төшерелгән видео 300 меңнән артык карау җыйган инде.

«Үз туган көнемне миңа гомер бүләк иткән әти-әниемә рәхмәт белдерүдән башлыйсым килә. Бүген минем янымда алар юк һәм шуңа күрә мин югалту һәм чиксез мәхәббәтем турында аларга  җыр юлладым. Алар мине ишеткәндер дип ышанам», – дип язган ул.

Җыр Рөстәмнең язылучыларының күңеленә дә үтеп кергән.

- Улым! Безне күктә ишетәләрме, белмим, ләкин без сине ишеттек. Синең сагышыңны, яратуыңны ишеттек. Үткәннәрне үзгәртә алмыйсың. Син киләчәкне генә үзгәртә аласың! Үзең хыялланган киләчәкне төзүеңне телим. Балаларыңның һәм якыннарыңның мәхәббәтендә  коенуыңны телим! Сиңа сәламәтлек телим! - дип язган Светлана.

- Күз яшьләрен тыеп булмый. Ата-аналар күптән юк, әмма алар турында хәтер һәрвакыт йөрәктә. Рөстәм, сез көчле кеше. Гаиләгезне саклагыз һәм аны озак сөендерегез, - дип  язучылар да бар.  

 Армиядә вакытта казарма ишелеп, ике аяксыз калган Рөстәмнең әти-әнисенең тормышы да фаҗигале була. Рөстәм кеше сүзе аркасында әтисенең әнисен үтерүе, әтисе төрмәдә утырганда аны әтисенең бертуган апасы үстерүе һәм 6 яшькә кадәр ул аны үз әнисе дип уйлавы турында сөйләгән иде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: