+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
15 Май , 14:40

Авыруны җиңәм, дигән иде...

Уфада 38 яшендә режиссер Альмира Ибраһимова вафат булды.

Авыруны җиңәм дигән иде...
Авыруны җиңәм дигән иде...

Соңгы вакытта ул онкологиягә каршы көрәште, ләкин авыру көчлерәк булып чыкты.

Альмира Ибраһимова Баймак районында туган, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институтын тәмамлаган. Стәрлебаш районында эшләгән. Уфага күченгәннән соң филармониядә, «Башкортостан» киностудиясендә, «Башкортостан» концерт залында баш режиссер булып эшли. «Башкортостан» телерадиокомпаниясенең «Юлдаш» радиосы проектларын алып бара. Хезмәттәшләре искә төшергәнчә, ул режиссер буларак, «Юлдаш плюс» фестивален оештыруга зур көч сала.

Берникадәр вакыт элек Альмира операциягә әзерләнә, һәм мәдәният эшлеклеләре дәвалану өчен акча җыю турында игълан итәләр.

"Берничә ел элек Альмирага "баш мие рагы" диагнозы куелды. Ул вакытта авыру чигенде, күпләр бу хакта белде, чөнки ул тулы канлы, актив, сәламәт яшәү рәвеше алып бара иде. Ләкин узган ел бу авыру әйләнеп кайтты. Альмира соңгы елда берничә операция кичерде, аның хәле начарайды...", - дип язган "УГИИ" проректоры Зиннур Сөләйманов социаль челтәрләрдә.

Диагноз куелгач, Альмира дәвалану турында мәгълүматны язылучылары белән уртаклаша. «Сәләм» телеканалы аның турында кыска метражлы фильм  төшергән.

Альмира Ибраһимованың ире һәм  балигъ булмаган өч баласы калды.

Мәрхүмәнең авыр туфрагы җиңел булсын.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: