+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
16 Май , 07:45

Башкортстанда да искә алачаклар

Эльмира Сөләйманованың вафатына быел декабрьдә 2 ел тула. Республикада аны ничек искә алырга җыеналар?

Башкортстанда да искә алачаклар
Башкортстанда да искә алачаклар
Иҗатташ дуслары аның исемен халык күңелендә яшәтү һәм гаиләсенә, балаларына ярдәм итү өчен искә алу концертлары оештыра.

Эльмира Сөләймановының дусты Ирек Зарипов сүзләренчә, быел Уфада һәм Туймазыда Эльмира Сөләйманованы искә алу концертлары узачак. Бу хакта «Шәһри Чаллы» гәзите яза.

- Эльмираның ире Дмитрий Крапивин, продюсер Илгиз Абдрәкыйпов (Вәсилә Фәттахованың ире) һәм мин шул хакта сөйләштек. Чөнки Эльмира Сөләйманованы Башкортстанда да яраталар иде. Искә алу концертында Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Илназ Баһ, Морат Гайсин, Ландыш Нигъмәтҗанова, Фәрит Таишев, мин – барлыгы 20ләп артист катнашачак. Уфада концерт декабрьнең 16сында – моңлы җырчыбызның вафат булган көнендә, икенче көнне Туймазыда узачак, – дигән ул.

Билет сатудан кергән акча тулысынча диярлек җырчының гаиләсенә тапшырылачак, – дип яза матбугат чарасы.

 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: