+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
17 Май , 07:55

Җир кадерен ул белә!

Гафури районындагы Ленин исемендәге колхозның элекке җитәкчесе Марат Мөстәкыймовның күркәм юбилее уңаеннан.

Җир кадерен ул белә!
Җир кадерен ул белә!

Җир кадерен, хезмәт тәмен белгән, җиң сызганып эшли торган халык яши Гафури якларында. Шулай ук җир эшен оештыра белгән, туган төбәгенә тугры булып, игелекле эшләре белән халык хәтерендә урын алган җитәкчеләре белән дә данлы бу төбәк. Шуларның берсе – ─районның Ленин колхозы рәисе булып эшләгән Марат Мөстәкыймов 70 яшен билгеләде.

Марат Шәрифулла улы хезмәт юлын 1974 елның 1 августында “Россия” колхозы­ның баш агрономы булып башлаган. Ул вакытта авыл хуҗалыгында терлекчелек һәм үсемлекчелек тармаклары берничә юнәлеш буенча үсеш алган. “Һәр колхозда сарык, ат, кош фермалары, сөтчелек фермасы бар иде. Өстәвенә, аларның кайбер­ләре куян, каз үрчетү белән дә шөгыльләнде”, ─– ди героебыз. Кырлар да чәчелгән, буш җирләрне табу мөмкин булмаган: бөртекле һәм кузаклы культуралардан тыш, кәбестә, кыяр, кишер, суган да үстерелгән. Дәүләт ягыннан ярдәм дә сизелерлек бул­ган – бүленгән дотация­ләрне кайвакыт үзләштерергә дә өлгермәгәннәр: ягулык-майлау материаллары “елга булып аккан”, авыл хуҗалыгы техникасы һәм инвентаре даими килгән. Шуңа күрә буралар ашлык һәм сөт белән тулы булган.

– “Россия” колхозы ул елларда дәүләткә ─3,5 мең тонна, ә бераз соңрак 3,7 мең тонна ашлык тапшыра иде, ─ – дип хәтерли Марат Мөстә­кыймов. “Кызыл олаулар” әлегә кадәр иң якты миз­гелләрнең берсе буларак хәтерендә саклана, алар белән районнан элеваторга Гафури ашлыгы җибәрелгән. Эшләү дә, яшәү дә рәхәт булган!

Марат Шәрифулла улы ул вакытта инде югары дәрәҗәгә күтәрелгән була: ике ай эшләгәннән соң, колхоз рәисе Ф. Галиәхмәтов аны үз янына чакыра һәм урынбасары итеп билгеләү турында игълан итә. Моңа Мөстәкыймовның эшкә сәләтлелеге, үсемлекчелек тармагын яхшы белүе, югары оештыру сәләте сәбәпче була.

Бу чорда аның энтузиазмы белән илһамланган кешеләр ал-ял белмичә тырышып эшли. Әмма үзгәртеп кору вакытлары җитә, ә аннан соң кыргый базар мөнәсәбәтләре дә озак көттерми. Икътисадта, шул исәптән авыл хуҗа­лыгында да дәүләтнең бәяләрне төшерүе төп бәлагә әверелә. Марат Шәрифулла улы зур биеклеккә ирешкән ныклы хуҗалыкларның күз алдында җимерелүен искә төшерә. “Урыннарда әле егылмаска тырыштылар, ләкин өстән басым зур булды, –─ ди ул. ─– Штрафлар да салдылар, төрле күрсәтмәләр дә яздылар. Ә тикшерүчеләр шул­кадәр күп үрчеде ки, яңа структураларны истә калдырырга да өлгерми идек…”

Нәкъ шул вакытта демократия игълан ителә, аның нигезендә кечкенә учреж­дениеләр, хуҗалыклар яки предприятиеләр коллективларына үз җитәкчеләрен сайлау вәкаләтләре бирелә. 1987 елда Ленин исемендәге колхоз хезмәткәрләре альтернатив нигездә үз җитәкчесе итеп Марат Мөстәкыймовны сайлый. Еллар дәвамында аның күрше колхоздагы эшен күзәтеп, алар аның искиткеч эшлекле һәм оештыру сыйфатлары турында белә, шуңа күрә аңа хуҗалыкларын ышанып тапшыра.

Марат Мөстәкыймов бу ышанычны аклый. Ләкин 1994 ел җитә, һәм аны Буруновка авыл хакимияте башлыгы вазыйфасына тәкъдим итәләр, анда ул биш елдан артык хезмәт сала. Ә 2000 елда яңадан Ленин исемендәге колхозны җитәкли. Әмма бу вакытта хуҗалык таркалуга дучар була һәм банкротлык чигенә җитә. Районның берничә хуҗалыгына шундый аянычлы язмыш килә. Хәлне яхшы якка үзгәртү максаты белән идарә итү формасын да, җитәкчеләрне дә үзгәр­тергә тырышалар. Ләкин авыл хуҗалыгы җимерелүен дәвам итә. Бу тармакка карата мондый мөнәсәбәтне күреп, кайбер җитәкчеләрнең дә күңеле төшә, ә колхозчылар турында сөйләп тә торасы юк: аларда иртәгәсе көнгә ышаныч сүнә.

Аграр сектор өчен шундый авыр, депрессияле чорда Марат Шәрифулла улы бар нәрсәгә каршы торырга көч таба. Ләкин колхозчыларны моңа ничек ышандырырга?

─– Беренче чиратта 3 миллион сумнан (ул вакытта) артык бурычны түләргә кирәк иде. Сөренте җирләр булган килеш хәтта салам һәм фуражны да читтән алып кайта идек. Беренче җыелышта ук без мондый практиканы туктатырга булдык һәм, бар бул­ган техниканы әзерләп, җир эшкәрттек һәм чәчтек. Ә көзен үз уңышыбызны җыеп, колхоз терлекләре өчен азык һәм салам запасы булдырдык. Кешеләргә өмет кире кайтты, шуңа күрә хуҗалыкның статусын да, исемен дә үзгәрт­мәскә карар иттек, ─– дип искә ала ветеран.

Кыскасы, кабул итеп алганда районда иң соңгы урында булган һәм бөлгенлеккә төшкән хуҗалыкны баш бухгалтер ярдәме һәм эшчәннәр тырышлыгы белән аякка бас­тырып, икътисади яктан бөтен күрсәткечләр буенча да алдынгылар рәтенә чыгаруга ирешәләр. Колхозда маллар саны кимүгә юл куелмый, продукция җитештерү буенча да тотрыклылык саклана. Игенчелек белән шөгыль­ләнүне үзмаксат итеп алган хуҗалык ике юнәлештә: басучылык һәм терлекчелектә нәтиҗәле эшли, районның куәтле, көчле хуҗалыклары исәбендә була.

Марат Мөстәкыймов, авыл хуҗалыгы тармагында 40 ел тиешле хезмәт итеп, шуның 14 елын рәис булып эшләп, 2014 елда, 60 яшьлек юбилееннан соң, үз теләге белән эшен калдырып, хаклы ялга тармакның ихтирамлы һәм абруйлы җитәкчесе булып чыга. Намуслы хезмәте 2004 елда югары бүләк ─– Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы, 2007 елда “Башкортстан Респуб­лика­сының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән дәрәҗәле исем белән бәһа­лана.

Бүген хаклы ялдагы ветеран бар булмышын гаиләсенә багышлап, күпьеллык хезмә­тенең җимешләрен татып яши. Тормыш иптәше Зәлия Мирза кызы белән алар 45 елга якын тату гомер итәләр. Зәлия ханым һөнәре буенча ─укытучы, химия, биология фәннәреннән балаларга белем бирә, “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы” исеменә лаек булып, хаклы ялга чыккан. Мөстәкыймовлар өч бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгарганнар, барысына да югары белем алырга ярдәм иткәннәр, алты оныкларын сөеп куаналар.

Бүген Марат Шәрифулла улы Стәрлетамак шәһәрендә яши. Ләкин Ялгызкаенда ул еш кунак. “Пенсиягә чыкканыма ун ел. Ләкин халык онытмый. Ялгызкаенга юл төшкәндә килеп кулымны кысучылар, рәхмәт әйтүчеләр байтак. Шушы минем өчен зур куаныч. Тагы да кол­хозның яшәп килүе, елдан-ел яңа уңышларга ире­шүе зур шатлык. Моны мин бүгенге рәис Риф Мөэ­миновның булдыклылыгы белән бәйлим”, –─ ди Марат Мөстәкыймов.

Гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган кеше буларак, аның агросәнәгатьнең бү­генгесенә карата үз фи­керләре бар.

─  Яхшы уңыш алу өчен җирне кадерләргә, тәрбия­ләргә кирәк, ─– диде ул безгә. ─– Югыйсә, туфракның уң­дырышлылыгы бетә. Бер гектар җиргә 30 тонна тирес кертергә кирәк. Моның өчен хуҗалык малларны күпләп тотарга тиеш. Уңыш бирмәгән җир ташландыкка әйләнә. Әле бик күп шундый җирләр бар. Кызганычка каршы, бар җитәкчеләр дә Риф Мөэминов кебек игътибарлы, җаваплы түгел. Җирне гербицид, пестицидлар белән күпләп агулау да яхшыга илтми.

Үстергән уңышны сату проблемасы да хәл ителсен иде. Кырмыскалыда һәм Мәләвездә шикәр заводлары ябылды. Раевка белән Чишмәдә генә эшли. Безнең колхоз элек-электән шикәр чөгендерен күпләп үстерә, бу юнәлештә әйдәүче хуҗалык буларак танылды. Шушы тирәдә берәр завод ачылса әйбәт булыр иде...

Сүз дә юк, республика Башлыгы Радий Хәбиров ─ энергияле, гади халык белән очраша, эшли торган җитәкче. Күпне күрә, күпне белә, эшләп түбәннән күтәрелгән кеше, җәмгыять тарафыннан хөрмәт казанган шәхес. Респуб­ликаның тотрыклы үсешен дә аның белән бәйлим. Килә­чәктә дә уңышлар юлдаш булсын.

Авыл хуҗалыгында эш­ләргә теләгән кешегә барлык мөмкинлекләр бар хәзер. Тырышлык кына кирәк.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: