+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
27 Май , 18:25

“Язмышымның юмарт бүләгенә рәхмәтлемен”

Риф Йөзлекбаев – үзендәге бик күп сәләтләрне ачып, тормышында аларның һәркайсын кулланып яши.

“Язмышымның юмарт бүләгенә рәхмәтлемен”
“Язмышымның юмарт бүләгенә рәхмәтлемен”

Талантлы кеше бар яклап та талантлы була. Халык арасында йөргән шушы канатлы сүзләр “Кызыл таң”ның чираттагы кунагы – Кырмыскалы районының Яңа Кыешкы авылында туып-үсеп, шунда гомер итүче рәссам, шагыйрь, язучы, журналист, туган якны өйрәнүче, Башкортстанның һәм Русиянең Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы, Мөхәммәтсәлим Өметбаев исемендәге премия лауреаты Риф Йөзлекбаев турында да әйтелгән кебек. Хаклы ялда булуына карамастан, ул бүген дә район тормышында актив катнашып яши, иҗат итә, авыллар тарихын тергезү өстендә эшли, районыбызда иҗат итүче үзешчән шагыйрьләр һәм язучыларны берләштерүче “Илһам” клубы җитәкчесе буларак, яшь талантларны ачыклау, аларның осталыгын камилләштерү юнәлешендә дә эшчәнлек алып бара. Әңгәмәбез барышында шулар турында сөйләштек.

– Риф абый, Сез – гаҗәеп күпкырлы талант иясе. Гадәттә, талант – ул Ходай Тәгалә бүләге яки нәселдән килә, диләр. Шул ук вакытта ниндидер сәләт барлыкка килүгә тумыштан бирел­гән сыйфатлар да, тышкы мохит тә роль уйный. Сез ничек уйлыйсыз? Сезнең чишмә башы каян килә?

– Әти-әнием – гади авыл кешеләре, төпле белем алу насыйп булмый аларга. Ләкин әткәй – Бөек Ватан сугышы ветераны – шигырьләр яза иде, рәсем төшерү буенча да тәүге дәресләрне аңардан алдым. Мәктәптә укыганда бер шигырь яздым да, әткәйгә күрсәтергә булдым. Ул укып чыкты да: “Улым, синнән чыга, яз, күбрәк яз, язган саен шомарырсың. Күбрәк китаплар укырга тырыш, алар сиңа ярдәм итәчәк”, – дип мине мактап һәм дәртләндереп җибәрде. Шуннан сирәк кенә булса да шигырьләр язу белән мавыгып киттем. Рәсем төшерү буенча да осталыгы бар иде әткәйнең. Бервакыт мәктәптән рәсем төшерергә кушып кайтардылар. Мин эшләп утырам. Әткәй моны күреп, яныма килде дә киңәшләрен бирә башлады. Шуннан, авыррак нәр­сәләрне: күләгә­ләрне, күләмне (бүген 3D диләр) төшерергә өйрәтте, үзе дә төшереп күрсәтте. Шулай итеп, мәктәптә стена гәзитләрен тулысынча диярлек мин чыгара башладым: рәсемнәрен дә ясыйм, шигырьләр дә, кыска гына мәкаләләр дә язам. Бервакыт зур ватманга В. И. Ленинның портретын ясадым. Ул мәктәптә бик озак эленеп торды. Соңыннан конкурсларда катнаша башладым. Менә шулай башланып китте инде. Сигезенче сыйныфта укыганда, бу мавыгуларны ташлап, радиотехника белән кызыксынып киттем. Транзисторлар чыга башлаган вакыт, журналларда махсус схемалар бирелә. Шуларга карап, транзисторлардан кечкенә радиокабул­иткечләр, хәтта магнитофон җыйдым.

– Боларга өстәп, шәп фотограф та бит әле Сез...

– Минем ике җизни бар иде: берсе – фотограф, икенчесе – гармунчы. Соклана идем мин аларга. “Ә мин боларны булдыра алмыйммыни?” – дип, тагын эчтән берәү “кытыклый” бит. Хәтерләвемчә, мин мәктәптә үк фотога төшерә башладым. Сыйныфташларымны төшергән кайбер фотолар әле булса саклана. Беренче фотоаппаратны, үзе олыгаеп, төшерә алмагач, авылдашым Әлтаф абый Тәймуллин бирде. Аннан соң берничә фотоаппарат алыштырдым. Ләкин кайда гына барсам да, фотоаппарат һәрвакыт үзем белән. Колхозда эшләгән чорда стена гәзитләрен дә районда тәүгеләрдән булып фотосурәтләр белән чыгара башладым. Үземнең китапларда да, авыл тарихларын язганда да шуларны файдаланам.

– Кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз җимешләре була. Бу сәләт­ләрегез һөнәр сайлаганда да ярдәм иткәндер?

– Мәктәпне тәмамлау белән мине урындагы клубка сәнгать җитәкчесе итеп эшкә куйдылар һәм бер айга Стәр­летамак мәдәни-мәгърифәт техникумына укырга җибәрделәр. Кыска гына вакыт эчендә бик күп нәрсәләргә, шул исәптән белдерү, плакат язарга да өйрәттеләр. Клубтагы эшем мине сәнгатькә дә, әдә­биятка да якынайтты. Шул елларда ныклап рәсем төшерә һәм район гәзитенә мәкаләләр яза башладым. Рәсем төше­рергә ныклап өйрәнү, рәссамлык белгеч­леге алу теләге белән 1978 елда читтән торып Мәскәүдәге Н. К. Крупская исе­мендәге халык сәнгате университетына укырга кердем. Ул елларда Бөтенсоюз күргәзмәләрендә катнашып, берничә тапкыр лауреат исемнәре алдым. “Фронтовик” дип атал­ган картинамны Мәскәү профсоюз оешмасы сатып алды.
“Урал” колхозы комсоргы итеп сайлангач, район гәзите белән актив хезмәттәшлек итә башладым. “Авыл хәбәрчесе” дигән исем миңа зур йогынты ясады. Журналист каләменең нинди зур көчкә ия булуын аңладым. Фотосурәтле мәкаләләрем даими басылып килде. Шуннан район гәзите редакциясе юлламасы буенча Башкорт дәүләт университетына укырга кердем. Ләкин укуымны тәмамлагач, анда эшкә кайтырга насыйп булмады, 1991 елга кадәр колхозда рәссам-бизәүче булып эшләдем. Үзгәр­теп кору һәрбер кешенең язмышына йогынты ясаган кебек, мин дә бөтенләй башка эшчәнлек белән шөгыльләнә башладым – мебель цехы ачып җибәрдем.

– Шулай да район гәзите Сезне барыбер көтеп ала...

– 1997 елда янә клубка, директор вазыйфасына чакырдылар. Ун ел эшләгәч, кайбер сәбәпләр буенча китәргә булдым. Иҗатка чумдым, нәкъ шушы вакытта байтак повестьларым, хикәя­ләрем язылды, алар район һәм республика басмаларында дөнья күрде. Ләкин рәсми рәвештә эшкә урнашасы килде микән, мин уйга калдым: нәрсәләр эшли алам, сәләтләремне кайсы өлкәләрдә файдаланырга мөмкин? Һәрберсен барладым, эшсез калмыйм! Бервакыт район гәзите редакциясенә барып кердем. Мөхәррир Илмира Галиәхмәтова мине эшкә килергә үгетли башлады. Шатланып ризалаштым һәм хаклы ялга чыкканчы хезмәт биографиям “Даирә” гәзите белән бәйле булды.

– Хаклы ялга чыксагыз да, район гәзите редакциясе белән тыгыз хезмәттәшлек дәвам итте. Хәтер­ләвемчә, шул ук елларда районда иҗат итүче үзешчән шагыйрь һәм язучыларны берләштереп, “Ил­һам” түгәрәге оешты. Беренче җыелышта бертавыштан Сезне аның рәисе итеп сайладылар. Әлеге берләшмәнең эшчәнлегенә дә тукталыйк әле.

– 2015 ел Әдәбият елы дип игълан ителде. Редакциядә эшләп киткәч, иҗат белән шөгыльләнүчеләрнең күбесен якыннан беләм. Шуларны бер­ләштерү теләген белән “Илһам” түгәрәген оештырып җибәрдек. Беренче очрашуны үзем Яңа Кыешкы авыл мәдәният йортында оештырдым. Егермегә якын кеше җыелдык. Халыкта әдәбиятка сөю уяту максаты белән районыбызның төрле авылларында җыелышлар, кичәләр үткәрәбез, үзешчән шагыйрьләр, язучылар үзенең иҗат җимешләре белән таныштыра, берьюлы үзебез дә сәләтле кешеләрне ачыклыйбыз, соңыннан аларның иҗат җимеш­ләрен тикшереп, осталык дәресләре үткәрәбез. Бу очракта еш кына кураторыбыз – галим, филология фәннәре кандидаты Фәнзил Саньяровны чакырабыз. Мәктәп укучылары белән очрашулар аеруча ихлас үтә. Әле күптән түгел генә Мокъсин авылында булдык. Монда Фрүзән Сәйфетдинов һәм Җәмил Котлыгилдин кебек егетләр – безнең өчен зур ачыш булды. Хәзер инде район авылларын урап чыгып барабыз, халык мондый очрашуларны көтеп ала.

– Райондагы байтак авыллар­ның тарихын тергезүдә, аларны китап итеп чыгаруда зур ярдәм күрсәтәсез. Мондый җаваплы эшчәнлеккә нәрсә этәргеч бирде?

– Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укыганда ук авыл тарихы белән кызыксына башладым. Практик дәресләргә кирәк булгач, авылыбыз янындагы җир-су атама­ларының кайдан килеп чыгуын язып алган идем. Гомумән, ата-бабаларыбыз истәлеге, туган як тарихы белән бәйле һәрнәрсәгә мөкиббән мин. Хәтта искергән әйберләрне дә ташламыйм, үзем дә борынгы әйберләрне җыям – аларда безнең тарих саклана. Авыл тарихына тотынуның тагын бер сәбәбе бар. Берничә ел элек якташыбыз – Бозаяз егете Айрат Сөләйманов үзенең туган авылы тарихын язып, китап итеп чыгарды. Авылдашым, укытучы Рифкать Махиянов миңа шул китапны күрсәтеп: “Риф, нигә син дә язмыйсың? Синең кулыңнан килә бит”, – дип, мине шул эшкә өндәде. Шуннан мәгълүмат җыя башладым, хәтта Мәскәү архивына да мөрәҗәгать итәргә туры килде. Чөнки моңа кадәр авыл тарихы белән бәйле кайбер мәгълүматлар буенча сораулар бар иде. 2013 елда Яңа Кыешкы (Каран) авылы тарихы китап булып дөнья күрде. Ул хезмәт биографиямнең күп өлеше бәйле булган “Урал” колхозы тарихын язуга да этәргеч бирде. Тугыз дистә елга якын тарихы булган “Урал” колхозы, аның уңганнарын чагылдырган китап бик уңышлы килеп чыкты. Составына кергән Мөкәй һәм Морза авыллары тарихы аерым китап булып дөнья күрде. Мондагы барлык фотоларны, башлыча, үзем төшергән идем. Китапка кермәгән фоторәсемнәрне фотоальбом итеп чыгару нияте дә бар. Китапта булса, алар югалмый, киләсе буыннарга истәлек, үзе бер тарих булачак. Сарт-Нәүруз авылы халкы да шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Китап туе 2017 елда Прибельский авыл мәдәният йортында үтте.

– Иҗат кешесе бервакытта да иҗат итүдән туктамый. Кайда эшләсәгез дә, Сез һәрвакыт иҗат дулкынында булдыгыз. Байтак күләмле повестьларыгыз Башкортстан китап нәш­риятында дөнья күрде. 12 китап авторы әлеге вакытта нәрсә өстендә эшли?

– Күрше Үтәгән авылыннан 1812 елгы Ватан сугыш каһарманы Абдрахман Акъегет турында район гәзите редак­циясендә эшләгән чорда ук мәгълүмат туплый башлаган идем. Әле шул тарихи роман өстендә эшлим. Билгеле, тарихи әсәр язу өчен киң мәгълүматлы булу кирәк, ә моның өчен вакыт таләп ителә. Легендар якташыбыз белән кызыксыну һәм аңа карата соклану уяту өчен аның балачагыннан башларга булдым. Архив документларын, якташыбыз – галим, язучы Гайса Хөсәенов биргән мәгъ­лүматларны, авыл аксакал­ларының истәлекләрен нигез итеп алдым.

– Риф абый, Сез – үрнәкле гаилә башлыгы да. Минемчә, бу еллардагы актив һәм уңышлы иҗади эшчән­легегездә гаиләгезнең, тормыш иптәшегез Фәрзәнә Әнвәр кызының да өлеше бәһалап бетергесез. Гадәттә, һәр көчле, уңышлы ирнең артында шундый ук көчле, сабыр һәм арка терәрлек хатыны тора.

– Чыннан да, гаилә – ул илһам чыганагы, яшәү көче ала торган урын, аерым бер дөнья. Бу яктан мин үземне бик бәхетле саныйм. Янәшәмдә мине аң­лаучы зирәк хатыным, горурланырлык балаларым, балдай татлы оныкаларым бар. Фәрзәнәнең барлык гомере мәгариф өлкәсе белән бәйле – урындагы мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирде. Менә инде 45 ел тату гомер кичерәбез, кызыбыз һәм улыбыз тормышта үз урыннарын табып, лаеклы эшләп йөриләр. Искәндәр – Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министр­лыгының юридик бүлегендә әйдәүче белгеч. Гөлчәчәкнең хезмәт биографиясе район гәзите редакциясе белән бәйле, өч ел инде баш мөхәррирнең дубляж буенча урынбасары вазыйфасын башкара. Балаларыбыз үз гаиләләрен корып, безгә Алсу, Сафира, Илсөяр исемле оныкалар бүләк иттеләр. Шуннан да зуррак бәхет бармы тагын?! Шуңа мин тормышымнан канәгать булып, язмышыма рәхмәт әйтеп яшим.

– Риф абый, әңгәмә өчен зур рәхмәт! Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, гаилә бәхетенә күмелеп, ил­һамланып иҗат итәргә, укучыларыбызны төрле жанрлардагы яңадан-яңа әсәрләрегез белән сөендерергә, дәртләнеп эшләргә насыйп булсын!

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА әңгәмәләште.
Кырмыскалы районы.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: