+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
14 июнь , 11:40

Журналистка җитмеш төрле һөнәр дә аз

Тармак ветераны Рәфис Нуртдинов һәрвакыт иҗатка тугры кала.  

Журналистка җитмеш төрле һөнәр дә аз
Журналистка җитмеш төрле һөнәр дә аз

Бөтенләй бер-берсенә охшамаган сыйфатларны үзенә сыйдырган кешеләр була бит. Нефтекама шәһәрендә һәм Краснокама районында таныл­ган журналист Рәфис Нуртдиновны мин нәкъ шундыйлар исәбенә кертер идем. Ул – үткер каләмле журналист, шигырьләр яза, хикәяләр иҗат итә, оста гармунчы, биюче, җырчы, агачтан сырлап төрле сыннар ясый, талдан кәрзиннәр үрә. Бу гына аз дисезме? Моның өстенә ул... фокусчы да!

“Алга” белән алга атлый

Рәфис Нуртдинов 1938 елда Яңавыл районының Байгуҗа авылында туган. Туган авылында мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.
Диплом алган яшь белгеч хезмәт юлын Татарстанның Яшел Алан районында укытучы буларак башлый. Әмма туган яклар Рәфисне гел үзенә тарта, 1968 ел­да ул Башкортстанга кайта, юллары аны Нефтекама шәһәренә алып килә. Рәфис Нуртдинов Краснокама районының “Кама таңнары” (ул вакытта “Алга” исеме белән чыга) гәзитендә хезмәт сала башлый. 1972-88 елларда мөхәррир була. Авыр да, күңелле дә еллар була ул.
– Авырлыгы шунда булды: чөнки барысын да өр-яңадан булдырырга кирәк иде. Редакция, районнар кушылгач, бер­ләшкән булган, ә районнар янә аерылгач, барысын да яңадан тергезергә, булдырырга, урнаштырырга, табарга, башларга кирәк иде. Ул вакытта юллар юк. Кар өстеннән кышкы буранда җиһазлар алып кайтулар бүген дә хәтердә. Ә кадрлар мәсьәләсе? Монысын хәл итү җиһаз­лар табудан да читенрәк иде. Журналист бит ул, урысча әйткәндә, “штучный товар”. Кешене, аңа табигатьтән бирел­мәсә, берничек тә уйларга, анализларга, язарга өйрәтеп булмый, бу – сәләт, – ди 86 яшьлек хезмәт ветераны Рәфис Нуртдинов.
Ничек кенә булмасын, булдыклы, эшсөяр, талантлы, кешелекле мөхәррир җитәкчелегендә тырыш коллектив туплана, аның башлангычы белән гәзиттә төрле яңа рубрикалар барлыкка килә, район тормышын бар яклап та киң яктырткан гәзит озак еллар үз укучыларын шатландырып тора.
1989 елдан Рәфис Шәрислам улы Нефтекама шәһәрендә чыккан “Красное знамя” гәзитендә эшли, коллективта сирәк ир-атның берсе буларак, иң авыр, катлаулы бүлекне – икътисад бүлеген җитәкли. Билгеле булуынча, халыктан иң күп килгән шикаятьләр дә шушы өлкәдә: кайдадыр урамнар чистартылмый, йортлар салкын, җылы су юк һәм башкалар... Озак еллар дәвамында шундый четерекле сорауларны, еш кына гәзит битендә күтәреп тә тормыйча, хәл итеп килә ул. Монда аның гадилеге, кеше белән уртак тел таба белүе, гаделлеге ярдәм итә.

Журналист һәм язучы

Рәфис Нуртдинов – Нефтекама шәһәрендә бүген дә уңышлы эшләп килүче “Инеш” иҗат берләшмәсен оештыру­чыларның берсе. Дөрес, ул вакытта берләшмә “Акчарлак” дип аталган. Рәфис Шәрислам улы, үзе дә шигырьләр язучы буларак, иҗатчы­ларны туплап, “Акчарлак” берләш­мәсен оештырып җибәрә. Ул туплаган каләм тибрәтүчеләр әле дә актив эшли, иҗат җимешләрен китаплар итеп чыгаралар.
2009 елда Рәфис Нуртдинов үзнәшер ысулы белән “Мин бәләкәй чакларда” дигән китап чыгарды. Анда “Качкыннар” повесте һәм хикәяләр, нәсерләр урын алган. Алар Бөек Ватан сугышыннан соңгы авыл тормышын, кешеләрнең хезмәт батырлыгын сурәтли. Китаптагы вакыйгалар җиде-сигез яшьлек авыл малае күзле­геннән бирелә, алар яратып укыла, уйландыра. Моның сәбәбе, минемчә, бик гади: китапта халыкның тормышы, гореф-гадәтләре, яшәү рәвеше боларны тирәнтен белгән кеше тарафыннан чагылдырыла. Шуңа да Рәфис абыйның китабында сүз барган авылны һәркем үзенең туган авылы итеп кабул итә, анда бәян ителгән авыл халкының сабыйларча беркатлы куанычларын, үзәк өзгеч моң-кайгыларын, гамь-гыйбрәтләрен бергә кичерә.
– Китап барыбызга да аңлаешлы гади авыл телендә язылган, җиңел укыла. Аның кыйммәте шунда – ул вакыйгаларны кечкенә малай авызыннан сөйләтә. Гомумән, журналист һәм язучы булу бик авыр, күпләр журналистиканы гына сайлый, я булмаса, язучылыкка бирелә, ә Рәфис Шәрислам улы гәзитне дә ташламады, хикәя-повестьлар иҗат итүен­нән туктамады, ике фронтта да уңышлы эшләп килде, – дигән иде китапка рецензия язучы Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мә­дә­ният хезмәткәре, Гали Чокрый исе­мендәге премия лауреаты, коллегабыз Эдуард Әгъзамов.
Китапны укыганда туган телебезнең байлыгына сокланмый мөмкин түгел, Рәфис абыйның татар теленең чын белгече икәненә инанасың һәм сокланасың.
2021 елда Рәфис Шәрислам улының “Яшьлек тавышы” дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.
– Авылда үткән бәйрәмнәрдә клуб сәхнәсеннән үз шигырьләремне укыганда миңа ун яшьләр бар идеме икән? “Шигырь җене” бик иртә кагылды миңа, җиде-сигез яшьләрдә шигырьләр, әкиятләр чыгара башладым. Аеруча студент елларында, яшьлектә күп язылды, кесәмдә һәрчак блокнот белән каләм булыр иде. Әдәбият белән кызыксыну, шигырьләр язу мине Казан дәүләт университетына алып килде дә инде. Иң якты истәлекләрем дә шул илһам килгән вакытлар белән бәйле, уй-хисләреңне кәгазь битенә төшерә алу – үзе зур бәхет! – ди Рәфис абый.

“Нуртдинов университеты”

Рәфис Нуртдинов белән бергә эшләгән кешеләр ул елларны сагынып искә ала. Үзе эшләп киткән “Кама таңнары”, “Красное знамя” гәзитләрендә еш кунак ул, яшьләргә әйтер сүзе, бирер киңәшләре күп тәҗрибәле журналистның. Җаваплы секретарь булып эшләүче Тәүзия Миро­нованың сүзләре хәтергә сеңеп калган:
– Мин, журналистика факультетында укымадым. Әмма гәзит чыгаруның бөтен нечкәлекләрен өйрәндем. Чөнки Рәфис абый белән Нефтекамадан Краснокамага һәр көнне йөреп эшләдек. Янәшә генә йортларда яши идек. Иртән тукталышка чыкканда очрашабыз да, Рәфис Шәрислам улы мине юл буе эшкә өйрәтә, интервью алу серләре, язу нечкәлекләре – берсе дә калмый, тукый, аңлата, шулай итеп мин “Нуртдинов университетын” тәмам­ладым. Безне шулкадәр җентекләп эшкә өйрәтүе өчен зур рәхмәт, соңыннан редакциядә эшләгән елларда мин гел Рәфис абыйның киңәшләренә таяндым, – дип сөйли иде ул.

Агачтан эшләнгән бизәкләр

Рәфис абыйның сәләтләре бик күп. Ул агачтан сырлап сыннар эшли, тал чыбыгыннан кәрзиннәр үрә. Талантлы, тиктормас журналистның тагы бер яраткан шөгыле бу.
– Авыл малаеның кулында бәләкәйдән пәке бит инде, әле сыбызгы эшләп аласың, әле берәр фигура юнасың, кулыңдагы агач я эткә, я атка әйләнә. Тора-бара бу эш мине ныклап җәлеп итте, зур түмәр­ләрне юнып, сыннар эшли башладым, – ди Рәфис абый.
Чыннан да ул эшләгән әйберләр тере кебек, ә инде “Ана образы” дигән сыннан күзне дә алып булмый. Гаҗәп, әмма гади бер агач кисәгеннән эшләнгән ананың йөзендә баласы өчен шатлануны да, борчылуны да, барысын да укып була!
– Балачакта безнең өйдә бердәнбер каз оясы бар иде, әнкәй күрмәгәндә ялт тегене алабыз да, елгага балык сөзәргә сы­пыртабыз, йөртә торгач, оя какшый баш­лады, шактый таушалды, – ди Рәфис абый.
Шуңадыр да ул, үсә төшкәч, агачтан оялар, кәрзиннәр үрергә өйрәнә.

Күпкырлы шәхес

Гомумән, сәләтле кеше бар яклап та сәләтле була. Рәфис абый оста итеп гармунда уйный. Җырчы, моңлы, үзенчәлекле тавыш иясе. Студент чагында Казан театрларында да уйнап йөри. Укыган елларда бию түгәрәгендә шөгыльләнә. Дару үләннәре белгече дисәк тә, искитмәле ос­та бакчачы булуын искә алсак та, ялгышмабыз. Чыннан да, Рәфис абыйның бакчасы, кайчан барып керсәң дә, күр­гәзмәгә әзерләгән кебек, анда чүпнең әсә­рен дә тапмассың, барысы да тәртиптә, үз урынында, ялт итеп тора. Менә шундый киңкырлы талант иясе ул Рәфис Нуртдинов.
– Инде бакчаны калдырып торырга вакыттыр. Утыртуын да утыртырсың, үсте­рерсең. Әмма уңышны эшкәртергә дә кирәк. Алай гынамы – соңыннан аны ашап бетерергә дә кирәк! Шунлыктан бакчаны да калдырырга, салат, компотлар җи­тештерүче “завод”ны ябарга туры килер! – дип, гадәттәгечә, шаярып җавап бирә ул.
Тормыш иптәше Дания апа белән Нуртдиновлар ике кыз тәрбияләп үстерә. Яшь чакларында Эльвира да, Гөлнара да музыка, сурәт төшерү буенча шәһәрдә, республикада үткән төрле бәйгеләрдә беренче урыннарны яуласа, хәзер инде эстафетаны оныклары, аларның балалары кабул итеп алган, үзләренең җиңүе белән әти-әниләрен, дәү әти, дәү әнисен шатландырып торалар. Ачык күңелле, җор сүзле, һәрвакыт әллә нинди кызыклар уйлап чыгаручы дәү әтиләрен бик ярата алар.

Фокусчы

Ә дәү әтиләре чыннан да төрле кызыклар уйлап табарга бик ярата, чөнки Рәфис абыйның гадәти булмаган, яраткан шөгыльләренең берсе – фокус күрсәтү. Бу мавыгуы белән бәйле әллә күпме маҗаралар сөйли ала Рәфис абый. Аның “күз бууын” күпме күзәтсәң дә, бер нәрсә дә аңлап булмый. Рәфис абый рәхәтләнеп көлә, “Бер нәрсәсе дә юк аның, фокус күрсәткәндә бары тик куллар җитезлеге генә кирәк. Минем куллар хәзер элеккечә йөрми инде, картаелды, фокус­ларның серен тиз ачып була”, – ди ул.

* * *
Рәфис Нуртдиновка 86 яшь. Яше олы булса да, җиңел сөякле, җор сүзле, шат күңелле ул. Чөнки тормыштан ямь табып, матур итеп яши белә. Гомер буе журналистикага, иҗатка, матбугатка тугры бул­ган өлкән хезмәттәшебезне һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлап, сәламәт булып, озын-озак еллар яшәвен телисе килә. Ә киләчәк елларының мәгънәле, матур һәм бай булырына шик юк. Рәфис абый башкача яши белми дә, бөтен гомерен эшкә, халыкка, хезмәткә багышлаган кеше ул.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: