+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
16 июнь , 19:10

Рөстәм Нәбиев Андрей Малаховта кунакта

Рөстәм Нәбиевның гаиләсе белән Андрей Малахов тапшыруында катнашканын язган идек. Бүген тапшыру эфирга чыкты. Карадыгызмы?

Рөстәм Нәбиев Андрей Малаховта кунакта
Рөстәм Нәбиев Андрей Малаховта кунакта
Андрей Малахов Рөстәмнең язмышы белән таныштырганнан соң аның Эльбрусны яулавына соклануын белдерде. Экранда якташыбыз тауны яулаган кадрларны, аның күз яшьләре белән әти-әнисенә, якыннарына рәхмәт белдерүен күргәч, аңа кушылып бөтен зал елады.

Ә Рөстәмнең кызлары - Сафия белән Әминә үксергә үк керештеләр. Әминәне Малахов күтәреп әтисе алдына утырткач кына тынычланды. Рөстәмнең яхшы спорт әзерлегендә булуын күреп, аңа бу хакта да сораулар бирделәр. "Атнасына биш-алты тапкыр спорт белән шөгыльләнәм". - диде ул. Хатыны Индира исә Омскида казарма җимерелгәннән соң кайгылы хәбәрне беренче тапкыр ишеткән минутларын исенә төшерде.

Рөстәм Индирага багышлап Филипп Киркоровның мәхәббәт турында җырын башкарды. Ә сәхнәдә алар Сафия белән икесе матур җыр җырладылар. Аларга бөтен кунаклар кушылды.

Рөстәм Нәбиевның язмышы җыелучыларны таң калдырды, алар аның төшенкелеккә бирелмичә, тормыштан ямь табып яшәвен дәвам итүенә, үр артыннан үрләр яулавына соклануын белдерде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: