+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
18 июнь , 21:55

Әнисә Таһирова вафат

Уфада танылган шагыйрә Әнисә Таһирова вафат булган.

Әнисә Таһирова вафат
Әнисә Таһирова вафат
Ул башкорт сонетлары остасы, тәрҗемәче дә иде.

ӘнисәТаһирова 1941 елның 15 декабрендә Ишембай районының Макар авылында туган. Стәрлетамак дәүләт педагогия институтында укый. 1966-68 елларда Күмертау районы мәктәбендә укытучы булып эшли.

1968 елдан журналист эшенә күчә. Күп еллар «Башкортостан кызы» журналы редакциясендә эшли. Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый. Соңыннан Башкортстанның Дәүләт телерадиотапшырулар комитетында, «Совет Башкортостаны» гәзите редакциясендә әдәби хезмәткәр була.

1990-91 елларда А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтында башкорт теле укыта, башкорт төркеме белән җитәкчелек итә.

Әнисә Таһирова - башкорт, урыс, татар телләрендә 20 шигъри җыентык авторы. Җырлар өчен күп шигырьләр язган.

Мәрхүмәнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: