+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
22 июнь , 19:40

Безнең Динар барысын да булдыра!

Редакциябез фотохәбәрчесе Динар Кәлимуллин тагын бер һөнәр үзләштерде.

Безнең Динар барысын да булдыра!
Безнең Динар барысын да булдыра!

Ул күннән әйберләр ясый. Оста сумкалар, рюкзаклар, документлар өчен тышлыклар, кошелеклар, каешлар, күзлек һәм ачкыч савытлары тегә.

- Күн әйберләр мине һәрвакыт кызыксындырды. Кайчандыр кулдан эшләнгән пычак сатып алдым һәм аны кая салырга икән дип баш вата башладым. Күн кисәге сатып алдым, интернетта аны ничек тегәргә кирәклеге белән кызыксындым. Әгәр аз гына шундый осталыгың булса, үзеннән-үзе өйрәнәсең, — ди Динар.

Аннары оста документлар өчен сумка теккән. Һәм бу эш аңа бик ошый башлаган. Ул хәзер тирене күбесенчә Белоруссиядән сатып ала, аны кайтару тиз.

- Тире эшкәртүченең эше иҗади һәм метекле. Чөнки ахыргы нәтиҗә вак детальләргә бәйле. Яхшы корал һәрвакыт кыйммәт. Оригиналь әйберләр ясау өчен кул белән эшләргә кирәк: кисү, тегү өчен билгеләү, чит-читләрен эшкәртү, һәр тишекне тишү, фурнитураны урнаштыру... Чөнки машина тегүе ныклыгы буенча кул тегүеннән калыша, - ди оста.

Динар Кәлимуллин фотохәбәрче эшен һәм мавыгуын берләштерә. Көндез ул фотограф, ә кичен, хәтта төнлә дә тегә. Бер әйберне ясау, катлаулылыгына карап, өч сәгатьтән бер атнага кадәр вакытны ала.

Останың инде заказчылары да бар, һәм нигездә хобби бизнеска әверелергә мөмкин, ләкин ул гәзиттә эшләгән эшен кадерли. Һәм тире белән дә, аның сүзләре буенча, ул акча өчен түгел, ә кызыксыну өчен шөгыльләнә.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: