+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
25 июнь , 21:47

Уфада Мидхәт Шакировка һәйкәл куелачак

Бүген Уфа буенча эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерү барышы белән танышты. Башкаланың Киров районында ул республиканы элегрәк озак еллар җитәкләгән обком секретаре Мидхәт Шакиров исемендәге скверда булды. Шәхескә 2025 елда һәйкәл куелачак.

Уфада Мидхәт Шакировка һәйкәл куелачак
Уфада Мидхәт Шакировка һәйкәл куелачак

Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Мидхәт Шакировка һәйкәл совет чорында Башкортстанны төзегән барлык көрәштәшләре һәм казанышлар символы булачак.

- Мидхәт Закир улы 18 ел республика җитәкчесе булды һәм бик күп эшләр башкарды. Һәйкәл кую безнең үткәнебезне һәм бүгенгебезне берләштерергә мөмкинлек бирәчәк, - диде Радий Хәбиров.

Башкаланың Октябрь районында Башкортстан Башлыгы «Курайлы малай» фонтаны янындагы мәйданны, шулай ук Сәид-Галиев бульварын төзекләндерү барышы белән танышты. Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев бульварның көньяк өлеше җәяүлеләр өчен булачак, ә төньяк өлешендә автомобиль хәрәкәтен эшләтеп җибәрәчәкбез, дип хәбәр итте.

Шундый ук эшләр элекке «Искра» кинотеатры бинасы артындагы мәйданда алып барыла. Комсомол урамына якынрак урында төзекләндерелгән сквер барлыкка киләчәк.

Төзүчеләр барлык эшләрне 31 августка кадәр тәмамларга вәгъдә итә, ул вакытта Уфаның 450 еллыгы хөрмәтенә төп бәйрәм чаралары башлана.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: