+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
13 июль , 08:35

"Башкача яшәргә хакым юк"

Рөстәм Нәбиев үзенең авыр хатирәләре белән уртаклашкан.

"Башкача яшәргә хакым юк"
"Башкача яшәргә хакым юк"
24 егетнең гомерен алып киткән Омскида казарма җимерелү фаҗигасенә 9 ел тулган.

«Бүген – безнең казарма җимерелеп, минем тормышым икегә бүленгән көн. Мине җимерекләр астыннан иң соңгы тартып чыгардылар. Мин исән калдым. Миңа икенче мөмкинлек биргәне өчен язмышыма рәхмәтлемен.

20 катлаулы операция, 2 клиник үлем кичердем, 7 көн комада яттым. Ике аягымны да кистеләр. Госпитальдә 11 ай булдым …һәм яңа тормыш башланды.

Ә менә 24 хезмәттәшем мәңгелеккә шунда ятып калды.

Видеоларны караган саен, ул вакытта нәрсәләр кичергәнемне искә төшерәм. Мин үз аңымда идем, иптәшләремнең ничек газапланып үлгәннәрен ишетеп яттым һәм үземне дә исән калмам дип уйладым.

Хәзер исә тормышның кадерен белергә кирәклеген аңлыйм. Минем башкача яшәргә хакым юк», – дип яза Рөстәм.
 
Киләчәгең  якты, шатлыклы булсын, Рөстәм!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: