+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
19 июль , 18:15

Алга, бары тик алга!

Дәүләт думасы депутаты Рима Баталова соңгы биш елда республикада спортны үстерүне югары бәяли.

Алга, бары тик алга!
Алга, бары тик алга!

Рима Баталова – ил парламентының Физик культура һәм спорт комитеты әгъзасы. Ул ─ күрү буенча инвалид спортчылар арасында 100дән 5000 метрга кадәр дистанциягә йөгерүдә 13 тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы, 18 тапкыр –─ дөнья, 43 тапкыр Европа чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры. Депутатларның каникулы вакытында без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Рима Акбирдиновна, сүзне төп эшегездән башлыйк әле. Язгы сессиягә йомгак ясап, Дәүләт думасының көзге сес­сиягә эш планнары турында сөйләп үтсәгез иде.

– Дәүләт думасында язгы сессия бик уңышлы һәм киеренке булды, дияр идем. Бүгенге чынбарлыкта башкача була да алмыйдыр. Бүген безнең һәрберебез тулы фидакарьлек белән эшләргә, илгә һәм аның гражданнарына максималь файда китерергә тырышырга тиеш.

Быел бездә Президент сайлаулары узды, һәм Дәүләт думасы беренче тапкыр яңа Хөкүмәт составын раслады. Моның бик мөһим һәм җаваплы процедура икәнен әйтеп торырга кирәк түгелдер. Депутатлар һәр вице-премьер һәм һәр министрның чыгышын тыңлады, сораулар бирде, конструктив тәнкыйть белдерде, яңа министрлар өчен бүген власть алдында безнең сайлаучылар куйган бурыч­ларны билгеләде. Президент теләкләренә ярашлы, бу процедура мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә узды.

Әлбәттә, эшебездә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә бәйле закон проектларына зур игътибар бирелде. Бу хәзер безнең эштә – төп өстенлек. Бу өлкәдә закон чыгару башлангычлары безнең тарафтан беренче чиратта карала.
Эшнең төп юнәлешләренең берсе – 2025-26 елларга федераль бюджетка төзәтмәләр кертү, физик берәмлек­ләрнең керемнәре өчен прогрессив салым шкаласын кертү өлешендә салым реформасы, эшләүче пенсионерлар өчен пенсияләрне индексацияләү булды. Тагы да бик күп мисаллар китерергә мөмкин. Депутатлар, чыннан да, күләмле эш башкарды.

Көзге сессия планнарына килгәндә, эш графигы тагын да киеренкерәк булачак. Аерып әйтеп тормыйм, әмма көн тәртибе бик киң булачак. Шуңа күрә безгә дә, сайлаучыларга да ямансулап утырырга туры килмәячәк. Ил һәм аның гражданнары файдасына барысын да эшләргә тырышачакбыз.

– Уфа 450 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Чыннан да, шәһәр яңара, төзекләнә, күркәм­ләнә. Башкалада, шулай ук республикада яңа спорт объектлары төзелеше турында ниләр әйтерсез?

– Әйе, гүзәл Уфабызга 450 ел. Бу – республикада яшәүчеләрнең барысы өчен дә зур һәм әһәмиятле дата. Шәһәр күз алдыбызда үзгәрә, уңай­лырак була бара, матурлана.
Спорт тармагына килгәндә, юбилей елында безне федераль күләмдәге зур вакыйга көтә. Быел Уфада илнең “Русия – спорт державасы” дип аталган төп форумы узачак. Без барыбыз да аңа ныклап әзерләнәбез. Шәһәрнең 450 еллыгына бик күп грандиоз спорт объектлары файдалануга тапшырылыр дип көтелә, ә күп кенә комплекслар профессиональ спортчылар өчен дә, физик культура һәм киңкүләм спорт белән шөгыльләнергә теләүче гади кешеләр өчен дә үз ишекләрен ачты инде. Мине, Паралимпия чемпионы буларак, аларның барысының да мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен яраклаштырылган булуы аеруча сөендерә.

Быел файдалануга тапшырылачак конкрет объектларны атап үтсәк, беренче чиратта, Көрәш сараен, Фехтование үзәген, Ишкәкле слалом комплексын аерым билгеләргә телим. Ә соңгы елларда күпме корылма төзелде! Болар – минем исемдәге Спорт әзерлеге үзәге дә, Уфада Республика спорт гимнастикасы үзәге дә, ябык футбол манежы да. Республикада “Бизнес-спринт. Мин спортны сайлыйм” федераль проекты кысаларында бик күп спорт мәйданчыклары һәм комплекслары калкып чыкты. Өстәвенә, төзелеш Уфада гына түгел, ә башка муниципаль берәмлекләр территориясендә дә алып барылды. “Бердәм Русия” партиясенең турыдан-туры ярдәме белән республикада спорт залларын һәм авыл биләмә­ләрендәге мәйданчыкларны рекон­струкцияләү проекты гамәлгә ашырылды.

Шуны билгеләп үтәсем килә: соңгы биш елда республикада үткән 20 ел буена төзелмәгән спорт объектлары файдалануга тапшырылды. Монда, беренче чиратта, безнең Башлыгыбыз Радий Фәрит улы Хәбировка һәм спорт министры Руслан Таһир улы Хәбибовка зур рәхмәт әйтергә кирәк. Башкортстанның хәзер илнең төп спорт төбәкләренең берсе булып танылуы белән без нәкъ менә аларга бурычлы.

– Республиканың муниципаль районнарында Рима Баталова призына үткән кросс нәтиҗәләре турында да искә алып үтик әле. Белүемчә, анда 1500гә якын кеше катнашты.

– Башта мин бу ярышларның тарихы белән бераз таныштырырга телим. Чөнки Рима Баталова призына “Спорт легендасы” дип аталган җиңел атлетика кроссы быел минем туган Шаран районында инде уналтынчы тапкыр узды. Ел саен әлеге ярышлар май аенда уздырыла һәм традицион рәвештә турнирда якындагы барлык районнардан 400дән артык җиңел атлет чыгыш ясый. Узган елларда спорт чараларына республика шәһәр-районнарыннан 25 меңнән артык кеше килде.
Былтыр Башкортстанның Спорт министрлыгы ярдәме белән без проектны гамәлгә ашыру географиясен киңәйтә алдык һәм беренче тапкыр ярышлар берьюлы өч муниципаль берәмлек территориясендә, Стәрле­тамак, Яңавыл шәһәрләрендә һәм Шаран авылында уздырылды.

Быел ярышлар Мәләвез, Яңавыл шәһәрләрендә һәм Шаран авылында үтте, аларда 1500гә якын кеше катнашты. Үткәрелгән чараларның төп максатлары булып республика районнарында яшәүчеләрнең сәламәт­леген ныгыту, аларны физик культура һәм спорт белән системалы шөгыль­ләнүгә җәлеп итү, авыл җирлегендә җиңел атлетика һәм балалар-үсмер­ләр спортын үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, Башкортстан районнары арасында дуслык элемтә­ләрен үстерү һәм ныгыту тора. Ярышларны оештыручы – “Милләт яшьлеге” төбәк иҗтимагый фонды, төп ярдәмче – Башкортстанның Спорт министрлыгы.

Быел, һәрвакыттагыча, барысы да иң югары дәрәҗәдә үтте. Ярышларда катнашучыларның барысы да аралашудан һәм спорт белән шөгыльләнү­дән канәгатьлек алды. Ә оештыручылар өчен төп бүләк балаларның елмаюлы, сәламәт һәм алсу йөзләре булды.

Ахырда “Кызыл таң” гәзитен укучыларга зур спорт сәламен җиткерәсем килә. Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнегез, хәрәкәт итегез, сәламәт һәм актив булыгыз! Спортта җиңүләргә һәм үзегез башкарган һәр эштә уңышларга ирешегез. Алга, бары тик алга!

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: