+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
20 июль , 16:35

Рөстәм тауларга чакыра

Рөстәм Нәбиев тагын сәфәргә җыена. 

Рөстәм тауларга чакыра
Рөстәм тауларга чакыра
Рөстәм Нәбиев Арарат тавына күтәреләчәк.

Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә сөйләде. Поход 12 августта башлана һәм бер атна дәвам итәчәк. Нәбиев теләүчеләргә кушылырга тәкъдим итте.

— Мин сезне дә әлеге проектта катнашырга чакырасым килә, бу тауга бергәләп менәр идек, - ди ул. - Шуңа күрә кемнең теләге, мөмкинлекләре, вакыты бар, безнең командага кушылыгыз.

Рөстәм Нәбиев соңгы елларда Манаслу, Эльбрус, Казбек, Килиманджаро, Аргентинаның Аконкагуа тауларына менде. Узган елда ул сәламәтлеге белән проблемалар аркасында, тәнәфес ясаячагын белдергән иде.
 
Рөстәмгә кушылырга теләүчеләр бармы?

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: