+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
27 июль , 11:06

Йөрәкләрдән кан сава торган көн...

Ничек булды соң бу...

Йөрәкләрдән кан сава торган көн...
Йөрәкләрдән кан сава торган көн...

Бу хакта Хәния Фәрхинең концерт директоры, алып баручы-шоумен Раил Нуриев Зөлфия Галим белән уртаклашкан. Әлеге язма җырчының сеңлесе Фирүзә Ибәтуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды. 

- 2017 елның 27 июле тормышымда мәңгегә кара көн булып калыр. Шул көнне көндезге 12 дә Хәния апа кесә телефоныма шалтыратты. Хәлемне сорашты, планнарым белән кызыксынды. Сәламәт бул, барсы өчен дә рәхмәт диде. Ни кызганыч, бу безнең соңгы сөйләшүебез, аның минем белән саубуллашуы булган икән.

Ансамблебезнең музыка җитәкчесе Марсель Шәмсетдинов кичке сәгать 4 тә кайгылы хәбәрне җиткерде. Шул секундта җанымның бер өлеше очып киткәндәй булды.

Хәния апаның моңлы тавышы, акыллы киңәшләре,вакыты белән күктән җиргә төшергән вакытлары әле дә исемдә. Ансамбльгә эшкә килгән чакларым да хәтеремдә. Беренче тапкыр 2009 елның августында очраштык. "Бәйрәм" ансамбленә эшкә урнашырга килдем. Кул-аяклар калтырый. Менә мин примадонна янында. Эшкә алырмы? Алган очракта йөзләренә кызыллык китерммәмме дип борчылам. Габделхәй абый да шунда. Ул борчылуымны аңлап: "Борчылма, энекәш. Син безнең Киек авылы егете. Әтиеңә охшасаң, барсын да булдырырсың", - диде. Мине эшкә алдылар, һәм мин беренче концертларны оештырырга чыгып киттем.

Хәния апа һәм "Бәйрәм" ансамбле белән Россиянең татарлар яшәгән барлык төбәкләрен ел саен аркылыга-буйга үттек. Бөтен җирдә зал тулы тамашачы, ансамблебезнең әнисен алкышларга, чәчәкләргә, бүләкләргә күмәләр... 16 сәгать самолетта очып Владивостокка икәү Сабантуена бардык. Хәния апа чиләкләп яуган яңгыр астында җырлады. Һава торышы, үзенең хәле нинди булуга карамастан аның өчен тамашачасы һәрвакыт беренче урында иде.

- Бергә эшләгән аны яхшы белгән кеше әйтә алам: Хәния апа кебек ягымлы, кунакчыл, үзенә авыр булса да, кешеләрне кайгыртучы башка кеше юктыр. Бервакыт ул дусты белән Камал театрына "Кырык беренче елның арбалы хатыннары" спектаклен карарга барды. Премьерага әсәрне язган Зәки Зәйнуллинның якташлары, Башкортостаннан зур делегация килгән. Хәния апа шуларны икенче көнне ресторанда кунак итмәкче булды. Ризалык бирсәләр дә, кунаклар иртән китеп барганнар. Хәния апа шуңа бик борчылган иде.

"Бәйрәм" ансамбле минем шәхси тормышымда да зур роль уйнады. Казанда перпендикуляр урамнарда яшәсәк тә, булачак хатыным белән гастрольдә таныштык. Ул Коминың Усинск шәһәренә "Бәйрәм" ансамбленең концертына дус кызы белән биюче булып килгән иде. Шуннан дуслашып киттек. Алия биюче дә булды, Хәния апага прическа да ясады. Бу урында Хәния апаның уникаль прическасы турында әйтәсем килә. Ул прическа ясатырга берничә парикмахерга барып карады, әмма нәтиҗәсе булмады. Чәчен һәрвакыт үзе ясый, кызлар булыша гына иде.

Без 2013 елда өйләнештек һәм ансамбльдән киттек. Январь аенда "Бәйрәм" Себергә гастрольгә китте, Хәния апага чәчен ясарга ярдәмче кирәк иде. Мин Алияне 10 көнгә гастрольгә җибәрдем. Шунда эшләгән акчага (мин бераз кушып) Алиягә айфон алдык. Ул аның өчен бик истәлекле булды. Аллаһка шөкер, "Бәйрәм" кавыштырган хатыннан уңдым, бәхетле гаиләмдә кызым һәм улым үсә. Аларны күреп сөенергә Хәния апа гына юк.

Без "Бәйрәм" егетләре, Габделхәй абый белән бергә моң алиһәсе, Хәния апаны онытмыйбыз. Җыелышып янына, каберенә барачакбыз. Сүз уңаеннан, без җырчы Фәннүр Нәҗипов белән бергә эшлибез. Чыгышларыбызда, юлда йөргәндә остазыбыз, җитәкчебез, әниебез кебек кадерле булган Хәния апабызны бик еш искә төшерәбез.

27 июль - безнең йөрәкләрдән кан саркый торган көн. Аны мәңгелек иленә озаткан көнне Камал театрындагы халык ташкыны бүген дә күз алдымда. Тамашачы мәхәббәте шундый буладыр инде ул! Ә җырлары мәңгелек, аларны бик күп популяр җырчылар үз репертуарларына алып җырлыйлар. Бу инде Хәния Фәрхи җырларында мәңге яши дигән сүз. Урыны җәннәттә булсын, бүгенге истәлекләребез рухына дога булып барсын.

Фото: Фирүзә Ибәтуллинаның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: