+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
30 июль , 10:36

Моң агыла, кагыла җанга

Башкорт дәүләт университетында ачык йөзле, төртмә сүзле укытучыбыз Гали Гали улы Сәетбатталов абый, әллә лек­ция­ләргә йөрүгә бигүк омтылып тормавыбызга төрттерепме, яисә әлеге вакытта кайда булуыбызны оныттырмаска теләп­ме, сүз уңаенда: “Югары белемне, турысын әйткәндә, коридорларда үтеп-сүтеп йөреп тә алырга була инде”, – дип әйтеп куя торган иде. Чыннан да, вуз аудиторияләрен, кабинетларын, залларын башка ниндидер урын белән бутау мөмкин түгел, яхшы кәеф тә, тирән уйларга чуму да бер урында: коридорлардагы тавышлы ыгы-зыгы һәм кабинетлар белән лаборатория­ләрнең уйчан тынлыгы, авыр портфельле профес­сор­ларның горур гына үтүе һәм үз серләренә үзләре чыркылдашкан кызлар.

Моң агыла, кагыла җанга
Моң агыла, кагыла җанга

Башкорт дәүләт университетында ачык йөзле, төртмә сүзле укытучыбыз Гали Гали улы Сәетбатталов абый, әллә лек­ция­ләргә йөрүгә бигүк омтылып тормавыбызга төрттерепме, яисә әлеге вакытта кайда булуыбызны оныттырмаска теләп­ме, сүз уңаенда: “Югары белемне, турысын әйткәндә, коридорларда үтеп-сүтеп йөреп тә алырга була инде”, – дип әйтеп куя торган иде. Чыннан да, вуз аудиторияләрен, кабинетларын, залларын башка ниндидер урын белән бутау мөмкин түгел, яхшы кәеф тә, тирән уйларга чуму да бер урында: коридорлардагы тавышлы ыгы-зыгы һәм кабинетлар белән лаборатория­ләрнең уйчан тынлыгы, авыр портфельле профес­сор­ларның горур гына үтүе һәм үз серләренә үзләре чыркылдашкан кызлар.

Студент еллары – һәркемнең тормышында аерым урын алып торучы чор. Шушы биш-алты елга без уй белән кабат-кабат әйләнеп кайтабыз, аның мәрә­кәле дә, әрнүле дә һәр мәлен яңадан яшәп үткәрәбез кебек. Күпчелек студентларга хас гашыйклык тойгысы үткән тормышыбызда сүнмәс ут булып сакланып кала. Без сабакташ кызларны яраттык, мөгаллим­нәребезне илаһилаштырдык һәм шушы тойгы безне, саф күңелле авыл балаларын, зыялырак һәм хислерәк иткәндер.
Алтмышынчы еллардагы студент тормышының тагын бер шәп ягы безнең ише сукыр бер тиенсезләргә театрларга һәм киноларга йөри алуда булгандыр. Хәзер моңа ышану да авыр тоелыр, әмма Башкорт академия драма театрындагы яки опера һәм балет театрындагы бер тамашаны да күрми калдырмаганбыздыр. Ә опера һәм балет театрындагы галерка исә, гомумән, безнеке иде! Спектакль башлану мәле якыная килә дулкынлану көчәя бара. Кайдадыр “чокырда”, торбаларын баркылдатып һәм скрипкалар чыелдатып, оркестр үз тавышын көйли. Менә калку урынга фрак кигән, купшы һәм зифа, залдагы гади кешеләрнең кулы да, хыялы да җитмәстәй дирижерларның берсе – я Гайнетдин Моталов, я Нариман Сабитов – чыгып баса.

Валлаһи, шундый да ыспай, тантаналык һәм рәсмилек йөзенә чыккан матур Нариман Гыйләҗ улының башкалар кебек үк гади тормышы, хатыны, балалары булуы турында ул вакытларда уйламаганмын да. Алай дисәң, университетның башкорт-урыс телләре бүлегендә укыган вакытта күршедә генә, татар теле һәм әдәбияты кафедрасында, күренекле композитор һәм дирижер Нариман Сабитовның тормыш иптәше Земфира Заһидуллина эшләвен белә идем. Университетның мыжгып торучы дөньясында да искиткеч матур бу ханымны күрми калу мөмкин түгел иде. Пөхтә, һәрчак зәвык белән киенгән, нурлы күзләреннән елмаю сүрелмәгән Земфира апа коридорлардан патшабикә кебек, шул ук вакытта игелеклелек һәм ихласлык бөркеп үтә торган иде.

Дистәләрчә еллар үткәч Земфира Зариф кызының әтисе – профессор Зариф Шакир улы Заһидуллин, легендага әве­релгән шәхес, Башкортстанда сәламәтлек саклау хезмәтенә нигез салучыларның берсе, галим-медиклар династияләренең остазы турында очерк бастыра алырмын дип ул чакта уйлый алмаганмын да, әлбәттә. Шулай ук, патриархның улы – йөрәк һәм тын юллары авыруларын искәртү, дәвалау, аллергология, курортология һәм тернәкләндерү медицинасы буенча күренекле белгеч, профессор Шамил Зариф улы Заһидуллинны да якыннан белермен дип тә уйламаганмын.

Земфира Зариф кызының тормышы һәм язмышы мөхәб­бәт, шатлык авазлары тирән тоташкан якты бер моңга охшаш. Алдымда аның улы, билгеле композитор һәм дирижер Рөстәм Сабитов калдырып киткән бик күп басмалар ята. Гәзит мәкаләләрен укып карыйм, аларда күккә күтәреп мактау, ярамсакланып аһ итү дә юк. Ләкин сөюне белдерү ихлас күңелдән булуы белән кадерле. Язмыш шулай кушкандыр, Уфада туып үскән Земфира белән Казан егете Нариман, гаилә учагын Мәскәүдә кабызды. Уфадагы өченче урта мәктәпне бик шәп тәмамлагач, Земфира Мәскәү дәүләт университетының көнчыгыш телләре бүлегенә укырга керә. Ул табигате белән зирәк. Аннан соң, зыялылар токымыннан чыккан белем, нәзакәтле зәвык, игелеклелек читтән китерелмәгән, бәлки һава кебек табигый булган гаиләдә тәрбияләнү Земфирага башка яшьтәшләре алдында өстенлек биргән. Янә дә шул, аларның курсында лекцияләрне мәшһүр тюрколог, Көнчыгыш телләре белгече һәм славист Николай Дмитриев үзе укыган. Аңа инде Башкортстанда мөнәсәбәт илаһи дәрәҗәдә ихтирамлы булды, дип раслау арттыру булмас. Профессор Дмитриев – һичшиксез, башкорт тел гыйлеменә нигез салучы. Шундый бөек галимдә укып, Земфира Зариф кызы нигезле белем алган. Көнчыгыш һәм көнбатыш телләре турында мәгълүматлы булу аңа арытаба Башкорт дәүләт университетында гамәли гарәп теле, татар диалектологиясе, урыс һәм татар телләренең чагыштырма грамматикасы, тюркологиягә кереш курслары алып бару мөмкинлеген бирде. Алтмышынчы еллар башында башкорт-урыс бүлегендә чагыштырма грамматика курсын – тәүге чорда мөхтәрәм профессорыбыз Җәлил Гыйният улы Киекбаев­ның, ә гарәп телен башкорт тел гыйлеменә нигез салучыларның берсе Закир Шакир улы Шакировның укытканын яхшы хәтерлим. Университетта Земфира Зариф кызы укытучы эшен башлаган вакытта татар теле һәм әдәбияты кафедрасы белән башкорт теле һәм әдәбияты кафедрасы бергә урнашканлыктан, телгә алынган белгечләр дә аның белән янәшә эшләгән.

Тирә-яктагылар, хезмәт­тәшләр шәхеснең формалашуына, әлбәттә, зур йогынты ясый, әмма ул хәлиткеч йогынты түгел. Фәкать гаиләдә генә хис-тойгыларны бер-берең белән уртаклаша аласың. Гаиләдә яшәү үсемлекнең таҗы ачылу барышына охшаштыр. Бу – бөреләнү, аның ярылуы һәм чәчәк атуы. Земфира Заһидуллинаның әтисе Зариф Шакир улы һәм әнисе Гайшә Госман кызы Терегулова – шәрәфле морзалар токымыннан. Аларның гаиләләрендә зыялылык һәм бер-береңә ихтирам рухы өстен торган. Олы Заһидуллин – күренекле табиб, профессор, кафедра мөдире, Гайшә апа белемне Мария кызлар гимназиясендә, фармация мәктәбендә һәм, ахыр килеп, Башкорт дәүләт медицина институтында алган. Еллар үткәч, бер журналист белән сөйләшкән вакытта, Земфира ханым болай хәтерләгән иде: “Сугыш башланган көнне без Уфа янындагы “Өршәк” совхозында идек. Бу хәбәрне ишеткән кешеләрнең елавы исемә төшсә, һаман калтыранам. Әни безне көтеп тормады, аңа Уфага тизрәк кайтып җитәргә, военкоматка барырга кирәк иде. Мобилизацияләнгәч, ул, хәрби табиб буларак, тәүлекләр буе госпитальдә эшли. Кайчак төнлә безгә нинди дә булса ризык көйләргә, өс-башны карарга йөгереп кайтып китә. Ул вакытта интеллигенциягә бирелә торган паеклар безне ач үлемнән коткарып калды”.

Илебез тарихында сизелерлек эз калдырган кырык җиденче ел. Ләкин гади кешеләр өчен төп вакыйга азык-төлеккә һәм сәнәгать товарларына карточкаларны бетерү, шулай ук, акча реформасы булгандыр. Алай дисәң, бу авыр чынбарлык әле генә өлгергәнлек аттестаты алган һәм Мәскәү, Көнчыгыш илләре институты турында хыялланган кыз баланың аңына барып җитә алдымы икән? Шулай да пайтәхетне беренче омтылыштан ук “яулап” булмаган, аның сәбәпләрен төсмерләп тормыйк. Земфира Уфага кайта һәм Башкортстан медицина институтына керә. Әтисе кызына катгый шарт куя: “Мәгәр Мәскәүдә көчеңне янә сынап карарга теләсәң, беренче курстан соң зачеткаң тулы тәртиптә булырга тиеш”. Земфира әтисенең шартларын тулысынча үти. Икенче уку елын инде ул Мәскәү дәүләт университетында дәвам итә. Шул чакта туганнарының гаилә бәйрәмнәренең берсендә кыз булачак композитор, әлегә Мәскәү консерваториясе милли студиясенең дүртенче курс студенты Нариман Сабитов белән таныша. Ягымлы, көләч йөзле, укымышлы егет матур кызның йөрәгенә юлны тиз үк таба. Якты, дөньяны онытырлык, риваять булырлык мәхәббәт шулай ярала. Искиткеч сәләтләргә ия бул­ган Казан егете консерва­ториядә берьюлы композиция факультетында да, дирижерлыкка да П. И. Чайковский исемендәге стипендияне алып укый.

Ах, Мәскәү!.. Төпкелдән башкала мохитенә килеп кергән кешене нинди хисләр чолгый икән? Сугыштан соң И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть институтында (хәзер – академия) галим, дөньяга танылган геофизик Наил Юнысов бер сөй­ләшкәндә шул турыда әйтеп тә куйган иде. Земфира Зариф кызы да соклануын яшермәде: “Мәскәүдә укыган еллар тор­мышның иң матур чоры булып хәтердә калган, пенал кебек озынча бүлмәбездә һәрчак дуслар була. Нариманның сабакташлары Андрей Эшпай, Александра Пахмутова, Роман Леденев белән бергә, мөгаен, бер концертны да калдырмаганбыздыр. Безгә бөек Сергей Яковлевич Лемешев белән Иван Семенович Козловскийның үзләрен тыңлау бәхете насыйп булды. Аля (Александра Пахмутова), әйе, минем яшьтәш, рояль артында утыра, ә матур гына тавышлы Нариман исә кушылып җырлый”.

Урыс физигы академик Лев Андреевич Арцимович, күп буын студентларының ваемсыз һәм күңелле тормышына төрт­терептер, күрәсең: “Студент – белем тутырылырга тиешле савыт түгел, ә сүнәргә әзер­ләнгән ут”, – дигән. Кыскасы, яшьләрнең ташып барган дәрте кайнар эш булып күренергә тиеш. Уфага кайткач, Нариман Сабитовны Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының баш дирижеры итеп тәгаенлиләр. Земфира Зариф кызы исә, кечкенә улларын вакытлыча якыннары карамагына калдырып, Башкорт дәүләт педагогия институтында эшли башлый. Күз сирпеп алган вакытта гына һәркем үз эшенә генә чумган кебек күренә. Әмма Нариман Сабитовның иҗаты аның әсәрләрен беренче булып тыңлаган һәм бәя биргән хатыны – Земфира Зариф кызының фатыйхасы белән дөньяга чыгарылган. Аның һәр бәһасы мактауга корылган дип уйласак, хата булыр. Ул үзенә дә, якыннарына һәм бүтәннәргә карата да бердәй үк таләпчән иде. Чын мәгъ­нәсендәге зыялылык нәкъ шунда күренә дә инде.
Бәхет сызлану-җәфалар аша килә дип раслаган Федор Достоевский хаклыдыр инде. Нариман Сабитов белән Земфира Заһидуллина арасындагы мөгамәлә гармониясенә һәрчак соклана идек. Кайнар, дәртле, дорфа, кайчак катырак сүзле композитор һәм тыйнак, хис-тойгыларын тыя белгән, нәзакәтле вуз укытучысы.

Шушы икәүне берләштер­мәсә, Аллаһы Тәгалә хаталаныр иде. Земфира Зариф кызы – музасы, янында булмаса, композитор һәм дирижер Нариман Гыйләҗ улының иҗаты шулай ук нәтиҗәле була алыр идеме икән, дип фаразларга җөрьәт итәм. Тормышының һәр мизгеле күңел җылысы белән сугарылган хатын нинди чибәр дә, көчле дә була икән. Мондый хатын киртәләрне дә, бушлыкларны да белми. Композитор Нариман Сабитов музыкада да, сөюдә дә бердәй дәрәҗәдә зирәк иде. Берсе икенчесенең дәвамы булды, бары кинәт килгән үлем бу гармонияне бозды.

Күренекле башкорт композиторы һәм дирижер Нариман Сабитов Севастопольдә гастрольдә вакытында дөнья куйды. Аңа 46 яшь кенә иде. Земфира Зариф кызы кырык бер яшендә ялгызы калды. Уфаның тарихи үзәген­дәге иркен, гөрләп торган, кунакчыл фатир кинәт бушады. Земфирада көнчыгыш хатын-кызларына хас ачык чибәрлек. Эчтән нур сибүче кара күзләр, алсу йөз, авыр чәч толымы, ә үз-үзен тотышында – бер уку йортында да бирелми торган мәртәбә, әдәпле горурлык. Сүзләрен дә, гамәлләрен дә чамалый белгән хатын буларак, Земфира Зариф кызы, ихтыяры һәм акылы белән иренең ташып торган дәртен, хисләр кайнарлыгын тормыш чынбарлыгы белән яраштыра алды. Ире үлгәч, аның тормышта кемнәр­дәндер ярдәм көтүе мөмкин дә булгандыр. Ләкин Земфира Зариф кызына бу турыда аңлатырга батырчылык итүче табылмады, Нариманның урынын берәү алу ихтималын ул күз алдына да китерми.
Нариман Сабитовның йортында 1971 елның июнендә рояль тынгач, ә Земфира Зариф кызының йөрәген бер мәлгә генә дә тынмас сызлау басып алгач, кыштырдап, еллар үтте. Әмма Октябрь революциясе һәм Цюрупа урамнары чатындагы, Уфада һәркемгә билгеле йорт тора әле. Земфира Зариф кызы улларын – Илдар белән Рөстәмне үстерде. Өлкәне – Мәскәү нефть университетының архитектура-төзелеш факультетында кафедра мөдире. Рөстәм исә, әтисенә искиткеч охшаган егет, аның юлыннан китте. Республикада билгеле композитор, Нариман Гыйләҗ улы кебек үк, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының дирижер пульты артында тора. Композитор һәм дирижер Нариман Сабитов республикада беренчеләрдән булып Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясен алган. Һәм 2010 елда шундый ук бүләк аның улын, Рөстәмне, килеп тапты. Мостай Кәримнең “Прометей” трагедиясе буенча сәхнә­ләштерелгән балетка музыка өчен ул Башкортстанның иң мәртәбәле бүләгенә лаек булды.
Земфира Зариф кызы йөрәген ачып бармады. Шулай да сизелгән мәлләрендә болай дип әйткәне билгеле: “Язмыш иремнән мәхрүм итсә дә, бәхетсез булдым дип әйтә алмыйм. Ул миңа тулысынча егерме ел искиткеч бәхет бүләк итте. Миңа аның мәхәббәте булу бәхете тиде. Ул минем алда гүзәллек дөньясын ачты, шул гүзәллекнең җәүһәрләрен бүләк итте”.

Язгы сулар белән
ярсыганбыз,
Йөрәкләрне утка
салганбыз.
Яз иде бит кичә...
Бүген исә
Җәйләр җиткән –
сизми калганбыз.

Күкрәкләрдә гөрләвекләр
тынган.
Яшьлек өчен шундый
янганбыз:
Яшьлек ерак калган,
Әйтми-нитми
Китеп барган – сизми
калганбыз.
Дус, фикердәшем Роберт Миңнуллинның бу юлларны Земфира Зариф кызы Заһидул­линага багышлавына ышанам мин.

Марсель Котлыгалләмов.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: