+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
10 август , 10:16

"Тимәгез җырларына!"

Сиринә Зәйнетдинованы Эльмира Сөләйманованың фанатлары "утка тота".

Сиринә Зәйнетдинова Эльмира Сөйләйманова башкарган "Бер генәм" җырын башкарырга булган. Башка җырчы тарафыннан танылу алган җырны янә халыкка тәкъдим итәр өчен зур тәвәккәллек кирәк. Сиринә дә башта аның авторлары Гүзәлиядән һәм Рауза Хафизовадан рөхсәт алып, социаль челтәрләр аша тамашачылар белән киңәшләшеп яздырган иде.

Әмма Эльмира Сөйләйманова иҗатына багышланган сәхифәдә мәрхүмә җырчының фанатлары аңа кискен ризасызлык белдергән.

«Бу җырны Эльмира кебек беркем башкара алмый. Җырны бозган. Эльмираның күңеле җырлый иде, ул һәр композицияне искиткеч итеп башкарды. Ничек җитми ул безгә»;

«Юк инде, Эльмираның җыры – Эльмираныкы инде. Матур җырламыйсыз, дөресен язганга гафу. Чын йөрәктән түгел, диимме соң. Үз җырларыгызны башкарыгыз, Эльмираның җырлары Эльмираныкы булып калсын инде»;

«Эльмираның җырлары үзенең көе, моңы белән калсын. Бозмагыз җырларын!»;

«Бөгелә, сыгыла. Әмма Эльмираны беркем алыштыра алмый. Аның үз матурлыгы, күлмәкләре шундый матур, үзен тотышы. Сагынып сөйләргә генә калды»;

«Тимәгез Эльмираның җырына».

Араларында:
«Ә миңа калса, Эльмира Сиринә башкаруында бу җырга шаттыр. Ә сезнең Сиринәгә карата аткан пычрак фикерләрегез Эльмирага бер дә ошамас иде, дип уйлыйм. Сиринә бу җырны Эльмирадан яхшырак башкарыйм дип җырламый бит… Әйе, җырга беренче сулыш бирүче Эльмира, һәм ул – аның хиты... Тик җырның авторлары бу җырны Сиринәгә башкарырга, яңа сулыш бирергә рөхсәт биргән икән, нишләп җырламаска... Сиринә үз стилендә, үзенең милизматикасында башкара, һәм «җырны боза» дигән фикер белән килешмим.

Сезгә бернинди начарлык эшләмәгән кешегә пычрак сүзләр атып үзегезнең өстегезгә гөнаһ алмагыз», – дигән фикер дә бар.

Аңа каршы: «Монда гөнаһ дигән сүз урынлы түгел. Мондый зур эшкә тотыныр алдыннан ныклап уйларга кирәк. Мондый стиль Эльмираның жырларына кирәкми дип уйлыйм. Сиринә үз стилендә киенсен, ләкин кеше җырын үз көенә җырлап, бозмасын. Эльмираның фанатлары бик күп, берсе дә мондый башкару белән кәнәгать булмас, дип уйлыйм», – дип язган берәү.

«Бу эшкә Сиринә дә, җырның авторлары да уйламыйча алынмагандыр дип уйлыйм. Сиринә җырны бозып җырласа, бу мөмкинлекне аңа бирмәгән булырлар иде.

Аллага шөкер, Сиринәнең дә фанатлары, аның иҗатын яратучылар бик күп, һәм алар бу җырны бик җылы кабул итә.

Ә инде «гөнаһ» сүзен ошатмавыгызга килгәндә, кешене бер дә юкка чәйнәү, сезнеңчә, әйбәтме?»

Ә сезнеңчә ничек, дуслар?

"Тимәгез җырларына!"
"Тимәгез җырларына!"
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: