+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
13 август , 08:30

Рөстәмнең язмышы таң калдырды

Алып баручы Андрей Малаховны Рөстәм Нәбиевның ачы язмышы шулкадәр тетрәндергән ки, ул аны янә Мәскәүгә чакырган. Кичә Нәбиевлар "Малахов" тапшыруында катнашты.

Рөстәмнең язмышы таң калдырды
Рөстәмнең язмышы таң калдырды
Якташыбызның язмышы, чыннан да, ачы. Ятим үскән егетне 2015 елда армиягә алалар. Ул Омскидагы Светлый поселогына хезмәт итәргә китә. 11 июльдә ант кабул итә, ә 12 июльдә коточкыч фаҗига - казарма дивары ишелеп, Рөстәмне һәм аның хезмәттәшләрен баса.

«Мин җиде сәгать хәрабәләр астында үткәрдем, тере килеш табылган соңгы кеше идем. Бу вакыт эчендә аңымда идем, сигналлар бирдем, ярдәм турында кычкырдым», — дип сөйләде ул «Россия 1» каналында «МАЛАХОВ» тапшыруы эфирында.

Аны чыгарып, ашыгыч рәвештә реанимациягә алып китәләр, анда ул өч атна үткәрә. Гомумән алганда, тернәкләндерү 11 айга сузылган. Нәбиев хастаханәгә эләккәч, авырлыгы 80 кило булган, ә чыккач үлчәүдә коточкыч сан күргән - 39 килограмм.

Нәбиев янында туганнары һәм яраткан кызы Индира була, хәзер инде аларның ике кызлары бар. Рөстәм югалып калмый, күнегүләр ясый башлый һәм моңарчы күрелмәгән югарылыкка ирешә.

Хәзер ул - социаль челтәрләрдә 2 миллион язылучысы булган популяр блогер. Моннан тыш, ул мотивацион оратор да, шулай ук Эльбрусны һәм башка биеклекләрне кулларында яулаган спортчы да. Рөстәм авырлыкта калган кешеләргә ярдәм итүне үзенең бурычы дип саный, шуңа күрә даими рәвештә хастаханәләргә һәм госпитальләргә бара, анда яугирләр белән аралаша.

"Еш кына алар алга таба ничек яшәргә икәнлеге белән кызыксына. Хәзер алар дәваханәдә, анда барысы да үзләре кебек. Әмма зур дөньяга чыгу белән авырлыклар туа - барысы да кызгана башлый. Мин әйтәм: әйе, син хәзер башка кеше, язмышыңның бу битен ябарга һәм башка тормыш белән яши башларга кирәк. Инвалидларга бүген яшәргә генә түгел, ә чыннан да, нык яхшы яшәргә мөмкин», — ди үзенә спорт «Порш»ы сатып алган һәм гаиләсе өчен зур йорт төзегән Рөстәм Нәбиев.

Сокланмаслык түгел шул. Әфарин, Рөстәм!

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: