+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
14 август , 14:15

Рөстәм тагын тауларга киткән

Рөстәм Нәбиев тагын бер тауны яулаячак. Уңышлар телик әле. 

Рөстәм тагын тауларга киткән
Рөстәм тагын тауларга киткән
Социаль челтәрләрдә ул Араратка менү турында сөйләде. Рөстәм инде 3200 метр биеклектәге беренче лагерьга килеп җиткән. Ул моның катлаулы урын булуын күрсәтте -  ташлар бик күп. Ә бүген аларның төркеме 4200 метр дәрәҗәсендә икенче лагерьга кадәр барып җитәргә тиеш.

"Моннан 10 км барырга кирәк булачак. Беренче лагерьдан тау күренми, болытлар белән капланган. Гомумән, миңа кулда 20 км барырга туры киләчәк. Үземне бик яхшы хис итәм, һава торышы әлегә сөендерә, борчылмагыз. Җиңел булмаячак", - дип хәбәр итте ул.

Рөстәм Нәбиев Омскидагы ВДВ уку үзәге казармасы ишелгәннән соң аякларсыз калды. Бу аңа гадәти тормыш рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм хәтта тауларны буйсындырырга комачауламый. 2020 елда ул бер кул белән Эльбрус түбәсенә менде. Ә 2021 елда дөньяда Непалдагы сигез меңлек Манаслу тавының башына кулларында менеп җиткән беренче кеше булды. Шулай ук Нәбиев копилкасында Килиманджаро (5 895 метр) һәм Аконкагуа (6962 метр) тау түбәләре бар.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: