+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
23 август , 11:50

Рөстәм биеклектән курка?

Рөстәм Нәбиев ел башында «Россия 1» телеканалында «Гаҗәеп кешеләр» программасында катнашкан иде.

Рөстәм биеклектән курка?
Рөстәм биеклектән курка?

Тамашачылар соравы буенча күптән түгел бу тапшыруны кабатлап күрсәттеләр. 

Анда ул үзенең авыр язмышы турында сөйләп, халыкны тетрәндерде.

Рөстәм Нәбиев планетаның иң биек тауларын буйсындыруы белән танылды, ул инде Аконкагуа, Манасла, Эльбрус, Казбек һәм Араратка менгән. Уфалы сүзләренчә, ул тауларга кулларында менү буенча биш дөнья рекорды куйган һәм Гиннесс рекордлар китабының рекордсмены булып тора.

Тапшыру эфирында аңа скалодромны буйсындырырга тәкъдим иттеләр, тик башта экспертлар маршрутны очраклы сайларга тиеш иде, шул ук вакытта тәкъдим ителгән вариантларның берсе генә дөрес иде. Нәбиев беренче тапкыр ук, куллары белән стенадагы баганаларга тотына-тотына өскә күтәрелде, аны озак алкышладылар. Икенче бирем шул ук менү булды, ләкин инде күзләрен бәйләп. Нәбиев, сукырларча кармаланып, югарыга күтәрелеп, тамашачыларны тагын гаҗәпләндерде.

Тапшыру экспертларының берсе, телевидение алып баручысы Александр Пушной Рөстәмне ихтыяр көче өчен мактады. Нәбиев биеклектән курыкканын, әмма үзенең куркуын спорт ярдәмендә җиңүен белдерде.

- Сезнең ихтыяр көчегез таң калдыра, - диде Пушной. - Сезнең физик һәм әхлакый осталыгыгыз гаҗәпләндерә. Шул ук вакытта, бу - абсолют куркусызлык.

Бу тапшыруны караган якташларының күпчелеге Рөстәмне хуплап, бик матур теләкләр калдырган. 

 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: