Суфиян Поварисов исемен аның туган ягы, Башкортстанның Илеш районыннан аерып карап була микән? Минемчә, юктыр. Без аның белән үткән гасырның 80нче елларыннан башлап ныклап аралашып яшәдек. Аралашуыбыз да студентның үз укытучысы белән булырга тиешле мөнәсәбәте генә түгел иде. Тора-бара гаиләләребез белән табындашлар да булып киттек. Кызлары Фәридә дә якын итеп килеп йөрде.
Безне бер-беребезне ныклап бәйләүче ике мөһим сәбәп тә бар иде. Шуларның беренчесе – ул минем әткәй яклап абзый булса, икенчесе – туган ягыбыз Илеш берләштерде. Гомеренең соңгы елларында аның белән очрашуларыбыз да ешайды. Һәрбер очрашуыбызда әңгәмәбез Илеш, андагы кешеләр турында барды. Мин аның туган ягыбыз һәм якташларыбыз турында начар фикерле булганын хәтерләмим. Һәрбер якташыбызны, гади колхозчы, укытучы, югары дәрәҗәдәге җитәкче булсынмы – һәрберсен җылы итеп искә алып, аларның авылларындагы, райондагы хезмәтенең республика, ил өчен мөһим булуын зур горурлану белән, хисләнеп сөйли иде.
Илешнең, аның кешеләренең кечкенә уңышларына да Суфиян абый сабыйларча шатланды, чөнки аның җаны-тәне, бөтен уй-фикерләре, үз-үзен тотышы, характеры Илеш рухы белән сугарылган иде. Аның рухының нигезендә якташларыбызның иманлылыгы ята бит. Ә иманлылык дини төшенчә генә түгел, ул халкыбызның, милләтебезнең яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлак нормаларын да үз эченә ала. Ул һәрвакыт “Илеш халкы – иманлы халык ул” дип әйтергә ярата иде. Шушы темага “Кызыл таң” гәзитендә берничә мәкалә дә бастырып чыгарды. Суфиян абыйның күңеле иманлылыктан ташып торды, үзе дә шәкертләрен һәрвакыт изгелеккә, яхшылыкка өйрәтте, аң-белемгә чакырды, аларда әхлаклылык, яхшы сыйфатлар гына тәрбияләргә тырышты.
Ул мине киләчәктә югары уку йорты укытучысы итеп күрергә теләде. Күренекле галим, танылган язучы буларак, аны районнарга очрашуларга еш чакырдылар. Шундый командировкалары вакытында, өченче курста укыган чагымда ук, үзенең 1-2 курслардагы дәресләрен үткәрүне, деканат белән сөйләшеп, миңа ышанып тапшырып китә иде. Әлбәттә, мин дә ул ышанычны акларга тырыштым, аның йөзенә кызыллык китермәдем булса кирәк.
Суфиян Шәмсетдин улы турында сүз чыкса, татар әдәбияты классигы, язучы, әдәбият һәм тел галиме, публицист, тәнкыйтьче, тарихчы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, сәясмән Галимҗан Ибраһимов күз алдына килеп баса. Чөнки ул — аның әдәби иҗатын да, шәхси һәм иҗтимагый тормышын да берьюлы тирәнтен өйрәнгән бердәнбер галим. Шуның нәтиҗәсендә иҗат ителгән бу тарихи шәхес турындагы трилогиясе киң җәмәгатьчелек тарафыннан уңай кабул ителде һәм ул берничә тапкыр татар һәм башкорт телләрендә басылып чыкты.
Суфиян абыйны искә төшерсәң — Галимҗан Ибраһимов, икесе турында да сөйли башласаң, Галимҗан Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләр” хикәясенең башлангыч бүлегендәге мосафир бабайның кызыл орлыклары хәтергә килә. Суфиян абый да Башкорт дәүләт университетында, Башкорт дәүләт педагогия университетында укыткан чорында булачак татар теле һәм әдәбияты укытучыларына шул бабай кебек иманлылык орлыклары таратты. Шул орлыклар белән туенган шәкертләре үзләре дә, төрле районнарга, шәһәрләргә һәм авылларга таралып, шундый ук иманлылык орлыкларын үзләренең укучылары күңеленә чәчте. Иманым камил, Суфиян абыйның йөрәк җылысы сеңгән ул орлыклар буыннан-буынга тапшырылып, бөтен тирә-якка таралып, мәмләкәтнең милләтебез бакчасында аллы-гөлле чәчәкләр булып һәр тарафка ямь таратып утыралардыр.
Суфиян абыйның иң зур байлыгы иман булды, аны беркайдан да сатып алып та, завод-фабрикада җитештереп тә, буыннан-буынга мирас итеп калдырып та булмый. Ул — аңа ата-ана тәрбиясе, үз халкының гореф-гадәтләре, тәрбиялелеге, укымышлылыгы аша Ходайдан иңгән, сеңгән бүләк. Аның мулла малае булуы да иманлы булуына зур йогынты ясагандыр. Суфиян абый кебек кешеләр үзләренең әхирәткә китәсе көннәрен дә алдан сиземлиләр булса кирәк. 2016 елның 25 июнендә без аның белән телефоннан озак кына сөйләштек. Ул миңа үзенең “Ходай үзе бирде безгә бәхет көнен!” дигән поэма язып бетерүен сөйләде һәм аны нәкъ “Кызыл таң”ның 2 июль, шимбә санында бастырып чыгаруны сорады. Тавышы көр, күңеле күтәренке, алдагы көннәрдә ниндидер кайгы-хәсрәт булырга тиешлеге сизелми дә иде. Поэманың шул датада дөнья күрәчәгенә вәгъдә бирдем һәм Казан шәһәренә командировкага кузгалдым, кайткач, поэма турында сөйләшер өчен аның фатирында очрашу турында килештек. 2 июльдә Казаннан Уфага кайтырга чыктык. Яр Чаллыга җитәрәк миңа Суфиян абыйның хастаханәгә эләгеп, кинәт вафат булуы турындагы кайгылы хәбәрне җиткерделәр. Рамазан аенда, ураза ае тәмамланырга өч көн калгач, ул безнең арабыздан мәңгелек йортына күчте. Шушы көнне, вәгъдәләшкәнчә, аның соңгы иҗат җимеше булган “Ходай үзе бирде безгә бәхет көнен!” поэмасы “Кызыл таң”да дөнья күрде. Ул поэманы кат-кат укыйм да, исеме, эчтәлеге турындагы уйлар күңелгә тынгылык бирми. Ни өчен бу соңгы әдәби җимешен нәкъ 2нче июльдә бастырып чыгаруны сорады икән? Анда нинди бәхет көне турында сүз бара соң?
Борынгы әдәбияттан билгеле булуынча, ул чор шагыйрьләре, язучылары Ходай Тәгалә янына күчү көнен бәхет, бәйрәм көне дип атаганнар. Минемчә, Суфиян абыйның күңеле мәңгелек йортына күчү көнен сизенгәндер. Шулай булмаса, поэмасын бастырып чыгаруны шул көнгә тәгаен үзе билгеләмәс иде. Әлбәттә, бу поэма фәлсәфи эчтәлекле. Әсәреннән күренүенчә, бәхет ул – егетнең кызга, кызның егеткә, җирдәге тормышка, яраткан эшеңә, Ходайга мәхәббәтле, үзеңнең иманлы булуыңда. “Җиһандагы мәхәббәт йомгагы” булган Җир шарында һәрвакыт “ак” белән “кара”лар көрәше бара, ә “гөнаһсыз, саф ил” бары тик “зәңгәр күкнең аръягында”. Җирдәге тормыш иманга һәм мәхәббәткә таянырга тиеш, чөнки бу төшенчәләр кешелекнең тоткасы да, халкыбызның яшәү мәгънәсен дә ачып бирә. Мәчеткә барып, азан тыңланган, ураза тотып, йөрәкләр сафланган, күңел назланган һәм Ходай аңа үзе биргән шушы көнне.
Иманлы кеше генә фани дөньяда да, әхирәттә дә тулы бәхеткә ирешә, диелә изге Коръән китабында. Суфиян абый бу дөньяда үзен бәхетле санады дип уйлыйм мин. Төпкел бер авылда туып-үскән малайның фән кыяларын яулап, филология фәннәре докторы, профессор булуы, Бөек Ватан сугышыннан Җиңү яулап исән-имин кайтуы, татар-башкорт әдәбиятында киң танылу алып, халык язучысы дәрәҗәсенә ирешүе генә дә үзе күп нәрсә турында бәян итә. Әйтүемчә, Суфиян абый нинди генә мактаулы исемнәр алган дәрәҗәле шәхес булмасын, аны туган җире Илешсез күз алдына китереп булмый. Ул бит читтәге матурлыкны, башкалардагы хезмәт сөючәнлекне ачып бирер өчен дә туган ягының гүзәллеге, якташларының уңганлыгы белән чагыштырып сөйли иде. Аның якташларын – игенчеләрне, хезмәт батырларын зурлап язган әсәрләре дә байтак.
Суфиян абый өчен туган ягы — Илеш җире бер таяну ноктасы, гүзәллекнең, хезмәт сөючәнлекнең үрнәге булып хезмәт итте. Кыскасы, ул Илешнең чын ватанпәрвәре булды. Ә ватанпәрвәрлек иманлылыктан килә. Суфиян абый чын-чынлап Илешнең иманлы шәхесе иде.
Фаил Фәтхетдинов,
“Кызыл таң” иҗтимагый-сәяси гәзитенең баш мөхәррире,
Илеш якташлар җәмгыяте рәисе.