+3 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
6 сентябрь , 09:35

Безгә БАМ да ят түгел!

Саҗидә Нуриәхмәтова “гасыр төзелеше” турында матур хатирәләр саклый.

Безгә БАМ да ят түгел!
Безгә БАМ да ят түгел!
1974 елның гыйнварында комсомол яшьләрдән торган беренче десант җиң сызганып Байкал-Амур магистрален төзи башлый. Ул елларда БАМны гасырның легендар төзелеше дип атыйлар. Һәм ул гамәлдә дә шулай була. Унбиш елда 4300 километр тимер юл төзелә. БАМны төзүгә Башкортстан егетләре һәм кызлары да лаеклы өлеш кертә. Бүген гәзит укучыларын аларның берсе белән таныштырабыз.

Мастер Галина Михайловна сыйныф бүлмәсенә ут капкандай ашыгып килеп керде дә, Саҗидәгә ябышты:
 
– Сине училище директоры чакырта, тагын нинди юньсезлек эшләдең икән инде?..
 
Аның шулай дорфа сөйләшүенә Саҗидә аптырап куйды. Төркемдәге иң яхшы укучы кыз да инде ул! Тәртип бозып йөргәне дә юк...
 
Мастердан аермалы буларак, директор Саҗидә белән бик җылы сөйләште. Алай да, укытучылардан һәм тәрбиячеләрдән узып, училище биләмәләреннән чыгып йөрмәскә кушты.
Саҗидә шунда гына сүзнең нәрсә турында баруын аңлады. Бер атна чамасы элек төркемдәге җиде кыз Иглин районының бер авылына барып, халыкка концерт күрсәтеп кайткан иде, димәк, шуны директорга җиткергәннәр.
 
– Бүген шул авылның колхоз рәисе кереп чыккан иде, сезгә шуны тапшыруны сорады, – дип, директор өстәлдә яткан ниндидер конвертны алып, Саҗидәнең кулына тоттырды.
Директор кабинетыннан чыккач Саҗидә ашыгып конвертны ачкан иде, үз күзләренә ышанмый торды. Конверт эчендә 30 сум акча ята. Өч данә кызыл унлыклар...
Кыз тиз генә кибеткә чыгып зур бер торт, башка күчтәнәчләр алып керде дә, концертта катнашкан кызларны чәй табынына чакырды.
Саҗидә 1960 елның 3 апрелендә Борай районының кечкенә Абдулла авылында Вазыйфа һәм Рифгать Нуриәхмәтовлар гаиләсендә өченче бала булып якты дөньяга килгән. Абыйлары Нәфкать белән Әсхәттән соң туган беренче кызлары булгангамы, әти-әнисе аны иркәләп кенә үстерәләр. Хәер, Саҗидә үзе дә уңган кыз булып үсә, аеруча җыр-биюгә оста була. Өстәвенә, әтисе дә: “Һай, минем кызым бар яклап та булдыра!” – дип очындырып тора. Шуңа авыл клубында оештырылган бер генә чара да Саҗидәсез үтми. Барлык авыл халкы аны үскәч артист булыр, дип юрый. Сигезенчене тәмамлаганда сыйныф җитәкчесе Рита апалары да артистлыкка укырга керергә тәкъдим итә.
 
Туган авылы мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, Саҗидә күршедәге Бустанай сигезьеллык мәктәбенә бара. Ә сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Уфадагы 18нче һөнәрчелек училищесына укырга керә. Штукатур-буяучы булырга. Чөнки Саҗидәдән соң әти-әнисе тагын бер кыз һәм өч ул алып кайталар. Ә күпбалалы гаиләләр өчен тормыш ул елларда да бик җиңелдән түгел иде. Шуңа ата-аналар сигез сыйныфны тәмамлаган ул һәм кызларын тизрәк һөнәрле итүне хәстәрли иде. Тизрәк безнең яннан китсен дә, үз көнен үзе күрә башласын!
 
Саҗидә училищеда укыган елларда Байкал-Амур магистрален төзү башлана. Гәзит-журналлар да шул хакта гына яза, радио да шул турыда сөйли, телевидение аша да БАМдагы
бөек төзелешләрне күрсәтәләр.
 
Училищены тәмамлаганда Саҗидәне тагын директор янына чакырдылар. Тик бу юлы ялгызы түгел, Дәүләкәннән Миңнегөл һәм Салават районыннан Рауза белән өчәүләп керделәр директор кабинетына.
Училище директоры кызларны бу юлы тагын да ягымлырак каршылады.
 
– Сез инде кичәге мәктәп укучылары түгел. Бүген-иртәгә училище тәмамлау турында диплом алып, зур тормышка аяк басарга торасыз. Иң мөһиме, хәзер сезнең һөнәрегез бар. Безнең училище коллективы сезгә тормыш юлыгызны илебезнең иң алдынгы карашлы яшьләре белән илебезнең иң зур, иң мөһим төзелешендә башлау мөмкинлеге тәкъдим итә. Безнең ышанычны акларсыз, дип ышанабыз.
 
Шул көнне үк кызларны бер атнага өйләренә кайтарып җибәрәләр. Шундый ерак төзелешкә барырга әти-әниләренең ризалыгын алып килү өчен. Дипломлы белгечләр булсалар да, алар барысы да балигъ булмаганнар яшендә бит әле!
 
Саҗидәнең әтисе – беркадәр дөнья күргән кеше, кызына шундый зур ышаныч күрсәтүләренә бик куанды. Дөнья күреп кайтырсың, диде. Әнисе исә БАМ турында ишетергә дә теләмәде.
 
– Ул бит Кытай чигендә икән, алай-болай авырып китсәң, сине кем хәстәрләр? – дип елап ук җибәрде.
Әтисе белән әнисенең бер атна тартышуы Рифгать абыйның җиңүе белән тәмамланды.
 
Училищеның башка төркемнәреннән сайлап алынган җиде егет белән өч кызны тимер юл вокзалына алып төшеп, бик зурлап “Гасыр төзелешенә” озаттылар.
 
– Поездда бик озак бардык. Ул елның җәе бик эссе булды. Ничәдер тәүлек баргач, Байкал күлен дә узып киттек. Ниһаять, җиде тәүлек дигәндә поездыбыз Амур өлкәсенең Шимановская станциясенә барып туктады.
Вагоннардан төшкәч, яшьләрне автобусларга утыртып ары алып китәләр. Озак кына баргач, бер зур гына поселокта тукталалар. Биредә йортлар булмый диярлек, кайсы якка карасаң да вагончыклар тезелеп киткән. Аларның кайсы – тәгәрмәч өстендә, кайберләре тимер чаналарда утыра. Төзүчеләр поселогы, дип аңлаталар. Саҗидәләр эшләячәк 587нче төзелеш-монтаж поезды шушында урнашкан икән.
 
Озак кына көткәннән соң, яшьләрне берәмләп контора урнашкан вагончыкка чакырып алалар һәм һәркайсына 300әр сум акча бирәләр. “Подъемный” диләр. Шунда ук хуҗалык кирәк-ярагы тутырылган пакетлар да тараталар. Өлкән яшьтәге бер ханым Саҗидәләрне бер вагончыкка алып кереп, анда тезелеп торган тимер караватларны күрсәтә. Кызлар шушында яшәячәк икән. Барлык уңайлыклар урамда. Хәтта эчәр суны да көнгә ике генә тапкыр – иртән һәм кич китерәләр. Аны һәркем чиләкләргә агызып алып, көне буена җитәрлек итеп ташып куя. Кер юарга кирәк булса, вагончык эчендәге тимер мичкә ягып, су кайнатасың.
 
Аннары теге ханым кызларны янәшәдәге кибеткә алып китте. Андагы товар муллыгын күреп, кызларның исе-акылы китте. Колбасаның гына унбишләп төрен санадылар. Алма, груша, апельсиннар... Ә чәйләрнең ниндие генә юк! Һиндстанныкы да, Цейлонныкы да, ә Краснодар һәм Грузиянекен әйтеп тә торасы түгел. Кызлар посылка җибәреп, әти-әниләрен дә куандырырга булды. Ярый әле почта бүлекчәсе ерак түгел икән. Алган күчтәнәчләрен тартмаларга тутыра башлаганнар иде, бер тартмага гына сыймады, икенчесен сорап алырга туры килде.
 
Бер атна ял иткәннән соң, кызларны эшкә алып чыктылар. Тагын бер атна үткәч, Саҗидәгә авылдан хат килә. “Ул кадәр акчаны каян алдың? Син анда урлашып йөрисеңме әллә?” – дип язган әнисе.
 
Саҗидә Нуриәхмәтова Байкал-Амур магистрале төзелешендә барлыгы өч ел эшләргә өлгерә. Күбрәге Талдан поселогында яши. Хәзер ул шәһәр статусында. Өч ел дәвамында яхшысы да, яманы да, дигәндәй, күп була. Яшь чак бит. Тимер юлда эшләүче Талдан егете Андрей Варичка үлеп гашыйк була. Өйләнешәләр. Яшь гаиләгә аерым бүлмә бирәләр. Тик Андрей оятсыз кеше булып чыга. Хатынының күз алдында диярлек аның бик якын бер ахирәте белән хыянәт итә. Саҗидә мондый хәлне бик авыр кичерә. Улының үле тууын да табиблар стресс кичерү белән аңлата. Яшәүнең мәгънәсен югалткан яшь хатын, әйберләрен контейнерга төяп, Яңавыл станциясенә озата да, үзе дә юлга чыга. Кызулык белән хәтта документларын да алып тормый.
 
Пенсиягә чыгар вакыт җиткәч, Саҗидәгә ул вакыттагы кызулыгы өчен үкенергә туры килә, әлбәттә. Ни дисәң дә, өч ел хезмәт стажы хатын-кыз өчен аз түгел.
Саҗидә ханым бүген Агыйдел шәһәрендә яши. Лаеклы ялда. БАМда эшләгән вакытын сагынып искә ала. Уфада һөнәрчелек училищесында ике ел буе бергә укыган, аннары бергәләп БАМ төзелешенә киткән Салават районының Урмантау авылы кызы Рауза Минһаҗеваны аеруча нык сагына ул. Аның белән очрашып бер рәхәтләнеп сөйләшеп утырасы килә. Рауза Талдан поселогында яшәүче урыс егете Константин Толстыгинга кияүгә чыгып, БАМда яшәргә калган.
 
“Кызыл таң” гәзитен укучылар арасында, бәлки, Рауза Минһаҗеваның туганнары яки якыннары бардыр. Аларның берәрсе 8-917-795-79-41 телефоны буенча элемтәгә чыкса, Саҗидә ханым бик рәхмәтле булыр иде.

Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: