+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
8 сентябрь , 22:20

Александр Масляков вафат

Телевидениедә "КВН" программасын алып баручы Александр Масляков вафат булган.

Александр Масляков вафат
Александр Масляков вафат
Бу хакта КВН телеграм каналы хәбәр итә.

Масляковка 82 яшь булган.

«Ул «КВН» хәрәкәтенең барлык катнашучылары һәм миллионлаган тамашачылар өчен һәрвакыт легенда булып калыр. 1964 елдан бирле ул «КВН» тапшыруын алып барып, Русиядә һәм чит илләрдә дә юмор һәм сатира символына әйләнде», – диелгән телеграм-каналда.

 

 2022 елда ковид белән авырганнан соң, тапшырудан китә, савыккач, кабат чыга, әмма 2 генә тапшыру алып бара. Аның үпкәсендә шеш табыла, табиблар, аны операция белән алып атарга ярамый, дигән нәтиҗәгә килә. 2024 елда ул тулысынча эшеннән китә.

SHOT хәбәр итүенчә, Александр Масляковның үлеме сәбәбе – үпкә рагы. Ул соңгы ярты елда авыр хәлдә булган, авырдан сөйләшкән, тын кысылуга зарланган.

 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: