+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
10 сентябрь , 08:10

Масляков нинди байлык калдырган?

Александр Масляковның үлгәннән соң якыннарына нинди байлык калдыруы билгеле.

Масляков нинди байлык калдырган?
Масляков нинди байлык калдырган?
«КВН» тапшыруларын алып баручының милке тол хатыны Светлана Анатольевна һәм бердәнбер улына кала, дип яза kp.ru.

Милек аз түгел. Масляковның Мәскәүдә 200 квадрат метр мәйданлы фатиры бар. 2019 елда ул Рублевкадагы элиталы бистәдә 654 квадрат метр мәйданлы йорт хуҗасы булган. Бу милек өчен «КВН» легендасы 388 миллион сум түләгән. Фатиры һәм йорты Масляковның тол хатынына калырга тиеш, чөнки улының үз күчемсез милке бар – башкалада фатиры һәм Мәскәү янында йорты.

Моннан тыш, Александр Васильевич улына «ТТО АМИК» компаниясен калдырган. Ачык чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, 2023 елда табыш 287 миллион 266 мең сум тәшкил иткән. Соңгы берничә елда «КВН» белән «АМИК» генеральный директоры белән бергә Масляковның варисы идарә иткән. Шереметьев урамындагы «Планета КВН» бинасы – шулай ук Масляковлар гаиләсенеке.

Александр Масляков 8 сентябрьдә 2 ел көрәшкәннән соң 
үпкә яман шешеннән үлде. Үләр алдыннан соңгы атналарын ул Мәскәү дәваханәсенең паллиатив ярдәм бүлегендә үткәргән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: