Изгелек кылу өчен күп кирәкме? Әлбәттә, юк. Күңел кушуы да җитә. Бүген һәркем җитеш тормышта яши, кешегә ярдәм кирәкми, дип уйлаучылар да җитәрлек. Әйе, шулай. Әмма соңгы вакытта нәкъ шушы барлык күбебездә кешелек сыйфатларын юкка чыгарды да кебек инде. Күршеләрне танымыйбыз, туганнарны онытабыз... Үзебезгә ярдәм кирәкмәсә, якыннарыбызга да шалтыратырга вакыт тапмыйбыз... Бәхеткә, башкаларга ярдәм кирәк вакытта үзенең рәхәт тормышын бер мизгелдә салкын, шыксыз яшәү урынына алмаштырырга әзер булучылар да юк түгел.
Яшь кенә булуына карамастан, Руслан Гәрәев инде озак еллар баш табиб вазыйфасын башкара. Руслан Рәлиф улы Борай районының Кушманак авылында 1987 елда дөньяга килгән. Мәктәптән соң Башкорт дәүләт медицина университетына укырга кергән. Хирург белгечлеген алгач, 2012 елда Бакалы үзәк район дәваханәсендә хирург булып эшли башлый. 2018 елда баш табиб вазыйфасына билгеләнә. Соңрак — Уфаның БДМУ клиникасында, аннары — Республика табиб-физкультура диспансерында, хәзер инде Уфаның 8нче дәваханәсендә баш табиб булып эшли ул. Генерал Шәйморатов ордены, Лука Крымский медале белән бүләкләнгән табиб дүрт тапкыр махсус хәрби операция зонасында да булган. Бүген сүз шул турыда.
– Руслан Рәлифович, табиб һөнәре, тәү чиратта, кешеләргә ярдәм итү белән бәйле. Сезне күпләр бик тәҗрибәле хирург дип белә. Махсус хәрби операция зонасында авырулар белән генә күзгә-күз очрашмыйсың бит... Анда нинди максат белән юлландыгыз?
– 2022 елда махсус хәрби операция игълан ителгәч тә читтә каласым килмәде. 2 мартта ук инде без Донбасска кузгалдык. Махсус хәрби операция зонасына барырга теләүчеләрдән бригада төзелде. Анда биш кеше керде. Отпуск алып, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе һәм республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы канаты астында, яраланган солдатларга һәм урындагы халыкка медицина ярдәме күрсәтү максатында юлландык ул сәфәргә. Ике табиб Луганскига китте, калганнарыбыз Донецкта калдык. Шунда бер ай урындагы дәваханәләрдә эшләдек.
– Сез хәрбиләргә генә түгел, урындагы халыкка да ярдәм күрсәткәнсез. Сезне анда ничек каршы алдылар? Ниндидер каршылыклар булмадымы?
– Безне көтәләр иде... Әлбәттә, әле ул вакытта табибларны анда эш белән командировкага җибәрү юк иде. Шулай да урындагы халыкка күптән тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәгәнлеге күренеп тора иде. Анда бит инде 2014 елдан башлап шушы буталчык хәлләр дәвам иткән. Алар еш кына ут астына эләккән һәм башка хәрби бәрелешләр зонасында булган. Ә 2022 елда махсус хәрби операция турында игълан ителгәч, тугандаш халыкларның аларга ярдәм итәргә әзер булуын үз күзләре белән күрделәр. Алар безне шатланып кабул итте.
Без солдатларга да, урындагы халыкка да ярдәм күрсәттек. Хәтта әсирлеккә алынганнарны да сак астында алып киләләр иде.
– Бер айдан Сез исән-имин туган якларыгызга кайткансыз. Әмма моның белән генә чикләнмәгәнсез...
– Кайтып, озак та үтми, июль айларында, Донецк Халык Республикасындагы Красный Лиман шәһәренә табиблар кирәк, дигән хәбәр килде. Монысы инде рәсми рәвештә, Сәламәтлек саклау министрлыгы командировкага җибәрергә тиеш иде. Ул вакытта Донецк һәм Луганск республикалары белән килешү дә төзелгән иде. Аңа ярашлы, безнең табиблар анда барып ярдәм күрсәтә ала иде. Бу юлы 6 табиб барырга уйладык, урындагы халыкка ярдәм итәргә тиеш идек. Без булган урын күптән түгел генә дошман кулыннан азат ителгән иде, анда нинди бәрелешләр булганлыгы аңлашыла инде. Шуңа да урындагы халыкка җитди медицина ярдәме таләп ителә иде. Бу юлы да бер ай эшләдек.
Өченче тапкыр шул ук 2022 елның октябрендә Красный Лучтагы госпитальгә эшкә бардым. Бу шәһәрне Башкортстан үз канаты астына алды. Анда үзебез госпиталь булдырып, бер ай дәвамында яраланган солдатларны дәваладык.
2023 елның ноябрендә ирекле контрактка кул куйдым. Санкт-Петербургта иреклеләр отряды бар иде. Отрядка кирәкле урыннарга җибәрү өчен табибларны җыялар. Бу юлы ярты ел дәвамында авыруларга ярдәм күрсәттек.
– Нинди шартларда яшәдегез? Авыруларны, яралы солдатларны дәвалау өчен анда тиешле шартлар тудырылганмы?
– Төрлечә булды инде. Госпитальдә эшләгәндә яшәү шартлары яхшырак иде, ә медицина батальонында булганда блиндажда да яшәдек, җир астында операцияләр дә ясадык. Анда хәрби бәрелешләр булган җирдән ерак түгел идек. Медицина ярдәме күрсәтүнең беренче этабын без үткәрә идек. Гомумән, эш бик тыгыз булды. Шартлау нәтиҗәсендә алган яраларны дәвалау, операцияләр ясау безнең көндәлек эштән күпкә аерыла. Мәсәлән, хирург тәүге ярдәмне күрсәтеп, солдатның хәле яхшыргач та, аның белән башка белгечләр эшли башлый. Чөнки хирург бер генә сугышчы белән 3-4 сәгать вакытын үткәрсә, калганнарга тиешле игътибар бүленмәячәк. Безгә солдатларның гомерен саклап калу һәм аларны тизрәк аякка бастыру максаты куелган. Атап әйткәндә, тәү чиратта аның гомерен куркыныч астына куйган сәбәпләрне юкка чыгарырга тиешбез. Бу тизрәк диагностика үткәрүне дә, җәрәхәтләнгән әгъзаларын тәртипкә китерүне дә һәм башкаларны үз эченә ала. Икенче этапта авыруга операция билгеләнә, аның йөрәге тикшерелә, ягъни инде хәле уртачага китерелгән авыруны җентекләп тикшерү башлана. Мәсәлән, беренче этапта кан тамыры өзелгән урынга вакытлыча протез куелса, икенчесендә аны дәвалау турында сүз бара. Өченче этапта авыру госпитальгә күчә. Анда аны яңадан тулысынча тикшереп, дәвалыйлар. Берәүләрне кире сафка кайтарганчы дәваласак, авыррак хәлдә булганнарны башка госпитальләргә күчереп, дәвалау билгеләнә. Мин беренче һәм өченче этапларда эшләдем. Шуңа да яңа гына яраланган солдатларга ярдәм күрсәтү, аларны дәвалау белән дә очраштым.
– Якташларыбызны да дәваларга туры килдеме?
– Әлбәттә! Башкортстан егетләре белән дә таныштым. Шуны билгелисем килә, Башкортстаннан ярдәм чиксез. Йөк-йөк килгән гуманитар ярдәмне солдатларыбыз югары бәяли. Мисал өчен шуны әйтим. “Син кайдан?” – дип сорыйлар. “Башкортстаннан”, дигәч: “О-о-о, сез һәрвакыт игътибар үзәгендә”, — диләр. Яисә: “Гуманитар ярдәм кайдан?” — дип сорыйлар да, “Янә Башкортстаннан!”— диләр. Ярдәм, чыннан да, бик зур. Анда азык-төлек тә, медицина препаратлары да җитәрлек.
– Үз теләгегез белән махсус хәрби операция зонасына барырга булгач, гаиләгез, якыннарыгыз бу хәбәрне ничек кабул итте?
– Әти-әнигә кая барганымны тәүдә әйтмәдем. Бер-ике айлык командировкага җибәрәләр, чикне чыкмаячакбыз, дип кенә аңлаттым. Әмма алар тыныч тормышта шулай айлар дәвамында командировкага ни өчен баруымны аңлады инде. Уйланалар. Борчылалар. Аларның борчылуын белгәч, миңа да авыр. Ә күңелдә курку булганда эшнең нәтиҗәсе дә төрлечә була бит. Шуңа мөмкин кадәр аларның тынычлыгын сакларга тырыштым. Бәхеткә, анда бәйләнеш бар, шуңа шалтыратып тордым.
Тормыш иптәшем Дилара Әсхәт кызы белән 11 һәм 4 яшьлек улларыбыз Адель һәм Рамзанны, 8 яшьлек кызыбыз Асельне тәрбиялибез. Аларга һәрвакыт патриот булырга, илне яратырга кирәклеген аңлатам. Безнең ил — ул без. Шуңа аны сакларга тиешбез. Тормыш иптәшем барысын да аңлап кабул итте. Аңа аеруча авыр булгандыр, дип уйлыйм. Балаларны тәрбияләү аның иңнәренә генә торып калды бит. Әмма ул моны сиздермәде.
– Яу кырында дуслык, кешелеклелек сыйфатлары, изгелек кылу төшенчәләре күпкә ныграк чагыла, диләр. Сез дә моны күргәнсездер. Ә тыныч тормышта без ни өчен андый түгел соң?..
– Мин бу турыда күп уйландым. Тыныч тормышта күпчелек үзебез, матди байлык турында уйлыйбыз. Кеше авыр хәлдә калса, алар бер төркемгә берләшә. Без бер-беребезнең кадерен ныграк белә башлыйбыз. Мин моны кемнедер гаепләү өчен әйтмим. Без бит тыныч тормышта кредит, ипотека алып, яшәешебезне яхшыртырга тырышабыз. Аны түләү өчен, билгеле, күп эшләргә кирәк. Шунда бер-беребезгә вакыт калмый. Ә яу кырында болар берсе дә мөһим түгел. Анда гомернең никадәр кадерле булуын аңлыйсың. Янәшәңдәге кешеләрнең никадәр сине хөрмәт итүен күрәсең.
– Яралы солдатларны дәвалау, махсус хәрби операция зонасында булу сезнең дә тормышка карашны үзгәрткәндер...
– Әйе. Анда вакытның кадерен аңлый башлыйсың. Гомернең никадәр кадерле, әмма бер мизгелдә өзелергә мөмкинлеген үз күзләрең белән күрәсең. Чыннан да, гомернең кадерен белергә һәм мөмкин кадәр бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә кирәклегенә төшенәсең. Үземә бик күп яңа дуслар таптым. Без әле дә даими аралашып торабыз. Монда табиб булып эшләү — бер хәл, андагы коллегалар башка төрле. Мәсәлән, 3нче поликлиникада эшләүче Дмитрий Григорьев, Перинаталь үзәктәге Илнур Мәсәлимовны әйтеп үтәр идем. Коллегабыз Альберт Абдуллин өлешчә мобилизациягә эләкте. Ул әле дә хезмәт итә. Башка төбәктән килгән коллегалар белән дә аралашып торабыз. Бу безгә тәҗрибә туплау өчен дә яхшы булды.
– Сезгә катлаулы операцияләр ясау гына түгел, кирәкле вакытта психолог булырга да туры килгәндер. Яралы, яшь солдатның күңеленә яшәү сулышы да өрергә кирәк бит...
– Әлбәттә, шулай. Алар бит яшьләр, күпме хыяллар белән яши. Күзләреннән үк күренеп тора бу. Кайвакыт җылы сүз дә җитә. Беренче күрешкәндә кәефен күтәреп җибәрсәң, икенче кергәндә ул инде сине елмаеп каршы ала. Чыннан да, кеше күңеленә күп кирәкми. Бервакыт яралы солдатны алып килделәр. Куллары-аяклары сынган, эчке әгъзалары зарарланган. Аңлап тора инде, аңа яңадан аякка басар өчен ким дигәндә бер ел кирәк. Ашый алмый, ябыкты. Бик сызлана, яраларын көн саен бәйләргә кирәк. Шул егеткә аерым меню төзеп, төрлечә күңелен күрергә тырыша идек. Тиздән, чыннан да, савыгуына ышана башлады. Табибларны кочаклап ала иде. Һәм савыкты да. Гомумән, андый хәлләр адым саен булды инде.
– Тагын да барырга уйламыйсызмы?
– Мин мондый хәлдә читтә кала алмыйм. Әгәр дә кирәк булса, әлбәттә, барам. Хәрби бәрелешләр турында сүз йөрткәндә, без күбрәк солдатлар турында уйлыйбыз. Әмма тарихта нинди генә сугыш булмасын, анда табибларның өлеше бик зур. Бу солдатларны савыктыру да, аларны яңадан үз отрядларына кайтару да, кирәк икән, киләчәккә инвалидлар төркеменә кертү һәм башкалар. Без, чыннан да, анда бик кирәк.
– Руслан Рәлифович, киләчәккә тагын нинди максатларыгыз бар?
– Балаларны яхшы кеше итеп тәрбиялисем килә. Әллә нинди зур-зур әйберләр турында хыялланмыйм. Булганына шөкер. Минем ярдәмгә мохтаҗ булганнарга ярдәм итеп яши алсам — шул җитә. Һәрвакыт кеше булып каласым килә.
– Әгәр дә яңадан 18 яшегезгә кайтып булса, язмышыгызны үзгәртер идегезме?
– Юк. Мин яңадан шушы ук язмышны сайлар идем. Төрле чаклар булды: абынган чаклар да, югарыга менгән вакытлар да. Әмма мин язмышымнан канәгать. Һәркемнең дә тормышында үкенечләр бардыр. Әмма вакытында дөрес нәтиҗә ясап, башкача ул хаталарны ясамау — барыннан да өстен.
– Әңгәмә өчен рәхмәт. Сезгә киләчәктә дә зур уңышлар насыйп булсын.
– Рәхмәт.
Гөлия Гәрәева әңгәмәләште.